Диабет белән авырган 23 яшьлек кызын җирләгән ана: «Инвалидлыгын да алганнар иде»
Эльвира апа Хәертдинованың сәхифәсенә социаль челтәрләрдә юлыктым. «Яшәп калырга ашыктың, балакаем. Аллаһы Тәгалә тарафыннан биргән сәләтләреңне кулланып калдың. Инде хәзер Аллаһның рәхмәтендә бул, балам…» – дип, әни кеше үзенең 23 яшьлек кызы Ландыш белән хушлаша. Әлеге сүзләр мине битараф калдырмады – Ландыш истәлегенә язма әзерләдек.
«Тылсымлы көнне туганмын бит мин, әни»
Гомере буе шикәр чире белән авырган Ландыш ишемик йөрәк авыруы белән китеп барган. Шикәр чире бала чагында ук ачыкланса да, Ландыш үзен һәрвакыт яхшы хис иткән, күңеле шат булган. Баланың хәле кинәт начарланып, 1 ел эчендә кояшта кипкән гөл кебек сулуын Эльвира апа, бозым түгелме икән, дип тә уйлый. «Бер генә дә үләр дип үстермәгән идек бит без аны», – дип өзгәләнә ул.
Ландышыбыз шундый матур кышкы көндә дөньяга килде. Туган көне – 2001 елның 1 гыйнвары. Үзе дә туган көнен шундый нык ярата иде. «Тылсымлы көнне туганмын бит мин, әни», – дип, гел шуны искә ала торган иде. Бик актив бала булды. Тәпи киткәндә дә йөреп түгел, йөгереп китте. Бәләкәй генә булса да теттереп сөйләшә торган иде.
Аны кечкенә вакытында ата каз талаган иде. Кунакларны озатканда машинаны чыгарырга дип капканы ачтык. Шул арада бала чыгып йөгерде. Күршеләрнең казлары безнең кырыйда гына булган. Ата каз артык авырттырып та таламагандыр аны, ләкин канаты белән бәргәннән бала куркып калгандыр дип уйладык. Шул вакыйгадан соң сабый хәлсезләнде. Даими күтәртеп йөри башлады. Без инде балалыгы белән күтәртә дип уйладык. «Син зур кыз инде, күтәртмә», – дип ачулана торган идем.
Берсендә төш вакытында эштән кайтсам, бала һаман йоклый. Өйдәгеләр «иртәдән бирле тормады, бигрәк озак йоклады бүген» диләр, бала йоклаганга сөенәләр. Уятып-уятып карыйм, күзен дә ачмый, ята. Тиз арада хастаханәгә алып киттек. Анализлар тапшыруга, балалар табибы яныбызга очып диярлек килеп керде. «Нәселегездә шикәр чире белән авыручылар бармы?» – ди. Әнә шул көнне «шикәр авыруы» дигән диагноз куеп, инсулинга утырттылар баламны.
Инде ничә еллар диабет белән чирләсә дә, аның ул шикәр чире белән безне интектергәне дә, үзе интеккәне дә булмады. Мәктәптә тырышып укыды. 9нчы класстан соң Актанышка китеп, техникумга укырга керде, хисапчы һөнәрен алды. Ландыш бик матур итеп җырлый иде. 1нче сыйныфтан ук «Йолдызлык» фестивальләрендә катнашты, бик матур итеп рәсем ясады, мунчала бәйләү, сәйләннәрдән муенсалар, беләзекләр, картиналар ясау кебек кул эшләренең барысына да оста булды. Җырларга яратса да, студент вакытында җырлавын ташлады. Әле соңгы юлга озатырга килгән кураторы да: «Ландыш безгә 1нче курста вакытта бер генә җырлап күрсәтте. Тавышына сокланган идек. Башка бер дә җырламады», – дип әйтеп торды.
Ә менә кәгазе белән карандашы үлгәнче янәшәсендә булды. Инде коры сөяккә калгач та, урын өстендә килеш тә рәсемнәр төшереп утырды. Аниме геройларын, хайваннар, табигать күренешләре, портретлар – барысы да бар иде аның уйларында. Күңеленә нәрсә килә, шуны төшереп куя иде. «Мин бүген йоклый алмадым әле», – дип, иртә таңнан табигатьне фотога төшерергә чыгып китә торган иде. Телефонында иртәнге томан вакытында төшергән шундый матур фотолары бар. Матурлыкны күрә белә иде ул.
Соңгы рәсемнәрен яткан җирдән ясады. Почеркы да икенче, куллары калтыранганы сизелеп тора. Бер рәсемен ясап бетерергә өлгерә алмаган. Ал төстәге фламинго кошын ясый башлаган булган. Сеңлесенә: «Монысын син ясап бетерерсең», – дип әйткән.
Өшкертергә бер бабайга йөри торган идек. Сеңлесенә: «Шул бабайга бер картинамны бүләк итәсем килә», – дип әйткәне булган. Ландыш киткәннән соң үтенечен үтәдек менә, өшкерүче бабайга ясаган барлык рәсемнәрен күрсәттек тә, үзе теләгәнен сайлап алды, – ди Эльвира апа.
Бик тә дизайнер булырга хыялланган иде. «Башта тотанаклы белем ал, диплом ал, аннан соң яңадан дизайнерлыкка укырсың», – дидек. Әмма Актанышта көллиятне тәмамлаганнан соң нигәдер яңадан укырга керү теләге булмады инде, – ди Эльвира апа.
«Энеләре белән сеңлесен үзе карап үстерде»
Ландыш күп балалы Хәертдиновларның иң өлкән кызлары була. Эльвира апа белән Юлдаш абый тагын 2 малай һәм 1 кыз тәрбияли.
«Аллаһы Тәгалә сабыйларны бирә торды, таба тордым. Рәхәтләнеп бала сөйдек, үкенерлек булмады анысы. Ландыш энеләре белән сеңлесен дә үзе карап үстерде. Булат туганда, Ландышка 3 яшь иде. Берсендә килеп керсәм, Булат елап ята, ә Ландыш бала караватына кереп баскан да энесенең астын алыштырмакчы була. «Туктап тор, кызым. Әйдә булышам», – дип, бергәләп астын алыштырдык. Шул бер күрсәтүдә барысын да аңышып алган да, икенче керүемдә инде үзе алыштырып ята.
Сеңлесе Айгөлне дә, иң төпчегебез Юнысны да бик яратты. «Юнысны артык иркәлисез», – дип, безне ачулана иде, ә үзе гел шуңа әйбер ташыды. Гомумән, бала-чаганы бик яратты. Сабантуйларга чыгып аквагрим ясый иде балаларга. Бөтен авылдагы бала Ландыш апаларын көтеп ала торган иде. Шәһәр тирәләрендә ул аквагрим өчен икеләтә кыйммәт бәяләр куялар, ә бу бала 150 сумга ясый. Шул ясаган акчага икенче юлы ясар өчен карандашлар, буяулар алып кайта. «И кызым, бер файдасы да калмый бит үзеңә», – ди торган идем. Шулай рәхәт иде инде аның үзенә, күңеле өчен йөри иде.
«Дәвалануларының бер файдасы да булмагач, әбиләргә дә йөрттек»
Авырулары кисәк кенә аяктан екты. Шуңа күңелгә «бозым түгелме» дигән шик тә керде, әбиләргә дә йөрттек. Кисәк кенә эче китте бит аның. Казан хастаханәсенә килеп эләккәнче, безгә Чаллы, Лениногорск, Әлмәт хастаханәләрендә ятып чыгарга туры килде. Казанга килгәч, табиблар: «Ниндидер инфекция эләктергәнсез дә, шуны дөрес дәваламаганнар, болай да авыру организмына шул тагын да зыян салган», – диделәр.
Сентябрдән апрель аена хәтле хастаханәләрдә ятканнан соң, «өйнең стеналары да дәвалый» дип кайтарып җибәрделәр безне. Көзне дә, кышны да күрмәде…. Ашавын да, даруларны да гел контрольдә тотарга кирәк булганга, Ландышны берара күрше районда яшәүче әни үзенә алып кайтып карады. Хәзер дә менә телефоным шалтыраган саен «Ландыш түгелме» дип алам. Чөнки баланы зиратка илтеп куйган кебек түгел, әнидә кебек ул миңа. Баштарак хәле булмады, тотынып кына йөрде. Соңрак тернәкләнеп китте, Ландыш үзе дә ашарларга пешереп тора, савыт-сабаларны юып куя ала башлады. Яшелчәле ризыклар әзерләргә яратты. Бик тәмле итеп ашарга пешереп куя иде өйдә вакытта да. Азрак торгач, әнигә «син дә ял итәрсең, Ландыш та сагынгандыр» дип, баланы өйгә алып кайтып киттек.
Өйгә кайткач берара хәле әйбәт булды. Аннан «хәлем юк, йөри алмыйм, әни» дип ята башлады. Җитәкләп кенә урамнарга алып чыга торган идем. Куяннар янына бара, аларны ашата торган иде. Инде тора алмый башлагач та сеңлесенә куянны өйгә алып кердергән, – ди Эльвира апа.
Хәле авырая барса да, Ландыш хастаханәгә барудан баш тарткан.
Туйган, арыган булгандыр инде хастаханәләрдә ятулардан. Шул 1 ел эчендә бик интекте бит инде балам. Эче китүен 3 ай ярымда туктаттылар аның. Тик ул вакытка ябыгып, коры сөяккә калган иде инде. Даруларының да бер файдасы булмады. Соңгы вакытта эчәсе дә килми башлады. Мин ачуланганга гына каба торган иде...
Таныш-белешләребез: «Бик интекте бит инде ул бала, әле – бер, әле икенче җире авырта торган иде, хәзер тынычланып калгандыр», – диләр. Әмма без алай дип, барыбер бер үләчәк, дип үстермәдек аны. Шикәренә зарланмады, 18 яшендә «кулың-аягың эшли, күзең күрә, үзеңне әйбәт хис итәсең» дип, инвалидлыгын да алганнар иде.
Дәвалануларының бер файдасы да булмагач, әбиләргә дә йөрттек. Күз тиюне вакытында өшкермәгәннәр, шул бозым булып утырган, диделәр. Берәү дә сиңа ак көнләшү белән карамый бит, көнләшкәндә кара көнләшү белән көнләшәләр. «Сөбханаллаһ» дип карамаганнардыр инде. Эч китү дә шул бозым вакытында була икән. Бер эчкән даруының да ярдәме тимәде бит. Шикәр чире белән дә бик озак яшәүчеләр бар. Ә минем балам 1 ел эчендә сулды, – ди әни кеше.
Бу дөньядан китәчәген сизгәнгәме икән, Ландыш, авырый башлаганчы, сөйгән яры белән дә араларын өзгән.
Бик яхшы егете бар иде. Бер дигән итеп йөрделәр. Әмма үзе кисәк кенә ташлады аны. Бик яратып, «укып бетерү белән Ландышка өйләнәм» дип йөргән иде, югыйсә. Ул аны бик ярата иде, егете белән әле дә аралашып торабыз. Ландышны озатырга да килде. Хастаханәләрдән кайтканда да таксидан каршы алып, әнигә хәтле илтеп куйды. Ландыш аның белән аралары бозылуның сәбәбен беребезгә дә әйтмәде, серен үзе белән алып китте, – ди Эльвира апа.
«Үз күз алдымда, үз кулларымда китеп барды»
Өзелеп сагынган вакытларында Эльвира апа Ландышны төшендә күрергә өметләнә, бер хәбәр салыр, дип уйлый. Әлегә күрше апасына кергән төшне юрап юаналар.
Күрше апабызның төшенә бик матур булып кергән. Шул төшне диндәге бабаебызга барып сөйләгән идек: «Һичшиксез оҗмахта бу бала», – дип әйтте. Үзебезнең төшкә бер дә кергәне юк. Шуңа, «әллә үпкәләп киттеме икән» дип тә тынычлана алмыйм. Үзе торсын, йөрсен дип тырыша торган идем шул. «Кул-аякларың оемасын, кызым», – дип, торасы килмәгән вакытларында да утыртырга, торгызырга тырыштым. Ләкин социаль челтәрләренә куйган соңгы җырларының берсе – әни турында. Шуңа, үпкәсе булмагандыр, дип тә уйлап куям.
Әтиебез – аеруча бала җанлыклы безнең, бик йомшак кеше. Ул да бу кайгыдан сыгылып төште. Һәр көнне Ландышны роддомнан алып кайткан чагын искә төшерә. «4 каттан кош тоткандай сөенеп күтәреп төшкән идем бит мин сине, кызым, иреннәрең күбәләк кебек иде», – дип, гел шуны сөйли. Эшенә бик авырлык белән генә чыгып китә. Ул болай да бик нечкә күңелле минем, кызыбыз да шундый иде. Икебез дә мондый булсак, балаларны кем тота безнең дип, минем үземә азрак корырак булырга туры килде. Ландыш ул үзе дә әтисе кызы булды, гел әтисенә елыша торган иде.
Былтыр улым Булат армиягә китү белән, Ландыш авырый башлады. Әмма энесен көтеп җиткерде. Әле Булат кайтып, бергәләп аралашырга, сөйләшергә җитештеләр, шунысы үкенечкә калмады, дим. Айгөлебезгә 12 яшь, ул да барысын да аңлый инде. Ә менә 5 яшьлек Юныска Ландышның кире кайтмаячагын аңлата алмыйбыз. Без аңа: «Апаңны Аллаһы Тәгалә үз янына алды», – дидек. Әле кичә әтисенә: «Эх, Аллаһы Тәгалә апаны бер генә көнгә безгә биреп торсын иде», – дигән. Ландыш үзе дә эне-сеңелләре өчен җанын ачып бирә, бөтен булганын шуларга тота торган иде. Быел туган көнен Казанда хастаханәдә уздырырга туры килде. Ичмасам, өйдә бәйрәм булсын әле дип, эне-сеңелләренә Мөслимнән ролларга заказ биреп сыйлады.
Бик сагынам үзен. Фотоларын карыйм, шул фотолардан битләрен сыйпыйм. Ходай шундый сынау биргән икән, инде бу соңгы кайгыларыбыз булсын, калган балаларыбызны тигезлектә тәрбияләргә язсын иде. Ландышыбыз гомергә күңелебездә яшәр, гел безнең белән янәшә булыр.
Кешеләр сугыштагы балаларының гәүдәләрен таба алмый. Кайберәүләр исәнме-түгелме икәнлекләрен белми. Бер миңа гына килмәде бала хәсрәте, бала хәсрәте бит ил буйлап, дим үземә... Минем балам үз күз алдымда, үз кулларымда китеп барды... Тормышны күрә алмавы, шулай иртә китүе генә бик үкенечле, – ди Эльвира апа.
Эльвира апа, Юлдаш абый һәм Ландышның башка якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ландышның урыннары оҗмах түрләрендә, караңгы гүрләре якты булсын…