news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Мин китәргә булдым»

news_top
Дилә Нигъмәтуллина: «Мин китәргә булдым»
Фото: © Салават Камалетдинов/ "Татар-информ"

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсеннән китәргә булган. Бу хакта ул язылучыларына үзе хәбәр итте.

«Мин китәргә булдым, әмма кире кайтырга вәгъдә итәм. Шулай килеп чыкты инде, тыелган социаль челтәр иң активы булды, биредә – минем тугры һәм яраткан язылучыларым. Сторисларны яратып алып бардым, сезнең белән аралаштым. Әмма соңгы вакытта үз сәхифәмне теләмичә генә алып барам, мин моны кабул итә алмыйм. Мин бар нәрсәне дә теләп һәм рәхәтләнеп эшләргә яратам. Мин ял итәргә кирәклеген аңладым, ниндидер вакытка отпуск алырга булдым. Әлегә аның күпмегә – айгамы, ике айга, ярты елгамы сузылачагын белмим.

Әмма! Сезнең белән элемтәне бөтенләй югалтмас өчен, минем концертларым һәм чаралар турында ярдәмчем хәбәр итеп торачак. Минем сәхифәмне дә ул алып барачак. Кире кайтырга вәгъдә итәм. Әмма бөтенләй башка булып кайтачакмын. Бу – минем тормышымда яңа бүлек булачак», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар