Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина кызына нервланып, тавышы беткәнче кычкырган: «Күршеләр шок хәлендәдер»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина кызына нервланып, тавышы беткәнче кычкырган: «Күршеләр шок хәлендәдер»
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге аккаунтында, кызы Сәфинә өчен борчылып, видео яздырган.

– Минем кәеф бүген менә шундый, һава торышы кебек, болытлы. Кичә нервландым, тавышым беткәнче акырганмын. Күршеләр шок хәлендә калгандыр инде…

Кызым Сәфинәнең яшүсмер чагы – «переходный возраст» – бик авыр чор. Ходай түземлек бирсен, дип әйтергә кирәк. Кайбер кешенең ул шома гына үтеп китә, әмма Сәфинә миңа охшаган, ахры. Мин дә әти-әниемне ничек борчуга салганымны хәтерлим. «Ут» идем!

Ә сезнең балаларыгызның авыр чоры ничек уза? – дигән Дилә Нигъмәтуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100