Динә һәм Рафаэль Латыйповлар: «Сайлау - дәүләтебезне ышанычлы кулларга тапшыру ул»
ТНВ телеканалында узучы теле-радиомарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясенә танылган җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар килгән. «Сайлауга бардык, шуннан кайтып килешебез. Бәйрәм рухы»,- диде алар шатлыклары белән уртаклашып. «Бу сайлаулар дөньяларга уңыш алып килсен иде», – дигән теләкләр белән сайладык диделәр.
«Без бит инде авылда үстек. Колхоз ул вакытта сайлауга килүчеләрне ашата, бушка кино күрсәтә иде. Хәзер сайлаучылар өчен башка мөмкинлекләр - машина һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатыла, җырлар яңгырап тора», – дип балачагындагы сайлауларны искә алды Рафаэль Латыйпов.
«Сайлау – ул үзең яшәгән төбәгеңне, үз дөньяңны кемнеңдер кулына ышанып тапшыру. Һәр кеше, һәр гаилә үзе бер кечкенә дәүләт бит инде, шушы кечкенә дәүләтләр зур дәүләтне хасил итәбез. Сайлауларда мин дәүләтемне ныклы кулларга тапшырам, без барыбыз да шулай итәбез, безнең ышанычыбыз аклансын иде», – дип телим дип кушылды Динә Латыйпова
Җырчылар студиядә тыңлаучыларга җыр бүләк иттеләр.
- Бүген 8:00дә ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон башланды