Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина «Сәхнә» журналы кичәсендә җыр сүзләрен оныткан: «Җырларны бутаганмын»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина «Сәхнә» журналы кичәсендә җыр сүзләрен оныткан: «Җырларны бутаганмын»
"Татар-информ"

14 ноябрьдә «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган юбилей концерты булды. Концертның беренче өлешендә җырчы Дилә Нигъмәтуллина чыгыш ясады, тик ул җырның кушымтасын гына башкарды.

Музыка җырның беренче куплетына җиткәч тә, җырчы аны яңадан куярга сорады, музыка башыннан яңгырады, әмма җыр башкарылмады. Җырчы сәхнәдә биеп торды, ә тамашачы алкышларын өзмәде. Аннан соң ул «Сорама» җырының кушымтасын башкарды. Соңыннан Дилә Нигъмәтуллина үзе дә: «Рәхмәт, дуслар! Ярты җырны булса да, бергәләп җырлап чыктык», – дип рәхмәт әйтте тамашачыга. 

«Сәхнә артында икенче җырны җырлап йөрдем. Әле күптән түгел генә чыккан яңа җырым «Сурәт»не кабатладым. Чыктым да, шул җырны җырларга телим, ә аранжировка башка – «Сорама» җыры. Ул җырны җәй көне бер-ике җырлаганмындыр инде, сүзләре искә төшми генә бит», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Җырчы социаль челтәрдәге аккаунтында да бу хәл турында язган, яшереп калдырмаган. Тавыш операторына башка аранжировка биреп, икенче җырны башкарырга әзерләнүендә җырчы бары тик үзен гаепле дип саный. «Нәтиҗә: репетициягә соңга калырга ярамый», – дип язган җырчы.  

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100