Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутатлар Лаешта: министр урынбасарына тәнкыйть, кырга су сибүчеләргә дәүләт ярдәме

2010 һәм 2021 елгы корылык кабатланса, республика халкын ничек итеп яшелчә белән тәэмин итәргә? Татарстанда мелиорация ничек торгызыла? Уңышлы мисаллар бармы? Әлеге сорауларга җавап табу өчен Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Лаеш районы Нармонка авылына күчмә утырышка җыелды.

news_top_970_100
Депутатлар Лаешта: министр урынбасарына тәнкыйть, кырга су сибүчеләргә дәүләт ярдәме
Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышында озак еллар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты.

Депутатларның Лаеш районында җыелуы юкка түгел. Биредә «Нармонка» агрофирмасы 970 гектарда яшелчә һәм бөртекле культураларны су сиптереп үстерә.

Кәбестә басуы

Фото: © Салават Камалетдинов

Утырыш башланганчы кунаклар бәрәңге, кәбестә һәм арыш басуын күзәтеп кайтты. Бөтен басулар да бүген өметле. Мәсәлән, бәрәңге ишле тишелгән. Җәй азагына яхшы уңыш көтәргә була.

«Нармонка» агрофирмасына 1,6 млрд сум акча кертеләчәк

«Татагролизинг» оешмасының (»Нармонка» агрофирмасы шуның составында) гендиректоры Азат Җиһаншин «Нармонка яшелчәләре»дип аталган инвестиция проекты белән таныштырды. Инвестиция – акча кертүне аңлата.

2022-2026 елларда агрофирмага 1,6 млрд сум акча кертеләчәк. Шуның 15 проценты – үзебезнең акча, 35 проценты – дәүләт ярдәме һәм калган 50 проценты – кредит, – дип таныштырды Азат Җиһаншин. Бүгенге көндә агрофирма 803 мең еврога бәрәңге алу комбайны өчен кредит рәсмиләштергән. Шуның 20 проценты – үзләренең акчалары.

2026 елга сугару мәйданын 1,7 мең гектарга җиткерергә җыенабыз. 18 су сиптерү агрегатын урнаштырып, эшләтеп җибәрдек. Аларны 31гә җиткерергә телибез. Унсигез агрегатның ундүрте «Казан сугару техникасы заводын»да җитештерелгән, – диде Азат Җиһаншин.

Азат Җиһаншин

Фото: © Салават Камалетдинов

Инвестиция проекты шулай ук машина-трактор паркын яңартуны һәм яшелчә саклау складлары төзүне дә үз эченә ала. Ике складның һәм яшелчә кабул итү цехының нигезе салынган. Депутатлар төзелеш мәйданын карап китте. Былтыр агрофирмада 5 мең тонна яшелчә саклауга исәпләнгән склад кулланышка тапшырылган булган. Былтыргы яшелчә шушында сакланган. Алар язгы ярминкәдә тулысынча сатылып беткән, шуңа күрә склад бушап калган. Анда әлегә Бельгиядән кайтартылган бәрәңге утырту комплексы саклана. Аерым залда яшелчәне юып, капчыкларга тутыра торган җиһаз утыра. Ярминкәгә озатылган кишер һәм чөгендер шуның аша узган.

Яшелчәне юып, капчыкларга тутыра торган җиһаз

Фото: © Салават Камалетдинов

Җитәкчелек дүрт елдан соң яңа складларның сыйдырышлыгын 55 мең тоннага җиткерергә планлаштыра.

Азат Җиһаншинның урынбасары Илһам Вәлиев бәрәңге басуын быел кырык гектарга арттырып, 200 гектарга җиткерүләрен әйтте.

Илһам Вәлиев

Фото: © Салават Камалетдинов

Яшелчә мәйданнарын ун процентка арттырган оешмаларга хөкүмәт гектарына 40 мең сум субсидия бирә дигәч, без кызыксындык. Узган елгы ярминкәләр шәһәр халкын кулай бәядән яшелчә белән тәэмин итәргә кирәклеген күрсәтте. Шулай итеп, бәрәңгене быел 200 гектарга, кәбестәне 60 гектарга утырттык, чөгендерне 90 гектарга, кишерне 30 гектарга чәчтек, – диде Илһам Вәлиев.

Складта кишер белән чөгендерне юып, өч, биш һәм ун килограммлап капчыкка тутыру, саклау каралган. Андагы микроклиматны компьютер көйли һәм яшелчәне яңа уңыш алганчы саклау мөмкинлеге бирә.

Сугаруга дәүләт ярдәме 100 млн сумнан 800 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин

«Татмелиорация» оешмасының генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин Татарстанда мелиорациягә соңгы биш елда гомуми инвестиция күләме 3,3 млрд сум тәшкил иткәнен әйтте. Монда федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да акча кергән.

Уңда – Рөстәм Сөнгатуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Россиядә башка җирләрдә мелиорация төбәк бюджетыннан финансланмый, ә Татарстан Президенты ел саен гидротехник корылмаларны ремонтлауга 150 млн сум, насослар, су сиптерә торган җиһазлар алуга 100 млн сум, урманнар ярдәмендә җирне саклауга 150 млн сум, туфракны известьләүгә 300 млн сум акча бүлеп бирә, – диде Рөстәм Сөнгатуллин.

Рөстәм Сөнгатуллин сугаруны оештырырга теләүче хуҗалыклар «Татмелиорация» оешмасын мөрәҗәгать итә алуын әйтте.

– Без проект-смета документациясен әзерлибез. Әгәр алар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайлавы аша үтә алса, проектны тормышка ашыру өчен чыгымнарның илле процентын дәүләт кире кайтара. Дәүләт ярдәме 100 млн сумнан 800 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин, – диде ул.

Эш тәртибе болайрак. Башта белгечләр сугару мәйданын билгели. Аңа су чыганагы сайланырга тиеш. Аннары схема проектлана, насос станциясе куела, су сиптерү аппаратына таба торба сузыла.

Рөстәм Сөнгатуллин 2016 елда сафка баскан «Казан сугару техникасы заводын» да телгә алды.

- Завод елына 150 машинага кадәр җитештерә ала. Татарстаннан тыш, төп сатып алучылар рәтенә Алтай, Чувашия, Мордовия, Марий-Эл республикалары керә. Детальләрнең 70 проценты үзебезнең илдә җитештерелә, –  диде ул.

«Татмелиоводхоз идарәсе» директоры Марс Хисмәтуллин сугаруны оештырырга теләүчеләр өчен дәүләт ярдәмен санап үтте.

Марс Хисмәтуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Беренчедән, буалар дәүләт хисабына төзекләндерелә. Республикада соңгы ун елда 450 гидротехник корылма төзекләндерелде һәм 32 мең гектар сугару җирләре булдырылды. Икенчедән, сугару җиһазлары алырга теләгән оешмалар чыгымнарының җитмеш процентын субсидия рәвешендә кире кайтара ала. Мәсәлән, моңа насос станциясе, тамчылап су сибү системалары алу керә. Торба сузу чыгымнарының илле проценты кайтарыла, – диде Марс Хисмәтуллин.

Марс Хисмәтуллин да бу программада катнашу өчен проект-смета документациясе кирәклеген әйтте. Ул үз чиратында моны «Тататмелиоводхоз идарәсе» белгечләре эшли алганын белдерде. Марс Хисмәтуллин соңгы илле елның утыз бише коры килгәнен һәм мелиорациядән башка яшелчәдән зур уңыш алып булмаганын аңлатты.

Марат Әхмәтов югары игенчелек технологиясе булдырылган очракта гына сугаруның файдасы бар дигән фикердә.

Басуларга су сиптерү үсемлекнең уңдырышына эшләргә тиеш. Аның өчен орлык яхшы, җир әйбәт эшкәртелгән, үсемлекләрне саклау чаралары күрелгән булырга тиеш. Бөтен эшләрне җиренә җиткереп башкарсаң, су сиптерүнең файдасы булачак. Ертык технологиягә су сиптереп утырсаң, җирне катыруга һәм чүп үләне үстерүгә китерә. Бу мәсьәләгә комплекслы карарга кирәк, – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов якын киләчәктә сугару мәйданын 50-60 мең гектарга җиткерергә кирәклеген белдерде. Моның өчен сугару эшләрен оештырган оешмаларга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү программасы кабул ителгәнен искә алды. Алда билгеләп үткәнчә, әлегә сугару мәйданы 32 мең гектарны тәшкил итә.

«Комитет утырышына болай әзерләнмиләр!»

Дмитрий Яшин

Фото: © Салават Камалетдинов

«Нармонка» агрофирмасы һәм мелиорация эше белән танышканнан соң, авылның мәдәният йортында комитетның күчмә утырышы узды.

Утырышта төп доклад Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин өстендә иде. Ул чыгыш өчен бирелгән унбиш минут вакытның дүрт минутында кыскача гына вәзгыять белән таныштырды да, сорауларга җавап бирүгә күчте. Өч депутаттан сорау килеп иреште. Җаваларның эчтәлегенә ризасызлык белдереп, комитет рәисе Азат Хамаев Дмитрий Яшинны тәнкыйтьләде.

Азат Хамаев

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу урынның стенограммасын китерәбез.

Дмитрий Яшин: Узган ел мелиорациянең әһәмиятен күрсәтте. Сугаруның үсеш перспективасы бик зур. 2010 елдан соң 32 мең гектар җир сугарылды, 200 километрдан артык суүткәргеч торбалар салынды. Соңгы 7 елда мелиорациягә 6,4 млрд сумнан артык акча кертелде.

Бүген гидротехник корылмаларны тулысынча инвентаризацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсе тора. Инвентаризация сугаруны арттырырга ярдәм итәчәк.

Фото: © Салават Камалетдинов

Депутат Таһир Һадиев: Бездә 800 һәм аннан күбрәк эре терлек тотучы эре оешмалар бар. Малларны азык белән тәэмин итү мәсьәләсе беренче урында тора. Сөт җитештерүчеләр никадәр күләмдә су сиптерелә торган кырлар белән тәэмин ителгән? Без яшелчәне күп җитештерәбез. Киләсе уңышка кадәр аны кайда сакларга? Нинди планнарыгыз бар?

Таһир Һадиев

Фото: © Салават Камалетдинов

Дмитрий Яшин: Күп кенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр азыкны саклауга мөмкинлекләр булдыру өчен проект-смета документациясе әзерли. Мал азыгы әзерләү буенча. Бүген азык культураларын әзерләү өчен сугару мәйданнарын булдырган хуҗалыклар бар.

Таһир Һадиев: Алар ничә процент тәшкил итә?

Дмитрий Яшин: Без бергә күп кенә белешмә турында фикерләштек. Мал азыгы буенча исәпләп чыгарырбыз һәм белешмәне тәкъдим итәрбез.

Депутат Николай Атласов: Бүген экономия, нәтиҗәлелек, акча җәлеп итү турында күп сөйләделәр. Хәзер җитештерү артты, әмма азык-төлеккә бәяләр үсә. Быелга нинди фаразлар, күрсәткечләр булачагын аңларга телим. Бәяләр көйләнәчәкме?

Николай Атласов

Фото: © Салават Камалетдинов

Дмитрий Яшин: Бәя сәясәте базар конъюнктурасыннан торачак. Узган ел көньяк төбәкләрдән бәрәңге һәм башка яшелчәләр кайтару өзелде. Һава торышы аркасында безнең республикада уңыш җитәрлек булмады. Гәрчә без ярминкәләрдә бәяне базар бәясеннән түбәнрәк тотарга тырыштык. Бүген нинди бәяләр фаразлыйбыз... Һава торышы әлегә уңыш начар булмас дигән өмет бирә.

Азат Хамаев: Сез, бәлки, исәпләгәнсездер, 2022 елга планнарыгыз бардыр? Бизнес-план, бәяләргә фаразлар бардыр бит? Исәпләмисезме әллә?

Дмитрий Яшин: Андый исәпләүләр бар. Мин өстәмә бирермен.

Азат Хамаев: Исәпләүләрегез булса, сугарылган җирләрдән күпме табыш булачак?

Дмитрий Яшин: Үзем белән андый мәгълүмат юк.

Азат Хамаев: Сез, гафу итегез, Дмитрий Александрович. Бездә мондый докладның беркайчан да булганы юк. Ничә ел депутат булып эшлим. Сез ничек әзерләнгәнсездер, белмим. Комитет утырышына болай әзерләнмиләр! Сезнең 10-15 минутлык докладыгыз булырга тиеш иде. Мелиораторлар көче белән шулкадәр эш башкарылганы, бюджеттан шушындый ярдәм булганы турында. Федераль бюджеттан, республикадан. Сез нәрсә? Бүген генә дөньяга килгән кебек. Докладны болай әзерләмиләр. Мин үзем министр булып эшләдем. Мондый белгеч белән мин озак эшли алмас идем.

Марат Әхмәтов: Кисәтү дөрес. Дмитрий Александрович, бу беренче һәм соңгы очрак булыр дип өметләнәм. Министр урынбасары статусында ярты ел гына эшләвен исәпкә алыйк. Вәзгыятьне фаразлап, алга таба исәп-хисап белән чыгыш ясагыз. Сез бит теманы беләсез.

Марат Әхмәтов

Фото: © Салават Камалетдинов

Азат Хамаев: Килештек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100