Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат Айрат Фәррахов мәетләрне яру турында: «Бу эштә акча эшләү, бизнес төзү – мәсхәрә»

«Интертат» Татарстанда мәетләрне, аерым алганда олы яшьтәге кешеләрне сәбәпсез яру турында теманы дәвам итә. «Интертат» хәбәрчесе әлеге четерекле тема буенча депутат Айрат Фәррахов белән сөйләште.

news_top_970_100
Депутат Айрат Фәррахов мәетләрне яру турында: «Бу эштә акча эшләү, бизнес төзү – мәсхәрә»
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали, архів

Татарстанда өлкән яшьтәге, табигый үлем белән үлгән кешеләрне яру мәсьәләсе һаман да «эленеп» тора. «Интертат»та «Үлгәннән соң да тынычлык юк, яки Татарстанда мәетне ярмыйча җирләү мөмкинме?» язмасы чыккан иде. Мәкаләдә Татарстан халкын борчыган төп сорау – соңгы арада яшькә, авыруга һәм башка ярдырмаска мөмкин булган сәбәпләрне исәпкә алмыйча, мәетләрне рәттән яру мәсьәләсе күтәрелгән иде.

«90 яшьтән соң кешеләрне ни өчен яруларын аңламыйм»

Бу сорау белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, 2007-2013 елларда ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов шөгыльләнә. «Интертат» хәбәрчесе депутаттан мәет яру мәсьәләсенең ни дәрәҗәдә актуаль икәнлеге һәм халыкка кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында сорашты.

Үз адресыма 10нан артык мөрәҗәгать алдым, шул исәптән хакимият башлыкларыннан, чөнки җирлекләрдә халык бу сорауны күтәрә. Кешеләрне бу борчый. Бу – бик мөһим проблема, – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә һәм табигый үлем белән үлгән өлкән яшьтәге кешеләрне яруга катгый рәвештә каршы булуын белдерде.

Депутат фикеренчә, бу проблеманы, 90 яшьтән өлкәннәрне ярмаска, дигән карар белән хәл итеп була.

Хәзерге көндә көтелгән гомер озынлыгы 80 яшькә кадәр җитми. Мин 90 яшьтән соң кешеләрне ни өчен яруларын аңламыйм, бигрәк тә авыл җирлегендә. Ул мәгълүмат бернәрсә дә бирми. Моннан тыш, ул Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен өстәмә чыгымнар тудыра, – дип белдерде Айрат Фәррахов.

Чыгымнар дигәндә, транспортировка мәсьәләсен дә күздә тотарга кирәк. «Интертат»та чыккан «Үлгәннән соң да тынычлык юк, яки Татарстанда мәетне ярмыйча җирләргә мөмкинме?» язмасында мәетне моргка ярдырырга алып бару материаль чыгымнар таләп итүен турында да язган идек. Шулай ук, моргка алып бару, яру процессы озакка сузылу сәбәпле, мөселманнар өчен бу мәсьәлә тагын да катлаулана, чөнки ислам дине буенча мәетне мөмкин кадәр тизрәк җирләргә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

Айрат Фәррахов, яру кирәк очракта, транспорт чыгымнарын дәүләт күтәрергә тиеш, дип белдерде.

Зур шәһәрләр өчен бу – проблема булмаска да мөмкин, ләкин муниципаль берәмлекләр өчен бу – зур проблема. Кешеләр, җирләү турында уйлар урынга, машина эзләргә, патологоанатомия бүлегенә үлгән кешенең мәетен алып барырга тиеш. Ул гадәттә күрше районда була. Әлбәттә, бу – зур проблемага әверелә, бигрәк тә транспортлау проблемасы хәл ителмәгән булса. Юл чыгымнары кем хисабына?

Минемчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә аутопсия буенча чикләү билгеләргә һәм, яру кирәк булса, үлгән кешене транспортлау чыгымнарын каплау чыганагын билгеләргә кирәк, – диде ул.

Шулай ук, юл чыгымнарыннан кала, моргта ярдыру өчен дә зур суммалар сорыйлар, дип язган идек. Мисал өчен, Мөслимнән Гөлназ Шәмси үз районындагы «тарификация» белән таныштырган иде.

«Баш табиб һәрбер авыл җыелышына йөри һәм «безнең районда кеше ярдыру – 8 мең, бальзамлаштыру булса – 10 мең» дип сөйли. Фактта ул күбрәк. Мәсәлән, мин ярдыру өчен 15200 сум түләдем. Кемдер якын кешесен ярдырган өчен моргка 18 мең түләгән, кемдер – 24 мең. Нинди тарификациядан куа аласың, шуннан куып була, дигән сүз бу, – ди Гөлназ ханым».

Айрат Фәррахов, мәет яру эшендә акча сорап, бизнес эшләүне «мәсхәрә» дип атады. «Мондый фактлар булса, миңа мөрәҗәгать итсеннәр. Мин бу мәгълүматны тиешле структураларга тапшырырмын. Минемчә, бу эштә акча эшләү һәм бизнес төзү – мәсхәрә. Мондый ситуацияләрне хәл итәрбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

«Кеше исән чакта шаһитлар алдында берничә тапкыр ярдыруга каршы булуын әйтсә, закон буенча ярырга тиеш түгелләр»

Айрат Фәррахов әлеге сорауны төбәк һәм федераль дәрәҗәдә күтәргән. Татарстан һәм Россия федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыкларына хатлар юллаган. Депутат бу сорауны республика дәрәҗәсендә хәл итеп булуын әйтә.

Минемчә, бу мәсьәлә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хәл ителергә мөмкин, әмма бүгенге көнгә кадәр хәл ителмәгән. Мин 2 тапкыр Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Министрлык, бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк, дип саный. Ләкин аны федераль дәрәҗәдә түгел, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин. Бу проблеманы Россиянең берничә субъекты хәл итте. Алар билгеле бер яшьтән өлкәнрәк кешеләрне яруны туктаттылар. Без бу мәсьәләне уңай чишәчәгебезгә ышанам, – диде ул.

Шулай ук, ул законның гражданнар ягында булуын әйтте.

Мин бу мәсьәлә буенча Россия Федерациясе законнарын җентекләп өйрәндем. Бу мәсьәләне көйләүче 2 закон бар – «Сәламәтлекне саклау турында закон» («Закон об охране здоровья») һәм «Җирләү турында закон» («Закон о погребении»). Закон гражданнар ягында.

Беренче чиратта, гражданнарның теләген һәм ихтыярын исәпкә алырга кирәк. Әгәр дә кеше исән чакта шаһитлар алдында берничә тапкыр ярдыруга каршы булуын әйтсә, закон буенча ярырга тиеш түгелләр. Бернәрсәне дә нотариаль рәвештә расларга кирәкми. Законда «шаһитлар каршында әйтелсә» дип язылган. Ярыргамы, ярмаскамы икәнен кабул итәргә тиешле табиб мондый ихтыяр белдерүен исәпкә алырга тиеш.

Шулай ук, әгәр дә туганнары тарафыннан дәгъвалар булмаса, әгәр кеше табигый үлем белән үлә икән, ярдырырга кирәкми. «Ярдырмыйча, үлем турында белешмә бирмибез», – диючеләр булса, минем адреска мөрәҗәгать итсеннәр, – диде депутат.

Диния нәзарәте үтенече белән Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узган иде. «Министр, вафат булган кеше диспансеризация һәм табиб күзәтүен үткән очракта, аның мәетен ярудан баш тартуга рөхсәт бирү хакында мәсьәлә дә каралачак, дип ышандырды», – дип хәбәр иттеләр Диния Нәзарәте сайтында.

Әлеге мәсьәләнең инде ни дәрәҗәдә каралганын сорап, без ТР Сәламәтлек саклау министры исеменә рәсми хат юлладык. Кызганыч, әлегәчә министрлык тарафыннан бер төрле җавап та килмәде. Җавап килгән очракта, алдагы язмаларда тәкъдим итәрбез.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 июнь 2024
    Исемсез
    Ул министр дан җавап булмас та.аларга акча кирәк.нинди юл белән ул не важно....алар.......исәнлек саклану министрлыгының кешеләр,тембольее мәетләр пофиг.самое главное акча ул министра.кеше күпме күп ярдыралар шул кадәр акча керә кесәгә...диннән курку юк анда
  • 13 июнь 2024
    Исемсез
    Ярдырмаска
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100