Динара Әхмәт: «Улым туган елны әниемне югалттым»
Күпләр Динара Әхмәтне «Әниләр марафоны» һәм татар әниләре өчен оештырган файдалы чаралары аша белә. Ул «Интертат»ка биргән интервьюсында әлеге идеянең ничек тууы, үзенең авыр югалтулары һәм хатын-кызларны борчыган «четерекле» мәсьәләләр турында сөйләде.
- «Әниләр марафоны» – 21 көн дәвамында «ВКонтакте» социаль челтәрендә татар әниләрен иҗади биремнәр аша берләштерүче проект. Ул татар телендәге контентны арттыру, әниләрнең иҗади сәләтләрен ачу өчен оештырыла. Быелгы марафонда Россиянең төрле төбәкләреннән 310 кеше катнашкан.
«2015 елда беренче тапкыр әни булдым һәм шул ук елны әниемне югалттым»
Рәсми рәвештә «Әниләр марафоны» 6 нчы тапкыр оештырылса да, аңа кадәр ул танышларыгыз арасында тормышка ашырылган. Бу проект идеясе ничек барлыкка килде?
2015 елда мин беренче тапкыр әни булдым – улым туды. Шул ук елны әниемне югалттым. Бәхет һәм югалту бергә килеп, авыр халәт тудырды. Депрессиягә чуммас өчен, үз-үземә эш табарга тырыштым. Шул чорда татар телендә әниләргә кирәкле мәгълүматның бик аз икәнлегенә игътибар иттем. Барлык ресурслар диярлек русча, ә мин туган телебездә укуны, аралашуны теләдем. Татар әниләре өчен үз мәйданчыгын булдыру идеясе шуннан туды.
Ул вакытта «Тәртип» радиосының ачылган вакытлары, бик матур тапшырулар бара иде. Мин, тәвәккәлләп, Ризәлә Исмәгыйлевага («Тәртип» радиосының баш мөхәррире – иск.) яздым, идеяне сөйләдем. Шулай итеп «Әниләр һәм бәбиләр» тапшыруы барлыкка килде. Бу тапшыру минем улым белән бергә үсте, дияргә була. Без анда әни булуга әзерлек, бала туу, беренче айлар, бала үсеше кебек этапларны яктырттык. Вакыты белән белгечләрне дә чакыра башладык – табиблар, психологлар, дин әһелләрен.
Тапшыру эфир кысаларына гына сыймый башлагач, минем баштагы идея – әниләр өчен аралашу мәйданы – «Әниләр марафоны» проектына әверелде. Башта аны якын дуслар белән генә сынап карадым һәм кирәк булуын күрдем. Аннары без «Тәртип» радиосы белән бергә 21 көнлек зур марафонга старт бирдек. Аның нигезендә 3 кеше торды: Ризәлә Исмәгыйлева, Раил Гатауллин («Әдәби марафон» проектына нигез салучы – иск.) һәм мин – идея авторы. Беренче марафонны йомгаклап, «Олимп»та әниләр өчен бәйрәм үткәрдек. Ул вакытта инде икенче балам белән декретта идем.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бу тема минем өчен бик кадерле. Әнине югалтуның ачысын берни дә алыштыра алмый, ләкин мин үземне эшкә биреп, башка әниләргә ярдәм итү аша көч таптым.
Бүген марафон елдан-ел үсә. Татар матбугаты да актив кушылды: «Тәртип» радиосы белән Филармониядә зур чара үткәрдек, «Сөембикә» журналы белән беренче татар әниләре форумын уздырдык. Быел исә, «Ватаным Татарстан» хезмәткәре буларак, җитәкчебез Илназ Фазуллин белән берлектә марафонны 6 нчы тапкыр үткәрдек (йомгаклау тантанасы «Туган авылым» комплексында төрле белгечләр катнашында тантаналы рәвештә оештырылды) – яңа аудитория, форматлар, яңартылган эчтәлек белән.
Сез «Тәртип» радиосы», «Сөембикә» журналы, хәзер «Ватаным Татарстан» белән эшлисез. Төрле матбугат чаралары белән хезмәттәшлек иткәндә аудитория һәм формат ягыннан аерма сизеләме?
Әйе, быелгы аудитория, ниһаять, сизелерлек яшәрде. Миннән дә яшьрәк әниләр актив катнаша башлады. География дә киңәйде. Мәсәлән, быел беренче тапкыр Удмуртиядән дә катнашучыбыз булды – 3 балалы яшь әни. «Ватаным Татарстан»ның үз укучылары, даими аудиториясе дә кушылды.
Марафонда катнашучы әниләргә нинди биремнәр эшләргә тәкъдим ителә?
Марафон 21 көн дәвам итә, әниләргә 10 бирем һәм танышу посты урнаштыру таләп ителә.
Биремнәрне төрле юнәлешләр буенча Ләйсән Гыймаева, Гүзәл Идрисова, Илүзә Әминова (беренче татар коучы – иск.), Зөлфәт Зиннуров, Ләйсән Сафина («Татмедиа»ның PR-директоры – иск.) кебек танылган шәхесләр әзерләде. Ләйсән Сафинаның балачакны искә төшерә торган исләр турындагы биреме бик зур кызыксыну уятты.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Сезнең максатыгыз бит инде ул – татар телендә хатын-кызларны кызыксындырырлык мәгълүматның күләмен арттыру. Ә марафонда катнашучы хатын-кызлар алга таба да татар телендә язуларын дәвам итәләрме?
Дәвам итәләр. Бөтен 300 кешене күзәтеп бетерә алмасам да, ел саен катнашып йөргән «төп» әниләр бар – алар инде чын блогерлар кебек. Язылучылары күп, алар әллә нинди темаларга да кереп китәләр. Алар үзләренең һәр язмасын «әниләр марафоны» хэштегына бәйли. Хэштег ярдәмендә барлык язмалар бер урынга туплана, һәм күпләр моны гадәткә әйләндерде.
Мин үзем дә аларны күзәтәм: «ВКонтакте»да аларның аудиториясе бик көчле – озын комментарийлар язалар, актив лайклар куялар, бер-берсе белән аралашалар. Катнашучылар үзара дуслашып, бер-берсен әйдәп бара. Ә мин, гадәттә, марафон чорында аеруча актив булам да аннары «сүнәм» (көлә).
Ә марафонны үткәрү өчен башка мәйданчыкларны карамадыгызмы? Мәсәлән, «Телеграм»ны?
Телеграм-каналым да бар, анда «Әниләр клубы» яңалыкларын куеп барам, ләкин марафонны тулысынча шунда үткәреп караганым юк. Элек без проектны башка соцчелтәрдә алып бара идек, ул чакта аудитория дә яшьрәк иде – үзем дә, катнашучылар да. 30 яшькә кадәр булган әниләр күп булды.
«ВКонтакте»га күчкәч, аудитория шактый үзгәрде: монда яшьләр дә бар, әмма өлкәнрәкләр күбрәк, һәм алар бик актив. Ләкин «ВКонтакте» комментарийлар ягыннан авыррак платформа булып чыкты. Анда кеше курыкмый, туры әйтә, хәтта кирәкмәгәнчә кырыс фикерләр дә күп.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Әниләр клубы»ның максаты – әниләр өчен татар телендә җылы, тере аралашу мохите булдыру»
«Әниләр клубы» дидегез. Аның турында тулырак сөйләгез әле.
«Әниләр клубы»на инде 2 елдан артык. Ул ковидтан соң кешеләрне яңадан тере аралашуга чыгару теләгеннән туды. Беренче очрашуны Кабан күле буенда үткәрдем, һәм көтмәгәндә 18ләп әни җыелды. Психолог белән ачык һавада, татарча сөйләшүнең никадәр кирәк булуы шунда ук күренде.
Шуннан соң да очрашулар дәвам итте: педиатр белән – җәйге куркынычсызлык турында, психологлар һәм педагоглар белән – тәрбия һәм хатын-кыз ресурсы турында. Милли тәрбия темасы зур кызыксыну уятты, шуның өчен проект җәйге вакытта гына түгел, ел әйләнәсендә дәвам итә.
Проект марафоннан аерым яши. Теләгән һәр әни очрашуларга килә ала. Максат – татар телендә җылы, тере аралашу мохите булдыру («Әниләр клубы» төркеменә әлеге сылтама аша кушылырга була – иск.)
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татар телендә проектлар башлап җибәрүгә һәрвакыт каршы чыгучылар табыла. «Нәрсәгә кирәк бу, русча да бар бит», – дип әйтүчеләр булмадымы?
Андый каршылыклар булмады. Киресенчә, катнашучылар рәхмәт әйтә: «Язарга җәлеп иттегез, күңелемдә җыелган әйберләрне ничек чыгарырга белми идем. Болай гына яза башласаң, калганнар: «Нәрсә яза инде бу?» – дип әйтерләр кебек, ә марафон булгач, «биремне үтәгән шикелле, әйтергә теләгән сүзебезне дә җиткерәбез», – диләр.
Читтән төрле фикерләр була. Эшләсәң – «эшли» дип, эшләмәсәң – «эшләми» дип әйтүчеләр табыла. Әмма мин начар сүзләргә игътибар итмәскә тырышам. Үземә туры әйтмиләр икән, гайбәткә ышанмыйм. Ә конструктив тәнкыйтьне, проектны яхшырта торган киңәшләрне һәрвакыт шатланып кабул итәм – ул, киресенчә, канатландыра.
«Бик күпләр әтиләре белән үпкәләшеп яши, күңелләрендә яралары бар»
Катнашучылар арасында тетрәндергеч һәм авыр тарихлары белән уртаклашучылар булдымы?
Монда әниләр булгач, иң йөрәккә тия торганнары – әниләрен югалткан, әнисез яки ятим үскән хатын-кызларның язмалары. Минем үземнең дә әнием иртә китте, шуңа күрә мондый тарихларны укыганда һәрвакыт үземне күрәм, үз кичерешләремне искә төшерәм.
Әниләр турында җылы истәлекләр дә, үпкәле язмалар да күп. Кемнеңдер әнисе бер тапкыр да кочакламаган, кемдер шул җылылыкны гомере буе көтеп үскән. Ә бүген үзе ана буларак бу хатаны кабатламаска тырышуы турында язган. Ташлап киткән әниләр, әбиләре тәрбияләгән язмышлар – болар барысы да бик тетрәндерә.
Быел Зөлфәт биргән бирем әтиләр темасын да ачып җибәрде. Шуннан соң мин аңладым: бик күпләр әтиләре белән үпкәләшеп яши, күңелләрендә яралары бар. Ә бит әти-әнигә үпкә саклау – дини яктан да, психологик яктан да рөхсәт ителми. Бу тема минем өчен дә якын: безнең әти бик яшьли һәлак булды, мин 3 яшьтән әтисез үстем. Шуңа күрә ир-атлар, әтиләрнең роле турында аерым бер очрашу да үткәрергә теләк бар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Моннан тыш, быел махсус хәрби операция белән бәйле язмалар күп килде. Кемнеңдер – ире, кемнеңдер улы анда. Андый юлларны елый-елый укыйсың.
Тагын бер күренеш – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләрнең активлыгы артты. Алар бик ихлас. Алар марафонда нидер исбатлау өчен түгел, ә бәлки аралашу, күренү, «без дә шушы җәмгыятьнең тулы бер өлеше» дип әйтү өчен катнаша кебек. Быел аларның тавышы аеруча көчле ишетелде.
Кайбер катнашучыларның язмалары белән танышырга тәкъдим итәбез. Гөлназ Туктарованың аккаунтыннан алынды:
«Безнең Сәетебез тугач, ирем бик нык ярдәм итте миңа... Монда «ярдәм» сүзе бөтен әйтәсе сүзләрне дә берләштерә инде, бар яктан да. Улыбыз бик авыр хәлдә туды, мин үзем дә бик интектем. Аны бала тудыру йортыннан реанимациягә салдылар, ә мин өйгә кайттым, чөнки янына анализларсыз алмадылар. Ниятебез – 2-3 көндә анализ биреп, Сәет янына яту иде.
Шулай, мин әрле-бирле хастаханә юлында йөргәндә, ирем Сәетнең хәлләрен белергә бара, шунда табиблар белән дә сөйләшә иде. Ул вакытта ук инде аңа Сәетнең якынча киләчәген, мөмкинлекләрен әйткән булганнар. Ә мин хәлләрнең ни дәрәҗәдә начар икәнен аңлап та бетерми идем. Яхшыга өметләнеп йөрим бит инде...
Табибларның сүзләрен ирем ишетсә дә миңа җиткермәде. Мин еллар үткәч кенә, ялгыш кына белдем моны. Ни өчен ул вакытта миңа да әйтмәдең, дигәч... Моңа җавап юк инде. Әлбәттә, ул минем психик яктан халәтемне саклап калган, «борчымыйм» дигән, 7 айга кадәр сөтне савып бирә идем бит балага. Сөтем бетмәсен өчен дә әйтмәгән инде ул.
Авыр диагнозны 1 яшь тулгач кына куйдылар. Ул чорны ничек узганбыз икән, дигән сорауга җавапны еллар үткәч кенә аңлыйсың: гаиләдә ир-атның җаваплылыгы, хатын-кызга хөрмәт, бердәмлек – менә нәрсә күтәреп чыккан безне», – дип яза ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Наилә Ситдикованың аккаунтында урнаштырылган язма (кыскартып алынды – иск.):
«Мин әтәйнең яраткан, төпчек кызы идем. Әтәй һәр елны комбайн белән уракка төште: иртән китәләр, төнлә генә кайта иде. Миннән 4 яшькә олы абыем да әтәйгә ярдәмче булды. Кайтканда тузанга батып бетәләр, ике күзләре генә ялтырап күренә иде.
Гаиләдә күбрәк әнәй тәрбия бирсә дә, ул безне әтәйне хөрмәт итәргә өйрәтте. Авылга кино килсә, без башта әнәйдән сорап куя идек (әнәй безгә дүртебезгә 20шәр тиен – кино бәясе биреп тә куя), ләкин ул һәрвакыт: «Әтәегездән дә сорагыз», – дия иде. Әтәйдән сорау – минем өлеш: дүртебез өчен дә сорап чыгам, ул клубка җибәрә, ләкин: «Әнәегездән акча сорасагыз гына», – дип куя.
Безгә мәктәптә: «Әтиегез үлде», – дип әйткән көнне әле дә хәтерлим. Миннән 1 яшькә олы апам белән урам тутырып елап кайттык. «Их, әтәй, алдадың… 13 яшь кенә бит әле миңа…» – дип өзгәләндем.
Шул елны кече абыйны армиягә алдылар, өйдә әнәй белән 2 кыз гына калдык. Авылга газ кертү башланды, һәм абый комбайнда эшләп алган акча белән газны керттердек. Торбаларны 2 кыз өстерәдек.
Саламга кытлык еллар иде. Мәктәптән кайтабыз да, киндер капчык тотып, кырга саламга китәбез. Кар көртләренә чумып, көч-хәл белән, елый-елый кайта идек. Ятимнәрнең күз яшен күрүче булмады – ак кар аларны сеңдерә барды. Ә әнәй өйдә кайгырып көтеп торды.
Минем бар хыялларым әтәй үлгән февраль аеның кар-бураннарына күмелеп калды…» – ди ул.
Катнашучыларга килен-каенана мөнәсәбәтләре турында да эш башкарырга тәкъдим ителә, белүемчә.
Бу тема хәзер иң актуальләрдән. Матбугат чараларын ачып карасаң да, килен-кайнана мөнәсәбәте турында язмалар бик күп. Әмма марафоныбызда катнашучыларның күбесендә бу мөнәсәбәтләр көтелгәннән дә яхшырак булып чыкты. Укыйсың да: «Болай да була икән бит», – дип шаккатасың. Аккаунтлары ачык булгач, кемдер проблемаларын бөтенләй күрсәтергә теләми дә торгандыр. Ләкин шул ук вакытта ничек бар – шулай язучылар да бар: киленне кимсетү, үз балаларын өстен кую, мәкальләр белән тулыландырып язылган реаль хәлләр дә очрый.
Бу тема ел саен күтәрелеп килә, һәм «әни» дигәндә, барыбер ирнең әнисе дә читтә кала алмый. Бу юлы биремне безгә Гүзәлем тәкъдим итте – җырчы, блогер, үз гаиләсен күрсәтеп баручы кеше буларак, аны шәхси тәҗрибәсенә нигезләнеп бирде.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Сез әйткәнчә, марафонда тагын бер бик югары активлык җыя торган тема – татар теле мәсьәләсе.
Марафоныбызда катнашкан әниләр – тел өчен җанатып торган актив хатын-кызлар. Шуңа күрә иң күп бирелгән сорау да бер үк: «Баланы татарча сөйләшергә ничек өйрәтергә? Туган телдән читләшмәсен өчен нишләргә?»
Күпләр бу проблеманың тамыры гаиләдән башлануын әйтә. Баланың татарча ишетеп, татарча сөйләп үсүе – нигез. Балалар бакчасы да, мәктәп тә бу нигезне тулыландырырга гына тиеш. Мин моны үз тәҗрибәм белән дә раслый алам. Безнең өйдә – катгый кагыйдә: бары тик татарча гына аралашабыз. Ирем белән икебез дә – авыл баласы, шуңа бу – безнең өчен табигый. Балаларга да шуны сеңдереп барабыз.
Әлбәттә, балалар бакчасында алар рус телле мохиткә эләкте. Башта бик авыр булды – русчаны аңлау да, сөйләшү дә. Ләкин өйдә туктаусыз татарча сөйләшү нәтиҗәсендә, алар ике телне дә яхшы үзләштерде. Хәзер рус, татар, инглиз телләре арасында иркен күчеп сөйләшәләр. Мин моны бик зур җиңү дип саныйм.
Марафон барышында да бу тема иң кызу бәхәсләрне чыгарды. Кемдер гаиләне гаепли, кемдер – мәктәпне, кемдер – балалар бакчасын. Бер-берсенә төртмә сүзләр дә китә башлагач, чатны хәтта ябарга туры килде. Чөнки мәсьәлә чынлап та авыр, һәм һәркемнең үз фикере көчле.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Мондый эш акча өчен корылса, ул яшәми дип уйлыйм»
Киләсе елда марафон узачакмы? Һәм ниндидер яңалыклар көтеләме?
Мин ел саен: «Быел марафон кирәкмидер инде», – дип уйлыйм. Кайберәүләр дә сораша: «Нигә кирәк ул сиңа? Берәр файдасы булсын иде бит», – диләр. Финанс ягын карап кына яшәүчеләр өчен бу – аңлашылмыйдыр, ләкин әниләргә, милләтебезгә, телебезгә бәйле проекттан акча эшләү турында сүз дә була алмый. Мондый эш акча өчен корылса, ул яшәми, дип уйлыйм.
Кемдер «бушлай эшләү – кыйммәтен төшерә» ди. Мин исә киресенчә күрәм: сорау арта, ихтыяҗ бар, әниләрнең рәхмәт сүзләре генә дә бу проектның кыйммәтен арттыра. Күпләр беренче тапкыр язма яза, еллар буе бер җөмлә дә язмаган аналар үз эчләрен бушата, ә язмаларын укысаң – йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Менә шундый мөмкинлек бирү – үзе үк зур бәя.
Һәр әниләргә кагылышлы эшемне мин әниемнең якты истәлегенә багышлыйм. Аның хәер-фатихасы белән эш бара, дип тоям. Һәм иң гаҗәбе – көтмәгән кешеләрдән ярдәм килеп тора. Быелгы йомгаклау чарасында да андый сюрпризлар булачак, ләкин хәзер әйтә алмыйм. Үзем дә һаман ышанып бетмим.
Әгәр Аллаһы Тәгалә ярдәм итеп, барысы да җайлы узса, марафонны киләсе елда да үткәрергә уйлыйм. Һәм форматта да җитди үзгәрешләр көтеләчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев