news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина хастаханәдә: «Табиблар ярдәменнән башка булмый»

news_top
Дилә Нигъмәтуллина хастаханәдә: «Табиблар ярдәменнән башка булмый»
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Шушы арада Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Гыймаеваның бер-бер артлы авырып китүен язган идек. Дилә Нигъмәтуллина хастаханәгә үк эләккән.

«Мин үземә савыгып бетүне максат итеп куйдым. Башкача булмый да – яңа сезонга терелеп бетәргә кирәк. Табиблар ярдәменнән башка булмый. Шуңа күрә хастаханәгә көндезге стационарга яттым. 1 ай ютәллим, ютәлләп ардым.

Әлегә үз өстемә зур эшләр алмыйм. Үзегезне саклагыз! Чиргә азарга юл куймагыз! Бик әшәке вирус!» – дип язган Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчы шулай ук тамашачыларына һәм язылучыларына теләкләре һәм киңәшләре өчен рәхмәт белдерә һәм барысы да яхшы булачагына ышануын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар