Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызы Сәфинә турында еш сөйли. Әле яңа гына Сәфинәнең «переходный возрасты» бик авыр узуы турында әйткән иде. Бу юлы кызы җырчыны оялткан.
«Әни, синен мыегың бар», – ди. Шулай итеп мине оялтты. Мыек белән йөреп булмый бит инде, киттем алдыртырга. Шулай, җәмәгать, контрольдә тоталар. Бүген иртән «әни, синең чәчеңне буятырга кирәк инде» ди. Контроль көчле», – дип сөйли җырчы.