Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дин әһелләре: Кыш бабайга каршы көрәшкәнче, онлайн мәдрәсәдә укыйк!

Татарстан мәчетләре имамнары, мөселман уку йортлары укытучылары Казанда җыелып, дини белем һәм тәрбия бирү темасына ачылып сөйләштеләр. Мөселман уку йортлары укытучыларының форумында яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Дин әһелләре: Кыш бабайга каршы көрәшкәнче, онлайн мәдрәсәдә укыйк!
Салават Камалетдинов

 «Баланы тулы канлы итеп тәрбияләү өчен аңа телне, динне, милләт тарихын өйрәтергә кирәк»

Форум Коръән сүрәләрен укудан башланды. Аннары чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул укытучыларга мәчетләрдә балаларга белем бирү белән беррәттән, аларның ата-аналары белән дә тыгыз элемтәдә торырга кирәклеген әйтте. Бу эш ата-аналар белән балалары арасында дингә карата аңлашылмаучанлык килеп тумасын өчен кирәк.

Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты вәкиле Айнур Солтанов мәктәпләрдә милли компонент чикләнү сәбәпле, балаларын татар мохитендә тәрбияләргә теләгән ата-аналар игътибарларын мәчеткә юнәлтүләрен әйтте. Республиканың йөзләгән мәчетендә быел «Без татарлар» курсы башланды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган укуларда дин генә түгел, татар теле һәм тарихы да өйрәнелә. Айнур Солтанов бу курсларны перспектив башлангыч дип бәяләде.

— Сер түгел, кыек юлга кереп киткән яшьләр дә бар. Ислам экстремизмы гына түгел, «Колумбайн», «Зәңгәр кит» кебек тискәре юнәлешләр дә күзәтелә. Белгечләр кыек юлга кереп киткән балаларның күбесе тулы булмаган гаиләләрдән, милләттән, диннән аерылган икәнен ачыклады. Баланы тулы канлы итеп тәрбияләү өчен аңа телне, динне, милләт тарихын яхшылап өйрәтергә кирәк, — дигән фикерен әйтте Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты вәкиле.

«Кеше күңеленә ислам дигән үсентене утыртып калыйм дип тырышырга кирәк»

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка сүз бирелгәч, залда утыручылар тагын да җанланып китте. Җәлил хәзрәт ислам диненең төп максатын намаз, дога укырга өйрәтү түгел, кешедә гүзәл әхлак булдыруда дип аңлатты һәм балаларга бүген әхлак тәрбиясе җитмәвен әйтте.

— Без бүген балаларга хәреф тә өйрәтәбез, Коръән дә ятлатабыз, әмма, кызганыч, әхлак мәсьәләсе кырыйда кала. Балалар өстәл янында да, урамда да үзен тоту гадәтен белми. Остазларыбыз башта безне әдәп ягыннан тикшерәләр иде. Әдәп булмаса, дәрес биреп тә азапланмыйлар иде. Без балаларга әдәпне һәм әхлакны җиткерергә тиеш. Әлбәттә, намаз укырга да, ураза тотарга да, хәрәмнән тыелырга да кирәк. Әмма болар безне әхлакка алып бару юлында корал гына булып тора. Шуны онытмасак иде, — диде Җәлил хәзрәт.

Баш казый укытучыны үсенте утыртучы белән чагыштырды.

— Бер генә кешенең булса да күңеленә ислам дигән үсентене утыртып калыйм дип тырышырга кирәк. Бер уңайлы вакытта агач меңләгән орлык биргән шикелле, ул кеше дә шулай гыйлем таратыр, — диде ул.

Җәлил хәзрәт Кукмара районында белем бирүче Ришат хәзрәтнең уку тарихын мисал итеп күрсәтте.

— Кукмарада Сәйфулла абзый бар иде. Ул югары белемле дә булмады. Шулай да, 1990нчы елларда бер төркем бала җыеп, аларны намазга, хәреф танырга өйрәтә башлады. Яңа елдан соң төркемдә балалар таралып бетте, бер Ришат калды. Башка берәү булса: «Киләсе елда яңа төркем җыярбыз», — дип, бу шәкертне кайтарып җибәрер иде. Сәйфулла абзый ул елда бер Ришатны укытты. Хәзер Ришат хәзрәт мәдрәсәдә ел саен 500 кеше укыта, — диде баш казый.

«Мәктәптә бер сәгать дин укыту оештырылгач, бөтен бала белән җайлап кына очрашабыз»

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанда мәктәп системасына беренчеләрдән булып дин дәресләрен керткән кеше буларак, тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

— Һәр чорның үзенең үзенчәлеге, чишә торган мәсьәләләре була. 1988-1989 уку елында беренче мәртәбә 83 бала укыттым. Китап юк иде. Дәфтәр битенә әлифба ясап, «Шура» журналының битләрен таратып, укырга өйрәттем. Түгәрәкне мәктәптә оештырган идек. Бераздан безнең классны бикләп куйдылар. Аннары клубтан бер бүлмә алдык. Шулай итеп укуны дәвам иттек. 1992 елда авылда мәчет ачылгач, 120 бала җыйдым. Бер елдан балалар саны 140ка җитте. Мәчеттә көрәш, каратэ, тегү түгәрәкләре дә оештырдык, — дип сөйләде ул дин укытуны башлап җибәргән вакытын искә төшереп.

1998 елда имамнар инициативасы һәм Балтач районы башлыгы Марат Әхмәтов (1991-1999 елларда Балтач районы башлыгы) белән райондагы 7 мәктәптә дин дәресләре укытыла башлаган.

— 1999 елдан Балтач районының бөтен мәктәбендә дә 5-9 сыйныфларда дин сабакларын укыта башладык. Мәгариф министрлыгыннан килеп: «Бу дәрес сезгә кирәкме?» — дип укучыларга аноним анкета тутырттылар. 3,5 мең баланың 88 проценты дәрес кирәк дип җавап биргән. Мине чакырдылар да, «Ни өчен 12 процент балага мәҗбүри дин укытасың?» — дип сорау алдылар. «Башка дәрес буенча аноним сораштыру үткәрегез дә, 88 процент җыеп карагыз», — дидем.

1999 елда дин әһелләрен мәктәпкә кертмәскә тиеш, дигән карар чыкты. Без мәдрәсә тәмамлаган кызларыбызны Чаллыда укытып, аларга мәктәптә эшләргә яраклы таныклык алдырдык һәм читтән торып пединститутта уку бурычын куйдык. Дингә мәхәббәте булган лаеклы ялдагы укытучыларны мәдрәсәдә укытып, аларны да җәлеп иттек. Шулай итеп, дәресләрне өзмәдек.

Без бала Коръәнне, намазны укый белсен дигән бурыч куеп эшлибез. Нинди генә оста имам булса да, ул 100 процент баланы мәчеткә җәлеп итә алмый. Мәктәптә бер сәгать дин укыту оештырылгач, бөтен бала белән җайлап кына очрашабыз, — дип уртаклашты Җәлил хәзрәт.

Балтач районында имамнар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә елына ким дигәндә өч тапкыр очрашалар икән. Дини бәйрәмнәрдә, Яңа ел алдыннан күчтәнәчләр белән балалар бакчаларына баралар. Һөнәрләрен күрсәткән сабыйларга бүләк өләшәләр.

— Бала мәктәпкә баргач, аңа ислам дине начар дисәләр, ул: «Мин аны беләм, начар түгел!» — дип әйтәчәк. Бала белән эшләмичә генә, аннан: «Мулла кем ул?» — дип сорасаң, «Кеше үлгәч килә торган бөкре карт», — дип җавап бирмәсме? Күптән түгел бер районда дин сабаклары бирүчеләр Кыш бабай, Чыршы бәйрәме белән дә көрәшеп яттылар. Нәтиҗәдә, бәйрәм калды, ә дин укыту туктатылды. Андый хаталар ясамасак иде. Безгә үзебезне, ислам динен матур итеп күрсәтергә кирәк, — дип нәсыйхәт бирде имамнарга баш казый.

Форумда Җәлил хәзрәт авылда балалар кимү проблемасын да күтәрде.

— Һәр чорның үз мәшәкате һәм сынавы бар. 20 ел элек 3,5 мең бала укыткан булсак, быел районның 5-9 сыйныфларында 1917 бала калды. Бүген авылда мәчетләр дә, китаплар да, укыту программалары да бар, ләкин балалар юк. Журналистлар авыл имамының каршына камера китереп куялар да, «Нишләп мәчеткә йөрүче балалар юк?» — дип сорау бирәләр. Кайбер авылларда мәчеткә йөрүче түгел, мәктәпкә йөрүче балалар да юк. Мәктәпкә йөрүче бала булмагач, мәчеттә ничек булсын инде?

Бүген нигезен ярата торган, авылда калырдай балалар тәрбияләргә кирәк, килен хезмәте күрсәтә торган кызлар үстерергә кирәк. Укытканда шушы әйберләргә дә игътибар итегез, — дип тәмамлады сүзен Җәлил хәзрәт Фазлыев.

 «Онлайн мәдрәсә — интернеттагы билгесез шейхларның лекцияләренә, шикле видеодәресләргә бердәнбер альтернатива»

Татарстан мөфтиенең киңәшчесе, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тиздән эшли башлаячак «Онлайн мәдрәсә» проекты турында сөйләде. Әлеге башлангыч дини белем бирүчеләрдә аеруча кызыксыну уятты, чөнки ул сабак укытуда өстәмә чыганак ролен үти алачак һәм мөгаллимнәр үзләре дә белемнәрен арттыра алачак. Иң мөһиме, курслар татар халкының гореф-гадәтләренә таянып эшләнгән.

— Проектның нигезендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уставының барлык таләпләренә туры килгән уку программалары тора. Онлайн мәдрәсә хәзерге вакытта интернеттагы билгесез шейхларның лекцияләренә, шикле видеодәесләргә бердәнбер альтернатива булып тора. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә төрле каналлар бар. Әлегә кадәр яшьләребезнең кайда, нишләп утырганын күзәтеп бетерә алмыйбыз, — диде Ришат Хәмидуллин.

Чыгыш ясаучы сүзләренчә, онлайн мәдрәсә — гади һәм җиңел аңлаешлы заманча электрон платформа. Ул мөселман мәгарифенең беренче баскычы кысаларында уку процессын оештыру өчен каралган. Аны стационар компьютерларда да, смартфоннар һәм планшетларда да кулланырга мөмкин. Укыту программасы ислам хокукы, Коръән һәм тәфсир, ислам әхлагы, гарәп теле һәм тәҗвид, ислам тарихы буенча төзелгән. Бу фәннәр мәчет каршында оештырылган курсларда ислам дине нигезләрен өйрәнүнең төп дисциплиналары да. Методик әсбап булып «Ислам дине нигезләре» китабы тора.

Дәресләрне яздыруда республиканың алдынгы мәдрәсәләрендә һәм университетларында югары дини гыйлемле мөгаллимнәр катнашкан. Укытучыларның һәр кандидатурасы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җентекләп тикшерелгән.

— Проект кысаларында җиде фән буенча видеодәресләр яздырылды. Онлайн мәдрәсә шул дәресләрне карауга нигезләнә. Курсларны тәмамлаучы кеше видеолекцияләрне карап белем ала. Дәресләрнең текст һәм аудио форматы да эшләнде. Аудиоформат машинада барганда, эш белән мәшгуль булганда белем алырга теләүчеләр өчен уңайлы булачак.

Белем бирү платформасында популяр социаль челтәр, электрон почта аша теркәлергә мөмкин. Системада теркәлгәннән соң, һәр укучыга шәхси кабинет ачыла. Кабинет дигәндә, укучының үткән темалары, эшләгән тестлары, шәхси уңышлары турында мәгълүмат туплаган платформа күзаллана.

Укучы һәр темадан соң тест узарга тиеш булачак. Тестны уңышлы биргән очракта гына башка дәрескә күчеп була. Тест нәтиҗәләре начар булса, укучы теманы үзләштерә алмаган урынына кире кайта һәм кабатлый ала. Уку процессының мондый ысулы мәгълүматны мөмкин кадәр әйбәт үзләштерергә ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Онлайн мәдрәсә смартфоннар өчен махсус кушымта рәвешендә дә эшләнде. Мобиль кушымта интернет версиясе кебек үк функционалга ия.

Дөньяның төрле урыннарында яшәүче милләттәшләребезнең туган телләрендә дини гыйлем алу мөмкинлеге барлыкка килде, — дип сөйләде Ришат Хәмидуллин.

«Хозур» нәшрият йорты «Онлайн мәдрәсә» проекты тиздән эшләнеп бетәчәк һәм бер ай эчендә аннан кулланып булачак дип ышандырды. Программаны үзләштергән кеше диплом яки сертификат та алачак.

«Балалар нинди фәлсәфи карашта тәрбияләнсә, ил дә киләчәктә шундый булачак»

Татарстан Республикасы Аксакаллар советы рәисе Айрат Әюпов үзенең чыгышында милләтне саклап калуда туган телнең роленә басым ясады.

— Балалар нинди фәлсәфи карашта тәрбияләнсә, ил дә киләчәктә шундый булачак. Безгә хәзер сан түгел, сыйфат турында уйларга, татар мохитен булдырырга кирәк. Тел генә милләтебезне саклап кала алачак.

Без хәзер 1990нчы елларда туган кешеләрнең балаларын укытабыз. Ата-аналарның күбесе үзләре дә татарча белми. Балалары белән бергә әти-әниләрен дә укытырга кирәк. Татарчасын да, ислам дине нигезләрен дә өйрәтергә кирәк. Шунсыз булмый. Әгәр бала татарча укып, өенә кайткач рус телендә сөйләшә икән, аның белән алга китә алмыйбыз. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәчетләрдә, югары уку йортларында татарча укытмасак, туган телебез почмак теле генә булып калачак, — дип аңлатты Айрат Әюпов.

Айрат Әюпов татар телендә укуларны оештыру буенча аксакаллар фикерен туплап, иллеләп пункттан торган тәкъдимнәрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка тапшырган.

— Татар телен һәм Татарстан тарихын мәктәпләрдә укытырга мөмкинлегебез бар. Түгәрәкләр форматында да матур итеп укытырга була. Бу безнең мөмкинлек, моны закон тыя алмый. Мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе җитәкчесе белән тыгызрак эшләргә кирәк, — диде Аксакаллар советы рәисе.

 «Мәчет имамсыз торган вакытта авылга чит кешеләр кереп, үзләренең тискәре фикерләрен халыкка җиткерәләр иде»

Питрәч районы Шәле авылында урнашкан «Заһир» мәчете имам-хатыйбы Тимур Латыйпов үзләрендә дини тәрбия оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

— Шәле авылы Казаннан Чаллыга барганда юл өстендә генә кала. Федераль трассага һәм Казанга якын булуы төрле секта вәкилләренә үзләренең ялган фикерләрен тарату өчен яхшы мөмкинлек тудыра. Мәчет имамсыз торган вакытта авылга чит кешеләр кереп, үзләренең тискәре фикерләрен халыкка җиткерәләр иде. Цензура булмагач, төрле ярамаган китаплар да таратылды, — дип аңлатты Тимур Латыйпов һәр авылда имамның кирәклеген.

Яңа имам дин юлына баскан кешеләргә, бигрәк тә балаларга, исламның матурлыгын күрсәтергә тырыша. Авыл халкы белән республика күләмендә Казанда оештырылган дини чараларга йөри, ел саен автобус яллап Болгарга да бара, чөнки сәфәрдәге истәлекләр кешенең хәтеренә сеңә.

— Бала вакытта барган экскурсияләр бигрәк тә нык истә кала, — диде Тимур Латыйпов.

— Һәр каникулда балаларга мәчеттә тәрбия курслары оештырабыз. Балаларны уеннар, викториналар, конкурслар белән җәлеп итәбез. Төрле сәбәпләр аркасында мәчеткә йөрмәгән балаларны да читтә калдырасыбыз килми. Укучылар арасында шигырь язу, рәсем ясау, шәҗәрә төзү конкурслары уздырып, җиңүчеләрне линейкаларда бүләклибез.

Мәчетнең бер бүлмәсендә балалар иҗат үзәге оештырдык. Кызларны кулинария, тегү түгәрәкләренә җыйсак, малайларны яшь техник түгәрәгенә җәлеп итәбез. Дәгъват юлында төрле ысуллар кулланырга була. Аллага шөкер, бүген моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, — дип сөйләде Шәленең «Заһир» мәчете имам-хатыйбы.

Ике көнгә сузылган форумда чыгыш ясаучылар бик күп булды. «Татар-информ» хәбәрчесенә иң кызыклы булып тоелган чыгышлардан өзекләрне генә әлеге материалга керде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100