Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Денис һәм Илнур» – Мәскәү «Мега»сында янгын чыгаруда шикләнеп, ике кешене тоткарлаганнар

news_top_970_100
«Денис һәм Илнур» – Мәскәү «Мега»сында янгын чыгаруда шикләнеп, ике кешене тоткарлаганнар
https://50.mchs.gov.ru/

Мәскәү өлкәсендә 36 яшьлек Денис С. белән 42 яшьлек Илнур Ш. тоткарланган. (Аларның икесенең дә фамилиясе татарныкына охшаган.) Бу турыда «База» Телеграм каналында хәбәр ителә.

Денис – эретеп ябыштыручы, Илнур прораб булган, эшләр өчен ул җавап биргән. Аларны Химкида «Мега» сәүдә үзәгендә янгын китереп чыгаруда шикләнеп тоткарлаганнар. Хәзер алар вакытлыча тотып тору изоляторында була.

Якын арада суд аларга карата чикләү чарасы билгеләячәк, диелә хәбәрдә.

«Мега Химки» сәүдә үзәгендә янгын 9 декабрьдә булды. Фаҗига куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирми торган эретеп ябыштыру эшләре аркасында килеп чыгуын Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе раслаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Тикшерү якынча ачыклаганча, сәүдә үзәгендә эретеп ябыштыру эшләре башкарылган, алар кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен иминлек кагыйдәләренә җавап бирмәгән. Бу – гипермаркетка ут кабуга китергән», – диелгән ведомствоның Telegram-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100