«Диләфрүзгә дүрт кияү» – Казан филармониясенән җырлы-биюле спектакль
«Чулпан» мәдәни үзәгендә Казан шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль спектаклен күрсәтте. Яңа сулыш өрелгән тамашаны «Интертат» хәбәрчесе дә карады.
Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясе барыбызга да яхшы таныш. Сюжетын төгәл белмәсәгез дә, сезнең аның турында ишеткәнегез бар. 1970 нче елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанган һәм ярты гасырга якын театр репертуарында сакланган мәшһүр комедияне Казан филармониясе җырлы-биюле спектакль итеп тәкъдим итте.
Биюләр өчен «Казан» бию ансамбле җаваплы иде. Ә төп рольләрдә филармония артистлары: бик тыйнак һәм акыллы Җәмил – Айгиз Хәйдәршин, текә егет Шәкүр – Рафаэль Якупов, «карт кияү» Галим – Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, шәһәр тормышының иркә егете Исмәгыйль – Руслан Закиров. Алар һәркайсы Диләфрүз – Миләүшә Закированың мәхәббәте өчен көрәшә. Диләфрүзнең дус кызы Саҗидә ролендә – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Сөнәгатова, Амур – Алмаз Хәсәнов.
Фото: Казан шәһәр филармониясе матбугат хезмәте
Спектакль мюзикл форматына якынлаштырып эшләнгән. Әлбәттә, сюжет линиясе саклана, ләкин режиссер Чулпан Закирова тамашага яңа җырлар, канатлы сүзләр, биюләр кертеп җибәргән. Чегән биюләре, итальян җырлары, хәтта Рафаэль Якуповның берничә ел элек бөтен җирдә яңгыраган «Килмә дисең» җыры да сюжетка чак кына кереп урнаша. Әйтерсең, әлеге җырны автор үзе шунда язып калдырган булган.
Фото: Казан шәһәр филармониясе матбугат хезмәте
«Минем беренче ролем»
Спектакльдә катнашучылар бүгенге көндә берсе дә профессиональ рәвештә театрда хезмәт итми, алар барысы да җырчылар. Диләфрүз – Миләүшә Закирова үз юлын әле башлый гына, ул – Россия театр сәнгате институты – ГИТИС студенткасы, элек без аны әти-әнисе, танылган татар җырчылары Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина концертларында күрә идек. Берникадәр вакыт ул җырчы Ришат Төхвәтуллин төркемендә дә эшләп алды. Биредә исә ул нәфис, тыйнак кыз ролендә, сәхнәдә балкып кына тора, тавышы да яңгыравыклы, чиста.
Спектакльгә әзерлек барганда мин моңа кадәр куелган спектакльләрне карамадым, дөресрәге, бик карарга теләсәм дә, таба алмадым. Безнең белән бергә танылган актриса Рузия Мотыйгуллина эшләде, ул Камал театрында Диләфрүз ролен башкарган. Аның белән эшләү минем өчен зур шатлык иде. Әлбәттә, танылган гаиләдән булу зур җаваплылык өсти. Ләкин шул ук вакытта мин бик зур ярдәм сизәм, чөнки әти-әнием минем өчен үрнәк. Казан филармониясенә зур рәхмәт, мин монда эшләмим, коллективта яңа кеше, шулай да алар мине бик җылы кабул иттеләр.
Бу минем беренче ролем, бәлки шуңадыр да мин үземне сәхнәдә бик ябык итеп тота идем. Шуңа күп кеше минем өчен куркты, мин үзем дә ачыла алмам дип курктым. Ләкин Аллаһка шөкер, коллегалар ярдәме белән барысы да килеп чыкты.
Фото: Казан шәһәр филармониясе матбугат хезмәте
«Эшебезнең бәясен тамашачы бирә»
Аерым алып карасак, һәрбер актерның да үзенә күрә истә калган алымы, «йөземе» булды. Карт кияү – Галимне уйнаган Татарстанның халык артисты Фердинанд абый Фәтхигә дә «тьфу, тьфу» дип кенә утырдык, быел 65 яшь тулган икән аңа, шулай да яшьләргә бер дә бирешми үзе, уздырып та уйнады әле. Тамашачыларны кызык әйтемнәре белән иң күп көлдерүче ул булгандыр.
Шәкүр ролендәге Рафаэль Якуповны спектакль буе Салават Фәтхетдиновка охшатып утырдым. Белмим, ул моны үзе теләп эшләгәнме, ләкин сәхнәдәшләре белән талашып кызып киткәндә тавышы нәкъ Салават абый инде менә.
Без кечкенә чакта телевизордан карап үскән Ләйсән Сөнәгатова да бер үзгәрми кебек. Аның роле дә нәкъ сериалдагы кебек, әрсез, чая, егетләрне бармак белән генә әйләндереп көлә. Исмәгыйль – Руслан Закиров белән танго биюләре генә ни тора! Бигрәк ялкынлы бию булды ул.
Руслан – опера җырчысы, Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, читтән караганда бик җитди егет кебек. Ләкин сәхнәдә тудырылган образы аның капма-каршысы иде һәм ул аны бик шәп итеп булдырган. Итальянча да җырлап күрсәтте, сәхнәгә кап-кара мопедта гына җилдереп чыкты ул.
Минем моңа кадәр күп музыкаль спектакльләрдә уйнаганым бар иде. Иң беренче без әсәрне үзебезгә – йөрәгебезгә, тавышыбызга яткырырга тырышабыз. Эшебезнең бәясен тамашачы бирә. Ләкин беренче спектакльне тәкъдим иткәннән соң, инде өстәмәләрне куйдылар, шуңа өметләребез зур. Чын ир-атка җитмеш һөнәр дә аз, диләр, чын артистка исә җитмеш жанр да аз. Хәзер җырчы – ул җырчы гына түгел, ул – шоумен, артист, режиссер да була ала, музыкантлар белән эшли, мин барысын да якын итәм. Режиссер нәрсә эшлибез ди, шуны эшлибез!, – дип уртаклашты җырчы.
Фото: Казан шәһәр филармониясе матбугат хезмәте
«Иң мөһиме – омтылу»
Бүген татар сәхнәсендә музыкаль спектакльләр юк диярлек. Бәлки шуңа да әлеге куелыш тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителгәндер. Оештыручылар әйтүенчә, киләсе спектакльләргә билетлар инде калмаган.
Гомумән алганда, татар сәхнәсендә алга таба да шундый форматта яңа әсәрләр күрәсе килә һәм алар булыр дип ышанабыз
Спектакльнең режиссеры Чулпан Закирова исә әлеге әсәрне очраклы гына сайламавын әйтте, ул аңа балачактан якын булган, хыялда йөрткән спектакль.
Әлеге спектакль Камал театры сәхнәсендә күп еллар барган әсәр, ул классикага әверелде. Минем Камал театры баласы икәнемне бөтенесе беләдер инде, шуңа күрә мин шушы мохиттә үскән бала буларак, әлеге спектакльне сәхнәгә күтәрәсем килде. Чөнки бездә, филармониядә бик күп профессиональ актерлар, җырчылар, биючеләр бар – аларны барысын берләштерү өчен башыма шушы әсәр килде. Иң мөһиме – алга бару отмтылу, әгәр артистлар сиңа ышана икән, барыбер нәрсә булса да килеп чыгачак.
Фото: Казан шәһәр филармониясе матбугат хезмәте