Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилбәр Фәиз үз исеменнән татарча смс язып акча сораган мошенниклар өстеннән гариза язган

news_top_970_100
Дилбәр Фәиз үз исеменнән татарча смс язып акча сораган мошенниклар өстеннән гариза язган

«Болгар» радиосы алып баручысы, журналист Дилбәр Фәиз аның телефон номерыннан татарча смс язып акча сораган мошенникларга гариза язган.

Дилбәр Фәиз мошенниклар белән булган хәлне «Интертат»ка сөйләгән иде.

Мошенниклар Дилбәрнең телефон номерын кулга төшереп, ягъни аккаунтын ватып керә. Аннары аның исеменнән 50 мең сум акча сорап, таныш-белешләренә саф татарча смслар язып чыкканнар. Смслар татарча булу сәбәпле, бу хәбәргә Дилбәрнең күп кенә танышлары ышанган.

«Менә эш юклыктан эш барлыкка килеп тора бит. Мин кайда йөрим дип уйласагыз, килеп җиттем мин, мошенникларга гариза яздым. Булды. Мошенниклар, держитесь, езнең эш тикшерелә. Бүген көләм, кичә бер дә көләсе килми иде, дуслар», – дип сөйли ул социаль челтәрдә урнаштырган сториста. Ул бу видеоны Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ишек төбендә яздырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100