Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диңгез буенда ял итүче Рөстәм Нәбиевкә хәер биреп киткәннәр

Блогер башта хәер биргән хатынның ниятен аңламыйча торган.

news_top_970_100
Диңгез буенда ял итүче Рөстәм Нәбиевкә хәер биреп киткәннәр
https://vk.com/public211248813

Хатыны белән Дубайда ял иткәндә Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевкә хәер биреп киткәннәр. Бу хакта блогер көлә-көлә яңа теркәлгән телеграм каналында сөйләгән.

«Менә монда телефонны карап утырып тора идем. Яныма бер хатын-кыз килде дә, тимер акчалар калдырып китте. Мин башта аңламыйча тордым. Аңыма килгәндә ул янымнан китеп барган иде инде. Шулай итеп берничә көн утырып торсам ялыбызны акларга була икән», — дип көлгән ул.

«Хәзер блогерлар ничек яшәр дип кайгыручылар күп булды бит. Менә шулай яшәрсез», — дип шаярткан Рөстәмнең бер виртуаль дусты.

«Дөньяда изге күңелле кешеләр бетмәгән шул әле», «Хәер бирергә ниятләгән инде» — дип комментарий калдыручыларга: «Аллам сакласын, минем өчен бу бик сәер», — дип җавап кайтарган Рөстәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100