Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә зур янгын – «Мега» сәүдә комплексы шартлый-шартлый яна

news_top_970_100
Мәскәүдә зур янгын – «Мега» сәүдә комплексы шартлый-шартлый яна

Мәскәүдә «Мега Химки» сәүдә йорты яна. Янгын «Оби» кибетендә башланган, ут башка биналарга күчкән. Анда буяулар, газ баллоннары сакланган булган. 

Янгын мәйданы 17 мең квадрат метрга җиткән. Бина тулысынча янып беткән, түбәсе ишелгән. Янгын вакытында бинада шартлаулар булган. Шартлау аркасында авиация янгын сүндерү дә катнаша алмаган. 

Янгын турында хәбәр 5.58 килеп ирешкән, янгын сүндерүчеләр 21 минуттан килеп җиткән (регламент - күп дигәндә 10 минут).

Һәлак булучылар турында мәгълүмат юк, дип язганнар иде. 8.40 бер кешенең - каравылчының һәлак булуы хәбәр ителде. 

Янгын сәбәпләренең берсе – ут төртү дип фаразлана. Бу хакта «Интерфакс» яза.

09.30 – МЧС ут төртү фаразы расланмады, янгын сәбәбе – җиһазларның төзек булмавы һәм ремонт эшләре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау, дип язды.

Шартлау вакытында кешеләрнең бина яныннан йөгереп качканнары күренә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100