Дин әһелләре форумы-2025: «Имамнар мәчеттән чыкмаса, шайтан татар халкы арасында йөрер»
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. «Интертат» спикерларның чыгышларыннан иң мөһим өлешләрне тәкъдим итә.

Ел саен май аенда Россиянең төрле өлкәләрендә яшәүче татар дин әһелләре Казанга «Милли тормыш һәм дин» форумына җыела. Форум 3 көн дәвам итә: беренче көнне делегатлар «Kazan Halal Market» белән танышты, икенче көнне форумның кульминацион чарасы – пленар утырыш һәм дискуссион мәйданчыклар эшчәнлеге оештырылды, якшәмбе исә Болгарда җыен узды һәм тәүбә намазы укылды.
Форумда Россиянең 74 өлкәсеннән – Калининградтан алып Сахалин һәм Камчаткага кадәр 1049 делегат катнаша. Узган елдагы кебек Кырым Республикасы, Луганск һәм Донецк Халык Республикалары делегацияләре бар, быел шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләре вәкилләре дә кушылган.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Ул билгеләгәнчә, иң зур делегация – 119 кеше Башкортстаннан килгән.
Коръән сүрәләрен укып, Татарстан Республикасы Лениногорск районы имам-мөхтәсибе, Лениногорск шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Рәүпов делегатларның утырышын башлап җибәрде, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.
Равил Гайнетдин мөселманнарга каршы барган «пычрак ату» кампаниясе вакытында сабыр булырга өндәде
Беренче булып, сүз Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдинга бирелде. Ул үзенең чыгышында мөселманнарга каршы «пычрак ату» кампаниясе баруы турында сөйләде.
Махсус хәрби операция барышында да фән, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә мөселманнар зур уңышка ирешә, ил данын күтәрә, алгы сафта бара. Кызганыч, Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән мөселманнарның социализациясе нәтиҗәләре, ягъни җәмгыятьтә күренерлек дәрәҗәдә роль уйнавы, кайбер даирәләрнең эчен пошыра – мөселманнарга яла ягуны, һәртөрле шелтәләүне күреп, ишетеп торабыз. Гәрчә күпләгән корал биреп, Украинаны Россиягә каршы котыртып, илне таркату хыялы белән мөселман илләре түгел, Көнбатыш христиан илләре шөгыльләнә. Безнең илебезне эчтән бүлгәләргә явыз ният итүчеләрнең фикерләрен бездәге тар карашлы, сай белемле кешеләр шигаре итеп алдылар. Безне, бигрәк тә безнең мәхәлләләребезне, мөселман халкын исламга каршы ачылган пычрак ату компаниясе борчымый калмый.
Бу мәсьәләнең чишелешен Коръәни Кәримдә: «Раббыңның юлына хикмәт вә күркәм үгетләү белән чакыр һәм бәхәсеңне дә яхшылык нигезендә алып бар», – дип таләп итә мөселманнардан Аллаһы Тәгалә. Халыкчан рәвештә әйткәндә, таш белән атканга – аш белән ат. Боларның барысында атеизмнан ваз кичеп, рухи яңарыш чорына аяк басуның нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Сабырлык, түземлек, хикмәт, алга карап эш итү белән генә күчеш чорын узарбыз, – дип искәртте ул.
Равил хәзрәт Гайнетдин «мәчетләр – җинаять һәм тәртипсезлек чыганагы» дип әйтүчеләрнең хаталануын да ассызыклады. «Биредә бернинди дә кискен вазгыять тумый, мәчетләр ул – куркыныч учагы түгел. Бөек Ватан сугышы елларында да мәчетләребез ябылмаган гына түгел, алар халыкның рухи сагында торган, фронтка ярдәм күрсәткән. Сугыштан соңгы чорда да, фронтовик имамнарыбыз тырышлыгы белән, бик аз санда булса да мәчетләр динне саклап килде, рухи җепне дин иреге ачылганга кадәр сузды һәм 70 ел аша ике заманны тоташтырды», – дип йомгаклады ул.
Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Сирия Президентының сүзләре турында: «Сез – болгар халкының дәвамчылары, ата-бабаларыгыз динебезне ныгыткан»
Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин болгарларның ислам динен кабул итү тарихы һәм бөтен Ислам дөньясында безнең ата-бабаларыбызны белүләре һәм хөрмәт итүләре турында сөйләде. Мисал буларак ул, 1980 елда үзенең СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланганнан соң, Сириядә булу тарихын китерде.
1980 елда без Шәех ул-Ислам Аллахшукюр хәзрәт (Аллахшукюр Пашазаде – Азәрбайҗан дин эшлеклесе һәм тарихчысы, 1980 елдан Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы. – иск. «Интертат») белән Сириядәге Советлар Союзы мөселманнарына багышланган фотокүргәзмәдә катнаштык. Кыш иде, ләкин, салкын булуга карамастан, бик күп кеше килде. Соңгы көнне безне ил башлыгы Хафез Асад кабул итте (1971 елдан 2000 елга кадәр Сирия Президенты – иск. «Интертат»). «Рәхим итегез, болгар халкының дәвамчылары, сезнең ата-бабаларыгыз безнең динебезне ныгытканнар», – дип каршылады безне, – дип искә алды Таҗетдин.
Беларусь Мөселман дини берләшмәсе мөфтие: «мин – татар», «мин – татар-мөселман» исемнәрен горурланып йөртүче патриотлар булыйк!»
Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбүбәкер Шабан улы татарларның ничәнче гасырда Белоруссиягә күченүләре һәм динне ничек саклаулары турында сөйләде. 6 гасыр элек күченсәләр дә, белорус татарлары, туган телләрен югалтуга карамастан, диннәрен саклап кала алганнар.
Татар-төрки дөньясы – ата-бабаларыбызга яңа шартларда яшәргә ярдәм иткән тулы бер цивилизация. Әйдәгез, туганлыкның бөек сыйфатларын саклыйк: Аллаһы Тәгаләгә табыну, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә, балаларга хөрмәт һәм киләчәк турында кайгырту. Без бу кыйммәтләрне балаларыбызга да шундый ук энергия, аңлау, тормышка, татар-төрки цивилизациябезгә мәхәббәт белән тапшырырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән «мин – татар», «мин – татар-мөселман» исемнәрен горурланып йөртүче патриотлар булыйк!» – дип йомгаклады ул чыгышын.
Әлбир Крганов: «Татар телен белүчеләрнең һәм авылларның кимүе беребезне дә битараф калдыра алмый»
Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов Россиянең җирле мөселманнарына – татарларга карата барган сәясәт турында сөйләде һәм дин әһелләрен әлеге вазгыятьтә җавапсыз калмаска чакырды.
«Мигрантларга юнәлдерелгән сәясәт гомере буе Россиядә яшәгән мөселманнарның тормышында да сизелә башлады», – диде ул.
Шулай ук үзенең чыгышында ул татар теленең киләчәге өчен борчылуларын да белдерде. «Татар телен белүчеләрнең кими баруы, мәдәниятнең һәм телебезнең бишеге булган авылларның кимүе беребезне дә битараф калдыра алмый. Шәһәрләрдә татар теленең мохите кими, татар телен саклап калу өчен, мәктәп һәм гаилә потенциалын күбрәк файдаланырга кирәк. Татар халкының милли тормышы төрле сынаулар аша үтә», – диде ул.
Нәфыйгулла хәзрәт Аширов: «Имамнарыбыз мәчеттән чыгарга, халык белән эшләргә тиеш»
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Ашировның чыгышы вәгазьне хәтерләтте. Ул имамнарны мәчетләрдә генә утырмаска, халык белән эшләргә чакырды.
– Имамнарыбыз мәчеттә генә утырырга тиеш түгел. Мәчеттә вәгазь уку, балага исем кушу, никах укыту, җеназа уку – ул имамның иң кечкенә генә вазифасы булырга тиеш. Имам мәчеттән чыгарга тиеш. Аллаһы Тәгалә: «Җир йөзенә таралып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен эзләгез», – ди. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте өстәл артында гына түгел, һәрберебезнең ризыгы бар, Аллаһның рәхмәтен эзләү ул – аның юлына кешеләрне чакыру. Менә шул ул имамнарның вазифасы. Әгәр дә татар халкының имамнары мәчеттән чыкмаса, шайтан татар халкы арасында йөрер.
Имам мәчеттә генә имам түгел, ул – авылда да имам, халыкка үрнәк, шәһәрдә имам икән, андагы халыкка үрнәк. Аллаһы Тәгаләнең юлында шәһәрләргә, авылларга барыйк, халыкны дингә чакырыйк, шул вакытта гына безнең динебез таралачак. Татар милләтен ислам дине саклап калды. Әгәр дә без тормышыбызны дин белән бәйләмәсәк, халкыбызга, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хезмәт итмәсәк, без халкыбызга бөтенләй хезмәт итмәгән булып чыгабыз, – дип әйтте хәзрәт.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Россия тарихында мондый бәрәкәтләр тагын кайчан булганы бар?»
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, динара фетнә чыгу мөмкинлеге булганда, беркемнең дә ачуын чыгармыйча, Аллаһ юлында үз эшебезне дәвам итәргә чакырды.
– Бүген дини гыйлем артыннан чит илләргә чыгып китәсе юк: урта һөнәри белемне дә, югары белемне дә, хәтта академик белемне дә үзебездә алырга була. Татарстанга рәхим итегез! Бездә читтән торып уку мөмкинлекләре дә бар. Аллага шөкер, искиткеч тирән гыйлемле белгечләребез чыга башлады: төрле фәннәр буенча голәмәләр һәм Коръән хафизлары дисеңме, ислам финанслары һәм хәләл буенча белгечләр булсынмы…
Мөселман нәшриятлары күпләп дини китаплар һәм дәреслекләр бастыра, әдәбиятка бернинди кытлык та, чит ил авторларыннан һәм аларның тикшерелмәгән хезмәтләреннән файдалану өчен сәбәпләр дә юк. Хәләл индустриясе һәм ислам финанслары үсеп бара. Әле монда, әле тегендә дини җыеннар уза. Россия тарихында мондый бәрәкәтләр тагын кайчан булганы бар? – дип белдерде мөфти.
Рөстәм Миңнеханов: «Без телебезне, гореф-гадәтләребезне дин сакланса гына саклый алабыз»
Иң соңыннан сүз Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка бирелде. Ул пленар утырышка килгән, катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Белгәнегезчә, Казан – Россия масштабында гына түгел, Ислам дөньясында да әһәмиятле үзәк. 2 көн дәверендә зур гына чаралар, кунаклар булды («Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» – иск. «Интертат»). Шуңа күрә безнең җыеныбыз ул бик кирәк. Татарлар кая да бар: Белоруссиядә дә, Үзбәкстанда да, Казахстанда да, Европада да, Америкада да. Ләкин Россия өлкәләрендәге татар халкы белән элемтә имамнар аша башкарыла. Без телебезне, гореф-гадәтләребезне дин сакланса гына саклый алабыз, – дип искәртте Республика башлыгы.
Пленар утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ТР Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән РФ һава-десант гаскәрләрендә мөселман хәрбиләр белән эшләү буенча имам-ахун, махсус хәрби операция катнашучысы Али Шәмшетдинов, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләкләнде.
Утырыш тәмамланганнан соң, катнашучылар озак кына таралышмыйча тордылар. Сөйләшәсе сүзләр күп җыелган иде, күпчелек фотоларга төште, аеруча дин әһелләренә баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең тышкы кыяфәте хуш килде. Тәлгат хәзрәтнең киенү рәвешен хәтта Равил Гайнетдин да бәяләде.
Өйлә намазыннан соң төрле темаларга багышланган дискуссион мәйданчыклар эшчәнлеге башланды: «Хәләл» индустриянең бүгенге халәте», «Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе», «Ватанны сөю – иманнан», «Ватанны саклауда дин әһеленең роле», «Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200 еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре».