«Татар җыры» премиясе лауреаты, җырчы Диләрә Илалетдинова 17 февральдә беренче баласын тапты. Бүген ул инстаграмдагы сәхифәсендә баласына бер ай булуын яза һәм сабыйның фотосын да күрсәтә.
«Бүген безнең Шахзадә Даниярга 1 ай», — дип яза ул.
Инстачылар Диләрәне котлый, «күз тимәсен», «тәмлүшкә», «исен иснәсәң иде», «менә дигән Шахзадә», дип язалар.
Барысы да исәнлек, бәхет тели.
Диләрә Илалетдинова ире белән төшкән туй фотосын күрсәткән иде.