news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина сәламәтлегенә зарлана

news_top
Дилә Нигъмәтуллина сәламәтлегенә зарлана
"Татар-информ" архивы

Дилә Нигъмәтуллина үзенең авырып китүе турында хәбәр иткән иде. «Табиблар ярдәменнән башка булмый. Шуңа күрә хастаханәгә көндезге стационарга яттым. 1 ай ютәллим, ютәлләп ардым», – дип сөйләде ул.

Инде хастаханәдән чыкса да, җырчы әле һаман да тулысынча тернәкләнеп бетә алмауга зарлана.

«2 курс антибиотик, гормоннар, физиодәвалану… Шуларга да карамастан, ютәлне һаман җиңә алмыйм.

Өстәвенә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеге бозылды. Әле ярый аны ничек торгызырга икәнлекне беләм. Гормоннар аркасында бик нык тазарып киттем. Минем болай озак итеп авырганым юк иде әле», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар