Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилия Әхмәтшинаның Turkvision—2020 бәйгесендәге клибы өчен һәркем тавыш бирә ала

Җырчы өстәмә номинация өчен әзербайҗан телендә җыр башкарган. 20 декабрь көнне ул «Гафу ит, авылым» җыры белән чыгыш ясый.

news_top_970_100
Дилия Әхмәтшинаның Turkvision—2020 бәйгесендәге  клибы өчен һәркем тавыш бирә ала
Салават Камалетдинов

Җырчы Дилия Әхмәтшина Turkvision — 2020 бәйгесендә катнаша.

Халыкара бәйгенең шарты буенча, җырчылар өстәмә номинация өчен чит телдәге җыр тәкъдим иткән. Дилия «Sari Gelin» дигән әзербайҗан халык җырына клип төшергән. Бирем буенча, клипта төрек музыка кораллары яңгырарга тиеш.

Бүгенге көндә бәйгенең сайтында катнашучыларның клибына онлайн тавыш бирү дәвам итә. Татарстан җырчысының клибы алдынгы урында бара. Бу хакта Дилия үзенең инстаграм сәхифәсендә язган. Унынчы сандагы клип өчен Turkvizyon сайтында теләгән һәркем тавыш бирә ала.

Халыкара җыр бәйгесенең трансляциясе 20 декабрьдә Истанбул шәһәренең TMV телеканалында күрсәтеләчәк. Дилия анда Фәүзия Гайнанова һәм Фәрит Әхмәтшин сүзләренә язылган «Гафу ит, авылым» җырын башкара. Шулай ук трансляцияне bez.tv телеканалы аша онлайн карау мөмкинлеге булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы чыгышлар @eurovision_ _kz һәм @eurovoixworld аккаунтларында урын ала.

Бәйгедә бөтен дөньядан егермеләп җырчы катнаша. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100