«Әни булгач, хәтта песинең дә холкы үзгәрә икән. Буся – әни!» – дип хәбәр итә Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Буся – шотланд мәчесе. Ул 4 бала тапкан. Песи балаларын алырга теләүчеләр дә табылган.
Шотланд мәчеләре колаклары катланып, башына сыланып торуы белән аерыла. Дөрес, бөтенесенең дә колаклары сыланып, ятып тормый. Бер үк ана песидән тегендие дә, мондые да туа.