Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина үзгәргән

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина үзгәргән
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәләрен ярдәмчесе алып барачагын, ә үзе язылучылары белән элемтәгә «башка» Дилә булып чыгачагы турында хәбәр иткән иде. Җырчы үзгәрә башлаган, ул озын толымы белән хушлашырга булган. Социаль челтәртәрдәге сәхифәсендә аның яңа прическасы белән фотосы чыкты.

«Үземне белгәннән бирле чәчем озын иде. Сәхнәдә 20 елдан артык һәм һәрвакыт озын чәчтән идем. Күптәннән «карэ» кистерәсем килде. Ниһаять, тәвәккәлләдем. Яңа Дилә Нигъмәтуллинаны каршы алыгыз»», – дип язылган анда.

Халык яңа прическаны ошаткан. «Бик әйбәт булган, сөйләшкәндә дә шул чәчәне гел алга чыгарып, бер тынычлык бирми идең. Хәзер гел чәч тотып торасы булмас», «Яңа прическа бик килешә», «Сиңа бик килешә», «Гел озын чәч белән йөргән кебек тә түгел, бик матур», – дип хуплаганнар җырчыдагы үзгәрешне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100