Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әдилә Сәфәрова: «Кеше башына берәр кайгы төшсә, башкалар сөенә»

Алып баручы, журналист Әдилә Сәфәрова үзенең Инстаграм сәхифәсендә намус турында фәлсәфи фикерен язган.

news_top_970_100
Әдилә Сәфәрова: «Кеше башына берәр кайгы төшсә, башкалар сөенә»
pixabay.com/ru

«Намус. Һәркем төрлечә аңлый. Бу төшенчә югалып та бара кебек. Бүгенге җәмгыятьтә бер-береңне алдау, урлашу, кеше хакына керү нормаль күренешкә әйләнеп бара.

Дин безне ничек өйрәтә? Аллаһтан куркырга, кешеләрдән оялырга. Кешеләрдән оялабызмы соң? Оялу төшенчәсе бармы хәзер?

Кеше өлеше дип тормыйбыз, үзебезгә күбрәк умырырга тырышабыз. Кеше ярлары дип тормыйбыз, үзебезнеке итәргә тырышабыз. Эшнең остасымы син юкмы, шул эшкә алынасың. Ә кеше сиңа ышанып тапшыра. Дөресме шулай?

Намус төшенчәсе югалган бу чорда кешегә карата хөрмәт тә кими, кешедән оялу, кеше хакын санлау бетә. Кешегә карата мәрхәмәтлелек азая. Йөрәкләр таш бәгырьлегә әверелә. Кеше башына берәр кайгы төшсә, башкалар сөенә. Ярдәм кулы сузасы урынга. Замана алда бар ди, кеше башларын таптап алга чап ди.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләрендә ничек өйрәтә безне? Изге эшләрдә ярышыгыз, ди. Ә хәзер кешеләр байлыкта ярыша. Мөмкинлеге бармы-юкмы, күршесен уздырырга тырыша. Уздырып та, бәхет табамы? Күңеле, җаны тынычлык аламы?», — дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100