Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә бер фатирда табылган биш нарасыйны сатарга җыенганнар дип фаразлыйлар

Якынча версия буенча, бу балаларны суррогат аналар тапкан.

news_top_970_100
Мәскәүдә бер фатирда табылган биш нарасыйны сатарга җыенганнар дип фаразлыйлар
https://pixabay.com

Мәскәүдә бер фатирда биш яңа туган сабый янында булган Кытай хатынын тоткарлаганнар. Балаларның иң кечесе туганга берничә көн булуы, иң олысының ярты ел чамасы элек туганлыгы билгеле. Аларның ата-аналары кем булуы да ачыкланмаган әле. Якынча версия буенча, бу балаларны суррогат аналар сату өчен тудырган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. 

Аргуновская урамындагы видеокүзәтү камерасы төшергән кадрларда подъезддан полиция хезмәткәрләре чыкканы күренә, алар биш баланы алып чыгалар. «Фатирда балалар янында ике өлкән яшьтәге хатын була. Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре балаларның ата-аналарын эзли, вакыйганың сәбәпләрен ачыклый», — дип аңлаткан Тикшерү комитеты вәкиле.

Балаларны очраклы гына табалар. Сабыйлар бик каты елагач, тавышны күршеләр ишетеп ала. Алар полиция чакыра. Күрше-күлән фатирдагы хатыннардан күптән шикләнеп йөргән булган.

«Мин аларның әйберләр алганын, памперслар, пеленкалар, уенчыклары күтәреп кайтканын күрдем. Аның пакетлары күп булгач, ирем ярдәм тәкъдим итте», — ди бер хатын.

Хәзер балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. «Балаларга берни янамый, алар хастаханәдә. Опека органнары тикшерә, шуннан соң барысын да белербез», — ди Мәскәү буенча бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау идарәсе җитәкчесе Ольга Ярославская.

Бер версия буенча, балаларны чит илгә сату өчен тудырганнар. Фатирда яңа туган сабыйларга кытай телендә язылган документлар табылган. Өй эче пычрак, бөтен җирдә әйберләр, су һәм исерткеч эчемлекләрдән калган шешәләр бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100