Диләрә Илалетдинова ире белән төшкән туй фотосын күрсәтте

«Син минем тормыш терәгем, илһамым!» — дип яза җырчы.

Җырчы Диләрә Илалетдинова инстаграмдагы сәхифәсенә туй фотосын куйды. Бүген аның иренең туган көне икән.

«Бүген минем тормыш иптәшемнең туган көне! Җимешем, чын күңелдән котлыйм сине! Сиңа карата мөнәсәбәтем һәм ихтирамым нинди икәнен беләсең. Син минем тормыш терәгем, илһамым! Мин сине яратам! Калганын үзеңә әйтермен кайткач», — дип яза Диләрә.

Инстачылар котлауларга кушыла. Туганнары да теләкләр язып калдырган. «Энебез Русланны без дә туган көне белән котлыйбыз! Аңа исәнлек, озын гомерләр, эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез», диләр.

Диләрә былтыр яз кияүгә чыкты. Хәзер ул бәби көтә. Яшь җырчы «бәби көткәндә» сериясеннән яңа фотоларын социаль челтәргә куеп бара. «Ачып күрсәтәсе генә калды»: авырлы Диләрә Илалетдинованың фотосын ошатмаганнар, дип язган идек.