Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диләрә Тумашеваның кызы, галимә Ләйсән Абдулхакова турында: «Бәхетле чагында һәлак булды»

31 июльдә Алтай краенда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова белән бүген Казан федераль университетының Физика институты бинасында хушлаштылар. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы.

news_top_970_100
Диләрә Тумашеваның кызы, галимә Ләйсән Абдулхакова турында: «Бәхетле чагында һәлак булды»
Салават Камалетдинов

«Әнием йомшак күңелле, ягымлы иде»

Мәрасим башланырга ярты сәгать кала Казан университетының Физика институтының беренче катында халык җыелган иде. Аларның күбесе Ләйсән Равилевна белән бергә эшләгән, йә булмаса, бергә үскән, аралашкан, күрешкән... Ишектән керүгә аның тормыш иптәше – Рөстәм Аббас улы Абдулхаков килгән һәр кешене каршы алып тора. Ул – югары категорияле табиб, гастроэнтеролог. Аның янына килеп, һәммәсе кайгы уртаклашты, «Нык бул!» – дип, кулын кысты, аркасыннан какты. Әтиләре янында уллары – Сәйяр һәм Аяз Абдулхаковлар әле бер, әле икенче кеше белән сөйләшеп, эчендәге кайгысын бушаткандай булдылар…

Аяз Абдулхаков – Ләйсән һәм Рөстәм Абдулхаковларның төпчек улы. Юрист булып эшли. Әнисенең җәсәден Таулы Алтайдан алып кайтырга булышкан ул.

– Әни белән әти ел саен кая да булса ял итәргә бара иделәр, – диде Аяз абый. – Быел Таулы Алтайга бардылар. 29 июльдән 12 августка кадәр Таулы Алтайда ял итәргә ниятләделәр. Алар экскурсиягә Чечкыш шарлавыгын карарга дип, микроавтобуска утырып барган. Каршы килүче HINO Ranger ассенизатор автомобиле, каршы як полосага чыгып, бәрелгән. Каты бәрелгән. Әни тәрәзә янында утырган булган. Ул хастаханәдә реанимациядә вафат булды. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән 2 кеше әле дә хастаханәдә комада ята. Калган 4-5 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Әнием йомшак күңелле, ягымлы, һәрвакытта да теләктәшлек белдерә торган кеше буларак истә калачак, – дип сөйләде ул миңа.

Рәдиф Җамалетдинов: «Киләчәктә үзен оныкларына, якыннарына багышларга теләве турында әйтте»

Хушлашу мәрасимен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов алып барды.

Ул Ләйсән Абдулхакованың халыкара һәм бөтенроссия конференцияләрендә актив катнашуын искәртте. Бу көннәрдә Германия, Италия, Польша, Мәскәү, Волгоград, Санкт-Петербург, Калининград, Төмән, Ижевск һәм башка төбәкләрдән коллегалары кайгы уртаклашкан.

– Ләйсән Равилевна – зыялы нәсел вәкиле, – диде Рәдиф Рифкатович. – Ул фаҗигале төстә арабыздан вакытсыз китеп барды. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан һәм Россиянең Мактаулы фән хезмәткәре Ләйсән Абдулхакова үз һөнәренә чын күңелдән тугры булды, күп еллар дәвамында борынгы славян теле, рус теленең тарихи грамматикасы, рус әдәби теле тарихы кебек фәннәрне укытты. Ул рус әдәби теленең грамматикасы тарихы, рус телендә хәл фигыль тарихы буенча махсус курслар эшләде. Казан лингвистик мәктәбе мирасын саклау, шулай ук укытучысы Виталий Марков идеяләрен үстерү өчен бик күп көч куйды.

Гомере буе ел Казан университетында хезмәт куйды, фән белән шөгыльләнде. Ул искиткеч әни, хатын һәм дәү әни иде. Берничә ел элек, ул үзен ялга җибәрүне сорап, гариза тотып килгәч, без аның белән озак сөйләшеп утырдык. Ул киләчәктә үзен оныкларына, якыннарына багышларга теләве турында әйтте. Шуннан соң без бик күп тапкыр очраштык. Бик якты, шат күңелле кеше иде. Туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз, – диде институт директоры.

«Ләйсән Равилевна турындагы хәтер аның белән аралашу бәхетенә ирешкән кешеләрнең йөрәкләрендә дә саклансын иде»

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов:

– Ләйсән Равилевна – Казан университетының аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә бөтен университет кешеләре Ләйсән Равилевнаның вакытсыз арабыздан китүенә кайгы уртаклаша. Мин Ләйсән Равилевнаны Рөстәм Аббасовичның хатыны буларак беләм. Рөстәм Аббасович белән без гастроэнтерология өлкәсендә эшләдек. Фотога карасаң, аның асылын аңлыйсың.

Аның йөзе һәрвакыт якты иде. Елмаюсыз аны күз алдына китерү мөмкин түгел. Чынлыкта ул чын татар интеллигенциясе вәкиле, бик яхшы хатын, галим, әни һәм дәү әни иде. Әлбәттә, бөтен кешегә авыр. Әмма дә ләкин бүген шуны әйтергә кирәк: авыр туфрагы җиңел булсын, аның турында хәтер якыннары һәм туганнарының йөрәкләрендә генә түгел, ә аны белгән һәм тормыш юлында аның белән аралашу бәхетенә ирешкән кешеләрнең йөрәкләрендә дә саклансын иде, – диде ул.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов:

– Кызганыч, мин Ләйсән Равилевна белән таныш түгел идем. Аның тормыш иптәшен – Рөстәм Аббасовичны зур профессионал, бик җаваплы, игелекле, тыйнак кеше буларак беләбез. Уллары Сәйяр Рөстәмович та – бик күзаллаучан, грамоталы кеше. Гаилә учагын хатын-кыз, ана саклый, диләр. Абдулхаковлар – бик матур гаилә. Мондый гадәттән тыш фаҗигале вакыйга булганда күңелдә бер генә сорау туа: ни өчен?

Тормышыбызны кадерләп, һәр көнгә шатланып, бер-беребезне яратып, бер-беребезгә терәк булып яшәсәк иде. Бу безнең барыбызга да кагыла. Ләйсән Равил кызы, тыныч йокла. Гаиләгез яшәячәк. Сезнең эшегез Казан федераль университетында дәвам итәчәк дип уйлыйм, – диде ул.

«Әти-әнисе, укытучылары, гаиләсе, студентлары, үз эшенә тугры кеше иде»

Ләйсән Абдулхакова белән бер кафедрада эшләгән профессор Ирина Тимофеева:

– Бу көннәрдә Ләйсән Равилевна турында уйлап йөрдем. Аңа хас булган иң мөһим сыйфат ул – тугрылык. Ул әти-әнисе, укытучылары, гаиләсе, студентлары, үз эшенә тугры кеше иде.

Ләйсән Равилевна – югары квалификацияле белгеч. Ул җитәкләгән тарих һәм тел кафедрасы хезмәткәрләре Ләйсән Равилевнаны үзенең остазы дип саный, ул үзенең тәҗрибәсен, белемнәрен беркемгә дә кызганмады, кирәкле юнәлешкә юнәлтте һәм үз җанының җылысын, белемнәрен тирә-юньдәгеләр белән уртаклашты. Үзенең укытучысы Виталий Марковка тугры булды. Үз эшләрендә, студентлар өчен методик әсбапларда һәм уку әсбапларында аның идеяләрен студентларга тапшырырга тырышты.

Ул ирен, балаларын, оныкларын бик ярата иде. Ул алар турында гел сөйләде, һәм без Абдулхаковларның ни дәрәҗәдә искиткеч, матур гаилә икәнен белә идек. Сезнең алда баш иям. Сезнең булмавыгызга ышануы бик авыр. Без сезнең эшегезне дәвам итәрбез һәм фәнни хезмәтләрегезгә бик күп тапкыр мөрәҗәгать итәрбез, – диде ул.

Лев Толстой исемендәге Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбенең гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы мөдире Елена Горобец:

– Без Ләйсән Равилевнаны бик хөрмәт иттек. Административ эштә ул йомшак холкы белән аерылып торды. Һәрвакыт студентларны яратты, кайгыртты, аларга катлаулы фәннәрне аңларга ярдәм итә белде – бу укытучының бик кыйммәтле сыйфаты. Кешене үпкәләтми генә, аңа үсеш кичерергә ярдәм итте. Диссертация советы рәисе булганда да Ләйсән Равилевна фәнгә бик игътибарлы булды. Аның фәнгә, гаиләгә карата мәхәббәте безнең өчен һәрвакыт үрнәк булачак.

«Бәхетле вакытында һәлак булды»

Казан федераль университеты доценты Людмила Воронова:

– Ләйсән Равилевна турында үткән заманда сөйләве кыен, әмма нишлисең, тормыш шулай корылган. Минем өчен ул иң гармонияле кеше булып калачак. Бу гармония барлык өлкәләрдә дә күренә. Ул нәрсә генә эшләсә дә, гадәттән тыш мәхәббәт белән эшләде, ул үз хезмәткәрләренә, хезмәттәшләренә, студентларга игътибар белән карады. Кайгы килсә – уртаклаша, уңышларга, казанышларга сөенә белә иде. Белеме белән башкалар белән дә уртаклашты, шул исәптән, башка кафедраларда эшләүчеләр белән дә. Ул мине концертларга чакырды, чөнки Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына даими йөри иде. Ул очрашулар онытылмаслык!

Без бик дуслаштык, немец теле курсларына йөрдек. Гадәти булмаган ашкыну белән немец телен өйрәнде. Конференцияләргә чит илләргә барган вакытта немец телен белү ярап куйды аңа. Фән өлкәсендә югары казанышларга ирешсә дә, ире белән алар мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән менә дигән йорт җиткерде! Ул гаиләсен яратты, уллары белән горурланды, аларның казанышлары турында сөйләде.

Кафедрадан киткәч, ул үз утарында шундый гаҗәеп дөнья кора алды! Бу дөнья мине сокландырды гына. Ул сәяхәтләрдән алган тәэсирләре белән уртаклаша иде. Алтайдан җибәргән соңгы фотосурәтләре әлегә кадәр минем телефонда саклана...

Мин бу хәлнең булганына ышана алмыйм. Ләкин бу булды. Бу хәл яраткан ире белән ял иткән вакытта булды. Ул бик матур урыннарда булырга өлгерде, сәяхәте дә бик матур буласы иде. Бу вакытта Ләйсән Равилевна бик бәхетле иде!

Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр, күрәсең, без хәзер барыбыз да шушы эссе һава торышында җыелдык. Минемчә, ул гомере буе бик бәхетле кеше булды. Һәм бу бәхетне, шатлыкны күпләргә бүләк итте. Ул минем хәтердә бәхетле кеше булып калачак, – диде ул.

«Бу мәгънәсез үлем хата булды. Язмыш хатасы»

КФУ мөгаллиме, филология фәннәре докторы, профессор Татьяна Прохорова:

– Бүген шундый кояшлы, эссе, якты көн, башымда Белла Әхмәдуллинаның «Минем дусларым китә» шигыреннән сүзләр телгә килә. Ләйсән белән бергә тормышның бер өлеше киткән кебек тоела. Бик моңсу.

Без Ләйсән белән 17 яшьтә таныштык. Казан университетында параллель төркемнәрдә укыдык, бер урамда яшәдек. Гомеребез университетта узды. Без якын дуслар булмасак та, Ләйсән минем дөньямның бер өлеше иде.

Бу мәгънәсез үлем хата булды, дип әйтәсем килә. Язмыш хатасы. Минем өчен Ләйсән беренче танышуда ук эчке гармония, тынычлык һәм затлылыкның чагылышы булды. Аның әнисе – Диләрә Гариф кызы Тумашева – безнең факультет деканы иде. Ул бик матур хатын булса да, катгый декан иде. Без аннан бераз куркып тордык. Һәм Ләйсән Равилевна беркайчан да үзен өстен куймады, өстенлекләре барлыгын белгертмәде.

Ләйсән белән булган хәлләр бер дә башка сыймый. Шуңа күрә мин моны хата, мәгънәсез үлем, дип атыйм. Ул үз йортын төзеде. Ул бу дөньяда матур гаиләсен калдырып китте. Гаиләсе үсәр һәм чәчәк атар. Әмма бу югалту мәңгегә йөрәктә калачак, – диде галимә.

«Ләйсән китте, әмма безнең белән калды»

КФУның Бодуэн де Куртенэ исемендәге Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе доценты Татьяна Трошкина:

– Барлык группадашлар исеменнән кайгы уртаклашам. Якты, көләч, тапкыр, ярдәм итәргә әзер һәм бик яхшы гаиләдән булган ярдәмче кыз иде ул. Дуслашырга әзер торды. Бик тугры кеше. Аны һәрвакыт якын дуслары уратып алыр иде. Ул – бик гармонияле һәм рухи кеше, вак-төяк нәрсәләрдә дә матурлык күрә белде. Ул матурлыкны сизеп, аңлап кына калмыйча, үз тирәсендә дә – кафедрада, йортында, гаиләсендә иң гади матурлыкны тудырды. Бу дөньядан киткәндә, үзегез дә яктылык калдырыгыз, диләр. Бу яктылыкны Ләйсән Равилевна калдырды, – диде ул.

КФУның филология фәннәре кандидаты, доцент Татьяна Виноградова:

– Без Ләйсән Равилевна белән быел остазыбыз Татьяна Николаеваны соңгы юлга озаттык. Аның белән бергә еладык. Укытучыбызны соңгы юлга озатканда ярату һәм кичерү сүзләрен әйттек. Инде хәзер Ләйсәнгә кичерү сүзләрен әйтәм, чөнки мин аны күптән беләм. Без бер сыйныфта укыдык. Казан университетында параллель группада белем алдык. Хезмәттәшләр булдык.

Ләйсән Тумашева – матур, җылы кеше иде. Ул интеллектуаль, рухи, физик яктан үсеш кичерсә дә, һәрвакыт үзе булып калды. Мин – эмоциональ яктан тынгысыз кеше, ә ул – һәрвакыт бераз тыныч, салкын. Шуңа күрә киңәшләшергә без аның янына бара идек.

Ләйсән – бик грамоталы кеше иде. Кеше шәхесе никадәр көчлерәк булган саен, ул күбрәк социаль рольләр башкара ала. Ләйсән моны эшли алды. Ул искиткеч галим иде. Ләйсән – искиткеч җитәкче, искиткеч әни булды.

Тормышын үзе теләгәнчә корды. Ул – дөнья кешесе иде. Шунысы кызык, безнең барыбызның да бәхетле гомер кичерәсе килә. Ә ул моны булдыра алды. Һәркем дә моны булдыра алмас иде.

Ләйсән – нинди бәхетле кеше иде! Ул дан башында, югары үрләр яулаганда, дәү әни ролен үтәр өчен, үзенең яраткан университетыннан китте. Ул оныклары белән шигырьләр укыды, ул алар белән бергә биеде, яңа тормыш алып барды.

Әйе, бик иртә китте. Әйе, бу – коточкыч куркыныч. Тормышыңда ничә көн бар – монысы мөһим түгел, син яшәгән көннәргә күпме гомер сыйган – шунысы мөһим. Шушы көннәрдә Ләйсәннең тормышы искиткеч матур иде. Без моны хәтерлибез. Шуңа күрә, Ләйсән китте, әмма безнең белән калды, – диде галимә.

«Син безгә бик тә җитмәячәксең»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Әхмәтова:

– Без төрле кафедраларда эшләдек. Минем өчен ул, беренче чиратта, мөгаллим. Ул безнең төркемдә борынгы славян теле фәнен укытты. Әле мәктәп кенә тәмамлап килгән, университет тормышына яңа гына аяк баскан балалар буларак, без Ләйсән Равилевнаның нинди акыллы, тирән белемле искиткеч укытучы икәнен соңыннан гына белдек. Безнең өчен ул аңлый торган, ягымлы укытучы иде. Һәрвакыт елмаеп йөрүе истә калган. Студентларга хөрмәт белән карады. Соңрак, югары курсларда без аның Казан университетында филология факультетының мөһим өлеше икәнлеген аңладык.

Нәфис сүз остасы Айрат һәм диктор Мәрьям Арслановларның кызы, педагогика фәннәре кандидаты Гөлнар Арсланова:

– Ләйсәнне балачагыннан бирле беләм. Без аның белән дуслар идек, чөнки әти-әниләребез гаиләләре белән дус булып яшәде. Равил абый, Диләрә апа Тумашевлар һәм минем әти-әнием Айрат һәм Мәрьям Арслановлар – ул бер дус компания иде. Күршедә генә яшәдек. Гел якын булдык. Авыр яки шатлыклы минутларда һәрчак бергә идек.

Ләйсән – бәхетле кеше иде, ул бәхетле гомер кичерде. Аның менә дигән әти-әнисе бар иде, ул искиткеч гаилә төзеде. Тормыш иптәше Рөстәм белән пар күгәрченнәрдәй яшәделәр. Уллары Сәйяр һәм Аяз – бик тә талантлы, булдыклы егетләр. Ләйсән оныклары белән горурлана, аларның уңышларына куана иде. Әлбәттә, аның киләчәккә үзенең планы бар иде. Алар инде тормышка ашмый калды.

Ләйсән бик тә җаваплы кеше иде. Нинди эшкә тотынса да, ул аны җиңеллек белән башкара иде. Әтисе Равил Тумашевның 100 еллыгына багышланган чараны оештырып йөрде, бик дулкынланды, озак әзерләнде: исемлекләр төзеде, чакырулар таратты, сөйлисе сүзләрен алдан язды. Төннәрен йокламыйча әзерләнде. Чара бик тә югары дәрәҗәдә үтте. Ул бик матур чыгыш ясаган иде.

Соңгы тапкыр аның белән мин июль башында университет поликлиникасында күрештек. Ул күзләрен тикшертергә килгән иде. Йөзе һәрвакыт көләч булыр, елмаймаган чагын хәтерләмим дә. Ләйсән, син безгә бик тә җитмәячәксең. Ул миңа туганым кебек бик якын иде, – диде ул.

  • Ләйсән Абдулхакова әти-әнисе янында – Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

КФУ профессоры Ләйсән Абдулхакова белән хушлашудан фоторепортаж

  • Ләйсән Равил кызы Абдулхакова (Тумашева) – тел белгече, профессор Диләрә һәм режиссер Равил Тумашевлар гаиләсендә 1954 елның 25 сентябрендә туа. 1976 елда Казан университетын тәмамлый. 1976-1981 елларда Казан университетының рус теле һәм тел белеме тарихы кафедрасы аспиранты, 1988-2007 елларда – ассистент, доцент, 2007-2011 елларда рус теле һәм тел белеме тарихы кафедрасы мөдире, 2011-2013 елларда рус теле һәм славян тел белеме тарихы кафедрасы мөдире, 2013-2015 елларда рус теле һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры булып эшли.
  • 2007-2011 елларда Казан университетының филология факультетының Гыйльми советы әгъзасы була. 2013-2017 елларда – Казан университеты каршындагы докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча совет рәисе. 2023 елның 31 июлендә вафат булды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100