Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина нәселле мәче асрау турында: «10 мең сумга ризык алдым гына, бетте дә»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина нәселле мәче асрау турында: «10 мең сумга ризык алдым гына, бетте дә»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Бусяның 4 бала табуы турында социаль челтәрдәге битендә хәбәр иткән иде. Шушы көннәрдә җырчы песи балаларын күрсәтте, алар шактый үскән. Ул аларны анасыннан аерырга ашыкмавы, рәхәтләнеп ана сөте эчүләрен, үсеп-ныгып китүләрен теләвен әйтте.

Шул арада 100дән артык кеше мәче балаларын алырга теләп язган. «Песи балаларын ничек бүләбез инде? Барысы да гадел булсын өчен, беренче сораган кешеләргә бирәбез», – дип язган җырчы.

«Бизнес», – дип шаярткан кемдер.

«Беренче тапкыр мәче алучыларны, бигрәк тә ул нәселле булса, алдан кисәтеп куям. Беренчедән, бу – чыгымлы эш. Икенчедән, нәселле булса, бигрәк тә шотланд песи – нәзберек. Алар кулга да сирәк килә. Бар ризыкны да ашамый. Безнеке билгеле бер төрле ризыкны гына яратып ашый. Ә балалаганнан соң, ул 3-4 тапкыр күбрәк ашый башлады. Бер көндә 10ар пакет ашый. Мин шаккатам. Күптән түгел генә 10 мең сумга ашамлык алдым, ул бетте дә. Песи баласы алганчы, мең тапкыр уйлагыз. Тиздән балаларына да ашарга ала башлыйбыз. Бу «бизнес» – «атас керемле», –дип кисәткән җырчы.

 

Фото: © Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100