Динә Гарипова: «Татар музыкасының дөньяга танылуын телим, ә иң мөһиме – үзең булып калу»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Илнең иң яхшы тавышы» титулы иясе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова концерты булды. Ул Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрына кушылып җырлады. Динә Гарипова концерт башланыр алдыннан Зилә Мөбәрәкшина белән сөйләшеп алды.
-
Казан – бөтен татарны үзенә тартып торучы рухи үзәк. «Казандашлар» проекты башкалада гына түгел, ә бер казанда кайнап, гасырлар буена тупланган мәдәни хәзинәләрне баетып яшәгән күренекле шәхесләргә багышлана. Аларны уртак кыйммәтләр һәм уй-хыяллар берләштерә. «Казандашлар»ның чираттагы кунагы – Татарстанның атказанган артисты, 2012 елда Россиянең «Голос» телетамашасының беренче сезоны җиңүчесе, «Евровидение-2013» халыкара бәйгесендә 5 нче урын яулаган җырчы Динә Гарипова.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
«Кешеләр татар музыкасының никадәр матур булуын аңлады»
– Динә, Сезнең Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестры белән берлектәге концертыгызда академик музыка, халык рухы һәм эстрада вокалы бергә кушыла. Халык уен коралларының үзенә генә хас яңгырашы бар. Сезнең тавыш тембрын Көнбатыш вокал традицияләре белән чагыштырырга яраталар. Бу очракта җырлау рәвешен үзгәртергә туры киләме?
– Әлеге оркестр белән беренче генә эшләвем түгел. Мәскәүдә дә халык уен кораллары оркестры белән эшләү тәҗрибәм булды. Җырларның яңача яңгырый башлавы миңа һәрвакыт ошый. Һәр чыгыш саен яңа төсмерләр барлыкка килә.
Үзең күнеккән музыкантлар төркеме белән чыгыш ясау – бер нәрсә, ә симфоник оркестр белән чыгыш ясау бөтенләй башкача. Бу очракта җырларның яңгырашы бераз үзгәрә. Мин оркестрның яңгырашына яраклашам. Җырларның яңа төсмерләр белән баетылуы миңа бик ошый.
Концерт программасына совет чорындагы танылган җырлар, татар халык җырлары һәм авторлык әсәрләрем кертелде. Ә бит татар музыкасы башкаручыдан аерым осталык таләп итә. Ноталарны дөрес җырлау гына җитми, моңны да тоярга кирәк. Татар җырлары катлаулы. Аларның үзенә генә хас матурлыгы бар, аны хәтта рус телендә дә аңлатып бирү кыен. Җырны кабул итү, җырлау рәвеше үзгәрә. Элекке язмаларымны тыңлаганда, хәзер кайбер җырларны бөтенләй башкача башкаруымны аңлыйм.
– Быел Эльмира Кәлимуллина һәм Виктория Барс белән бергә «Туган як» җырына кавер чыкты. Татар эстрадасының танылган җырларына яңача карау һәм аларны яшь тыңлаучылар өчен заманча яңгырашта тәкъдим итү бүген ни дәрәҗәдә мөһим?
– Баштан ук бу эш минем өчен бик мөһим булды. Мәктәптә укыганда, ансамбльдә миңа татар җырларын башкарырга кушалар иде. Ул заманда җырларның аранжировкасын үзгәртү гадәте булмады, барысы да бертөрле яңгырашта иде.
Дөресен әйтим, мәктәптә сыйныфташларымның күбесе рус телендә сөйләште. Татар музыкасын, әлбәттә, беркем дә тыңламады. Мин татар җырларының да заманча, матур яңгыравын теләдем, чөнки аларның никадәр гүзәл булуын аңлый идем. Әмма ул вакытта залдагы барлык тыңлаучыларга бу матурлыкны ничек җиткерергә икәнен белмәдем. Шуңа күрә тавышым, хәрәкәтләрем, җырлау рәвешем аша моны чагылдырырга тырыштым.
Үсә төшкәч, миндә андый мөмкинлек тә, тәҗрибә дә барлыкка килде, үз эшенең осталары – музыкантлар, аранжировка ясаучылар белән таныштым. Бергәләп татар музыкасын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен эшли башладык.
Арттырып әйтәсем килми, әмма татар музыкасының чын мәгънәсендә бөтен дөньяга танылуын телим. Бу юнәлештә «Ай, былбылым» җырын яздыруыбыз бик мөһим адым булды. Ул ил күләмендәге телеканалда күрсәтелгән сериалның төп музыкаль әсәренә әверелде. Нәтиҗәдә, татар телен аңламаган кешеләр дә бу җырны тыңлый башлады. Миңа күп хатлар килде. Кешеләр: «Җырның сүзләрен аңламыйбыз, ләкин бик матур җыр итеп кабул итәбез», – дип яздылар. Бу сүзләрдән бик канәгать калдым.
Без татар музыкасын белмәгән музыкантларны, аранжировка ясаучыларны һәм гомер буе татар музыкасы белән шөгыльләнгән композиторларны бергә эшләргә чакырдык. Алар арасында, мәсәлән, Радик Сәлимов та бар. Бу җырларны әзерләгәндә аның белән бик күп эшләдек. Төрле милләт вәкилләреннән торган шундый иҗади төркем барлыкка килүе аеруча ошады. Һәркем музыкасын үзенчә тоеп, үз карашын тәкъдим итә алды.
Шул ук вакытта, татар музыкасын яхшы белгән кеше буларак, Радик кайбер урыннарда сак булырга, татар музыкасының үзенчәлеген саклап калырга кирәклеген искәртте. Кайсы җирдә яңалык өстәргә, аккордларны, яңгырашны үзгәртергә, яңа уен кораллары кертергә мөмкин икәнен дә бергәләп хәл иттек. Бу бик кызыклы эш булды.
Хәзер җырлар бөтенләй башкача яңгырый башлады, һәм аларның күбесен тыңлаучылар бик җылы кабул итә. Бу мине, әлбәттә, бик сөендерә. Иң куанычлысы – мәктәптә укыганда ни өчен татар җырларын башкаруымны аңламаган сыйныфташларым хәзер: «Карале, татар музыкасы бигрәк матур яңгырый икән!» – дип әйтә.
Әлеге фикерләр бик кадерле, чөнки үзем теләгән нәтиҗәгә ирешә алдым. Кешеләр татар музыкасының никадәр матур булуын аңлады. Әлбәттә, татарлар өчен бу музыка аеруча якын, чөнки без аны тыңлап үстек, татар мәдәнияте, сәнгатенә булган мәхәббәт каныбызга сеңгән. Кайчандыр татар җырының кадерен белеп бетермәгән кешеләрнең дә хәзер аның никадәр матур булуын аңлавы мине бик сөендерә.
«Иң мөһиме – үзең теләгәнчә һәм күңелең кушканча эшләү»
– Бүген Россиядә төрле мәдәниятләргә, милли сәнгатькә һәм халыкларның үзенчәлекле мирасына кызыксыну арта. Сезнеңчә, заманча татар музыкасы һәм сәнгате ил күләмендәге сәхнәләрдә киңрәк яңгырасын, төрле тыңлаучыларның күңеленә барып җитсен өчен тагын нәрсә эшләргә була?
– Минемчә, җырлауны дәвам итәргә һәм татар музыкасын кешеләргә күрсәтергә генә кирәк. Күптән түгел Россия гимнасткасы, ике тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Хоркина оештырган чарада катнаштым. Аның үз тамашасы булды, һәм ул анда Россиядәге халыкларның күптөрлелеген күрсәтергә теләде.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Мәскәүдәге зур стадионда мин «Ай, былбылым» җырын башкардым. Тамашачылар бик җылы кабул итте: алкышладылар, «Браво!» диделәр, хәтта кайберләре кушылып җырлады. Бу бик шәп! Безгә нәкъ менә шулай эшләүне дәвам итәргә кирәк. Иң мөһиме – үзең теләгәнчә һәм күңелең кушканча эшләү. Кемдер таләп иткәнчә генә эшләргә кирәкми.
Кайвакыт берәр җырны яңача эшкәртәм дә, моңа каршы чыгучылар табыла. Алар: «Юк-юк, бу җырга һич кенә дә кагылырга ярамый, ул бит классика!» – диләр.
Классика һәрвакыт классика булып калачак. Мин аны онытырга да, читтә калдырырга да җыенмыйм. Әмма бу җырларны элек ишетмәгән кешеләр дә тыңласын өчен яңача яңгыратырга кирәк. Моның өчен бераз тырышырга, тәҗрибәләр ясап карарга кирәк.
Без дә алга таба шушы юнәлештә эшләячәкбез. Хәзер мин татар җырлары, яңа аранжировкалаучылар һәм музыкантлар күп булган шәһәрләрне дә беләм. Гомумән, татар мәдәниятенең матурлыгын кешеләргә әкренләп күрсәтәбез.
«Кайбер басмалар фикерләремне дөрес аңлатмыйча тәкъдим итә»
– Белүемчә, Сез КФУның журналистика факультетын тәмамлагансыз. Журналист – вакыйгаларга читтән карап, аларны анализлый, дөрес сораулар бирә белгән кеше. Бу һөнәр бүген сәхнәне аңларга, мәгълүмат киңлегендәге хәлләрне бәяләргә һәм ыгы-зыгылы иҗат дөньясында сабыр булырга ярдәм итәме?
– Ярдәм итә. Әмма иң мөһиме – үзем өчен бер карарга килдем: төрле язмаларны укымаска, бу эшкә артык тирән кермәскә кирәк. Әлбәттә, яхшы журналистлар, яхшы басмалар һәм мәгълүматны дөрес җиткерә белгән телевидение каналлары барлыгын беләм. Интервью биргәндә мәкаләдә яки телевизион тапшыруда халыкка кызыклы булган әйберләр турында сөйләргә тырышам.
Шул ук вакытта кайбер басмаларның минем фикерләрне дөрес аңлатмыйча тәкъдим итүләрен дә беләм. Башта андый язмаларга тап булганда, борчыла идем. Кайбер мәкаләләрдә сүзләремнең мәгънәсен бөтенләй үзгәртеп бирәләр, хәтта мин әйтмәгән нәрсәләрне дә уйлап чыгарып, янәсе, мин шулай дигәнмен кебек яза иделәр. Баштагы мәлдә боларны кабул итү бик авыр булды. Шуңа күрә мин андый язмалардан читләшергә һәм аларны укымаска тырыштым. Бу миңа ярдәм итә.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
«Безнең өйдә татар теле – изге нәрсә»
– Динә, улыгызга Адәм дип исем кушкансыз. Сезнең гаилә өчен татарча да, русча да матур яңгырый торган исем сайлау аеруча мөһим булган. Улыгызны ике телле мохиттә тәрбияләү Сезнең өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Өйдә ул татарча сөйләмне, бишек җырларын ишетәме?
– Әйе, әлбәттә. Баштан ук аның татар телен белүен теләдек. Шуңа күрә улым тугач та, ирем белән өйдә бары тик татарча гына сөйләшә башладык. Үзара да татарча аралаштык, аның белән дә татарча сөйләштек. Улыбызга 1 яшь тирәсе булганда, ул беренче сүзләрен әйтә башлады. Теле татарча ачылды. Аның беренче сүзе «алма» булды. Кибет яныннан үтеп барганда, витринада торган алма аның игътибарын бик нык җәлеп иткән иде (елмая).
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Вакыт узу белән ул безнең белән гел татарча аралашты. Соңрак, әлбәттә, рус телендә сөйләшүче дуслары да барлыкка килде, һәм улым русча да сөйләшә башлады.
Хәзер әбиләре белән телефоннан сөйләшкәндә татарча аралаша, безнең белән русча сөйләшә ала. Бер телдән икенчесенә бик тиз күчә. Мин моңа бик шат. Иң мөһиме – ул татар телен белә, онытмый. Безне дә «әни», «әти», әбиләрен «әби» дип атый. Безнең өйдә бу – изге нәрсә.
– Бала чакта өегездә нинди татар җырлары, көйләре яңгырый иде? Татар җырларын улыгызга да өйрәтәсезме?
– Безнең өйдә татар җырлары бик күп яңгырады. Әтием «Кышкы романс» җырын бик яратты, әнием «Ай, былбылым»ны җырлый иде. Вакыт узгач, мин дә нәкъ менә шушы җырны башкарырга алындым.
Улыма «Бас кызым, Әпипә» җыры бик ошый. Ул аны өйдә вакыт-вакыт үзе дә җырлап йөри. «Туган тел»не дә кайвакыт аңа бишек җыры итеп җырлыйбыз. Ул бу җырны тыңлап йоклап китә. Кайчак авырып китсә, «Туган тел»не җырлавыбызны сорый. Бу аны тынычландыра. Җыр сүзләрен дә әкренләп өйрәнә. Гомумән, безнең өйдә күңелгә иң якын, иң кадерле булган классик татар җырлары яңгырый.
«Иң мөһиме – үзең булып калу»
– Соңгы елларда музыка дөньясында Александр Градский, Евгений Кунгуров кебек танылган артистлар арабыздан китте. Мондый вакытларда музыка Сезнең өчен сыену урынына әвереләме, күңелдәге авыр хисләрне кичерергә ярдәм итәме? Әллә киресенчә, тамашачы алдына яңадан ачык күңел белән чыгу өчен күп көч таләп итәме?
– Бу катлаулы сорау. Җырларга яңача карый башлыйсың. Минем концертымда да Женя һәм Александр Борисович белән бәйле хатирәләр уята торган җырлар яңгырый. Башта аларны башкару миңа бик авыр булды, чөнки бу җырлар күп хатирәләрне, төрле ассоциацияләрне һәм күңелдәге авыр хисләрне яңарта иде. Аларны инде кире кайтарып булмый, чөнки арабыздан киткән кешеләрнең күбесе минем музыкаль тормышымның бер өлеше булды.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Алар минем өчен музыка дөньясында гына түгел, тормышымда да мөһим урын алып торды. Александр Борисович белән дә, Женя Кунгуров белән дә дус идек.
Югалту хисе – күңелдә кала торган авыр тәҗрибә. Шуңа күрә ул җырларны башкару да катлаулырак. Әмма шул ук вакытта аларны яңача аңлый башлыйсың. Мин күп нәрсәгә башкача карый башладым. Кайбер җырларның сүзләрен дә хәзер бөтенләй башкача кабул итәм.
– Александр Борисович «Голос» проектында Сезнең остазыгыз гына түгел, һөнәри намуслылыкның иң югары үрнәген күрсәткән кеше дә булды. Аның Сезгә биргән иң мөһим сабагы нинди иде? Сәхнәгә чыгар алдыннан бүген дә шул киңәшләрен искә аласызмы?
– Аның безнең арадан китүенә инде 5 ел. Аның турындагы истәлекләр дә, аның музыкасы да яшәвен дәвам итә. Мин аны бик сагынам.
Ул миңа бик күп нәрсә әйтте. Шуларның кайсысы иң мөһиме булганын аерып алу да кыен. Александр Борисович һәрвакыт үзең булып калырга, берәр нәрсә ошамаса, «юк» дип әйтергә курыкмаска кирәклеген әйтә иде. Кайвакыт сине ниндидер съемкаларга яки чараларга чакыралар, ә син бу тәкъдимнең холкыңа, музыкаңның юнәлешенә яки башка үзенчәлекләреңә туры килмәвен аңлыйсың. Ул һәрвакыт үзеңә каршы бармаска кирәклеген әйтте. Тамашачы да синең үзеңне уңайсыз хис итүеңне, җырның яки башка нәрсәнең ошамавын сизәчәк.
Сәхнәгә чыгар алдыннан ул гел бер киңәш бирә иде: «Ләззәт ал!». Бу, бәлки, бик гади сүзләрдер, әмма аларның мәгънәсе зур. Син яраткан эшең белән шөгыльләнәсең, кешеләр моны күрә һәм тоя. Иң мөһиме – үзең булып калу.
«Казан – балачактан хәтердә калган кадерле, җылы төбәк»
– Хәзер Сез, нигездә, Мәскәүдә яшисез. Казанга нинди хисләр белән кайтасыз?
– Хәзер Казанга бик еш кайта алмыйм. Әмма мөмкинлек чыккан саен Казанга да, Яшел Үзәнгә дә кайтырга тырышам, чөнки Яшел Үзәндә туып үстем.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Бу яклар минем туган җирем. Мин монда йөрергә, вакытым булса, дусларым белән очрашырга яратам. Балачактан хәтердә калган бик җылы, кадерле урыннар бу. Казанда әбием яшәде. Бу – миңа бик якын, күңелгә җылы урын.
– Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Сезнең өчен нәрсәсе белән кадерле?
– Бу сәхнәдә чыгыш ясарга яратам, чөнки филармониягә килгәндә, үз өеңә кайткандай буласың. Монда һәрвакыт җылы каршы алалар, заллар гел тулы була. Кешеләрнең сине көтеп торулары мине шатландыра.
Монда мин яраткан җырларымны да башкара алам. Аларның кайберләрен хәзер инде бөтенләй җырламыйм. Иске җырларны искә төшерергә дә мөмкинлек бар. Бу да үзенә күрә бер сагыну хисе тудыра. Шуңа күрә монда чыгыш ясау бик рәхәт.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Оркестр һәрвакыт искиткеч! Хәтта халык уен кораллары оркестры белән бергә яңгырый алыр дип күз алдына да китермәгән җырлар да бик матур килеп чыга.
Минемчә, Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры дөньяда, ким дигәндә, Россиядә шундый дәрәҗәдә чыгыш ясый алган бердәнбер оркестрдыр. Алар чит телдәге җырларны да шулкадәр үзенчәлекле, заманча һәм кызыклы итеп башкара белә.
Аларның аерым чыгышлары да бар. Бу – үзенә күрә аерым бер сәнгать төре. Кичә аларны тыңлаганда, хәтта су эчәргә дип тә урынымнан кузгала алмадым. Миңа шулкадәр кызык булды! Үзем дә тамашачы буларак, залда утырып, сәхнәдә барганнарны зур кызыксыну белән күзәттем. Чыннан да, бик шәп!
Үз эшенең осталары белән эшләү – зур бәхет.
– Инде тәҗрибәле артист булсагыз да, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланасызмы?
– Сәхнәгә чыгар алдыннан һәрвакыт дулкынланам. Бигрәк тә Татарстанда, туган як сәхнәсендә чыгыш ясаганда. Монда дулкынлану аеруча көчле, чөнки тамашачы миннән билгеле бер нәрсә көткәнен беләм. Аларның өметләрен аклыйсы, беркемнең дә күңелен кайтарасым килми. Тамашачы минем башкаруымда үзе өчен яңа нәрсә ишетсен яки элек үк яратып тыңлаган җырларын яңадан искә төшерсен иде дип телим.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
-
Динә Фәһим кызы Гарипова – 1991 елның 25 мартында Яшел Үзәндә табиблар гаиләсендә туган. 6 яшеннән «Алтын микрофон» җыр театрында вокал белән шөгыльләнә, «Җар-птица», «Созвездие – Йолдызлык» һәм халыкара конкурслар лауреаты була.
-
2012 елда Александр Градский командасында «Голос» проектында җиңү яулый һәм Татарстанның атказанган артисты исемен ала. 2013 елда «What If» җыры белән «Евровидение»дә Россия данын яклап, 5 нче урынга чыга.
-
Мәскәүнең «Градский Холл» театры артисты булып эшли, 2014 елда КФУның журналистика факультетын, 2017 елда Заманча сәнгать институтының «эстрада-джаз җырлавы» белгечлеген тәмамлый. Кияүдә, улы бар.