Динар Кәримуллин тренерлык эшчәнлеген Чаллыда дәвам итәчәк, шәкертләр җыя
Танылган спортчы, көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин үзенең тренерлык эшчәнлеген Чаллы шәһәрендә дәвам итәчәк. Ул көрәш белән шөгыльләнү өчен 7 яшьтән өлкәнрәк булган балаларны җыя, бу хакта Чаллы көрәш федерациясе социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Моңа кадәр Динар Кәримуллин ярышларда Лаеш районы командасы өчен чыгыш ясады һәм биредә тренер булып эшләде. Ул шулай ук балалар өчен көрәш буенча түгәрәкләр алып бара иде.
- Динар Кәримуллин – тумышы белән Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан, көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры, Данил Галиев исемендәге турнир җиңүчесе. БРИКС илләре уеннары җиңүчесе. 2024 елда «Алтын билбау» бөтенроссия премиясендә «Ел спортсмены» дигән мактаулы исемгә лаек булды. 2026 елда көрәш буенча Дөнья кубогында абсолют категориясендә чемпион титулына һәм турнирның төп бүләге – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган автомобильгә ия булды.