Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Turkvision - 2020 бәйгесендә Татарстаннан Дилия Әхмәтшина катнаша

Ул «Гафу ит, авылым» җырын башкарачак.

news_top_970_100
Turkvision - 2020 бәйгесендә Татарстаннан Дилия Әхмәтшина катнаша
Салават Камалетдинов

Дилия Әхмәтшина 20 декабрьдә Turkvision - 2020 бәйгесендә катнаша. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте. 

Ул Фәүзия Гайнанова һәм Фәрит Әхмәтшин сүзләренә язылган «Гафу ит, авылым» җырын башкарачак. Җырның көен Фәрит Әхмәтшин язган.

«Дилия Әхмәтшина — халыкара бәйгеләр лауреаты, „Милли музыкаль премия“ иясе. Аның исеме фарсы теленнән „җан, йөрәк“ дип тәрҗемә ителә. Аның моңы, татар халык җырларын башкаруның җанга ятышлы стиле бар», диелә бу хәбәрдә.

Инстачылар җырчыга уңышлар тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100