Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин эшләдем, ирем декретта утырды» - хатын-кыз һөнәрен башкаручы ир-атлар турында

Ир кешеләр һөнәрләрен үзләштереп, шул эштә эшләгән туташ, ханымнар байтак. Хатын-кызларга хас булган профессияләрне, шөгыльләрне үз иткән ирләр бу хакта ни диләр? Бу хакта «Интертат» язмасында тулырак.

news_top_970_100

Һөнәрләрне шартлы рәвештә генә булса да, бу ирләр, бусы хатыннар эше дип бүлеп йөртү гадәте бар. Хатын-кызларга эшләү тыелган һөнәрләр дә бар хәтта. «hh.ru» базасы резюмелары мәгълүматларына караганда, хатын-кызлар һөнәрләре арасына кассир, бухгалтер, бала караучы, сәркатип, өй җыештыручы, медбрат, фармацевт, хореограф, косметолог, флорист, маникюр остасы кергән. Ир кешеләрнең һөнәрләрен үзләштереп, шул эштә эшләгән хатын-кызларыбыз байтак. Без алар турында язган идек инде. Хатын-кызларга хас булган профессияләрне үз иткән ирләр дә бар икән.

Балалар бакчасында эшләүче Радик

Хатын-кыз һөнәре булып саналган эшне башкаруы кыен түгелме икән һәм бу юлга ничек килеп эләгүләре турында ир кешеләрнең үзләре белән сөйләштек. Апасның «Кояшкай» балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып Радик Абдуллин эшли. Аның анда эшли башлавына быел 20 ел була.

«Кояшкай» балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып 2002 елдан бирле эшлим. Тәкъдим ясагач, килеп карарга булдым. Башта бу кечкенә балалар белән эшли алырмынмы икән кебек уйлар да булды. Балаларны яратып кердем бу эшкә. Балалар бакчасында болай гына эшләп китеп булмый, минемчә, балаларны аңлый белергә кирәк. Шул сабыйларның сөйләүләре, җырлаулары җанга үзенә бер рәхәтлек бирә, аны әйтеп аңлатып бетереп кенә булмый.

Хәзер балаларга җырлар язам, бәрмә уен кораллары - барабан, погремушкалар ясыйм. Аларны музыка уен коралларында уйнарга өйрәтәм.

Бакчадагы балалар да үземне якын күрәләр, әти-әниләренең дә сүз әйткәннәре юк, алар да канәгать, зарланганнары ишетелмәде. Бөтен бәйрәмнәребез дә күңелле үтә. Төрле конкурсларда да катнашабыз, – ди музыка җитәкчесе. Радикның һәр сүзеннән эшен яратып эшләве аңлашылып тора.

 

Фото:Радик Абдуллинның шәхси архивыннан

Радик Абдуллин армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укый. Белгечлеге буенча ул аккомпаниатор, оркестр җитәкчесе.

«Балалар бакчасына эшкә кергәч, мәктәпкәчә яшькә кадәрге балалар белән эшләү өчен махсус белем алдым. Гаиләм, балаларым да бар. Әйләнә-тирәм дә, дусларым да балалар бакчасында эшләвемә кырын карамыйлар, андый нәрсә юк. Үз эшемне бик яратып эшлим. Хезмәт хакын да вакытында алабыз, зарланмыйм», – ди Радик.

Радик Абдуллин иҗат иткән «Бакчабыз» җыры «Йолдызлык» фестивалендә икенче урынга лаек булган. Сүзләрен дә, көен дә үзе язган ул. «Бер фонограмма яздыру гына да 9-10 меңгә төшә. Аларны да үз хисабыма ясатам. Кайвакыт тамада булып та йөрим, гармун, кубыз, курайда уйныйм. Менә шул өстәмә керемне кулланам аннары. Балаларга багышлап язган җырларым күп, алга таба берәр диск чыгарырга да хыялланам», – ди Радик.

«Ирем минем урынга декретка чыкты, бала карады»

Алисә исемле бер танышымның иренә декрет ялына чыгарга туры килде. Алар ире белән Казанга күченеп киләләр. Икесе дә эшкә урнашалар, читтән торып укый башлыйлар. Фатир арендасына түләп торганчы дип, ипотека алалар. «Инде берничә ел балага узарга тырышсам да, берни дә килеп чыкмый иде. Ипотека алдык кына – үземнең авырлы икәнемне белдем, – дип сөйли башлады Алисә. – Аена 70 меңлек түләүләребез генә бар иде: машина кредиты, ипотека, аңа өстәп, җитмәгәч, тагын кредит алган идек. Бөтен эшләгән акчабызны ипотекага кертә бардык. Минем хезмәт хакым тулысынча шул түләүләргә китеп бетә иде, ә иремнең 30 меңенә ашадык, эчтек, киендек.

Мин декрет ялына чыксам, аның хезмәт хакы бернигә дә җитмәячәген ул да, мин дә яхшы аңлый идек. Ярты еллап бу хәлләрдән чыгу юлын эзләдек.

Ирем декрет ялына чыкты. Бала тапкач, иремне бер ай буе барысына да өйрәттем. Беренче өч айда 15 көн эшләп, 15 көн өйдә булдым, аннан тулысынча эшкә чыктым. Башта барысы да шома гына барды. Эштә сөтемне савып банкага тутыра идем, ирем бала белән килеп ала да шуны ашата иде. Баланың эче авыртулары, төне буе йокламыйча елаулары да булды. Иртән баш әйләнү, хәлсезләнүдән авып, эшкә бара алмый калган көннән соң ирем үзгәреп китте. Үзенә генә түгел, ә миңа да бик авыр икәнен аңлады бугай. Ул миңа бик каты булыша башлады. Шул вакытта борчылудан тәмәкене дә үз итте.

Мин аны да аңлый идем. Шуңа үзем өйдә булганда аны хәл җыярга чыгарып җибәрә идем. Ял итәргә, дуслары янына барып килергә, юк эшне бар итеп, аның әз генә булса да кеше арасына чыгып керүен тели идем», – ди ул.

Бөтен кеше дә Алисәне – өч айлык баласын калдырып эшкә чыккан әни кешене аңлый алмый. Кырын караучылар да күп була. «Ир кеше акча эшләргә тиеш, син түгел», – дип иренең булдыксызлыгын ассызыкларга тырышкан танышлары да аз булмый аларның.

Алисәнең ире өч ел декрет ялында утыра. «Әлбәттә, улымны мин дә сагына идем. Ул йөри, уйный башлагач, иремә дә җиңелрәк булды. Аның хәзер улы яныннан бер генә минутка да китәсе килми. Без чын гаилә.

Дөрес, ул вакытта бик авыр минутлар да күп булды, еш кына уртага салып сөйләшә идек, талаштык та, шулай да бер-беребезне аңларга тырыштык. «Эш акчада түгел, балаң янында булырга кирәк сиңа», – диючеләр дә булды. Авыр булса да, декрет ялымны эшкә алыштырырга туры килде. Хәзер ирем дә, мин дә әлеге карарның иң дөрес  юл булганын аңлыйбыз», – ди ул. 

Танышлары, дуслары да башта яшь гаиләне аңлый алмыйлар. Алисәнең ире үзенең кичерешләре турында сөйләргә әллә кыенсынды, әллә чынлап та вакыты булмады. «Сораулар башта гына күп булды. Акчаны ир кеше эшләргә тиеш инде дигәнгә, миңа өйдә бик рәхәт, теләгән җиремә бара алам, «свободный график» минем. Мин бит бала белән берничә көн генә утырам, дия идем. Уенын-чынын бергә кушып, соңыннан кайбер дусларым «әллә миңа да шулай эшләргә инде» дия башладылар», – дип кенә әйтте декретта утырган әти кеше.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Гөлләр үстерүче Илнур

Балтач районы Смәил авылында яшәүче Илнур Латыйпов гөлләр үстерә.

Бу хакта ул үзе болай ди: «Гөлләр үстерә башлавыма алты еллап бар инде. Барысы да теплицадан башланып китте. Башта төрле үлән, кыяр, яшелчәләр үстереп карадым. Хәзер дә яшелчә үрентеләре үстереп сатабыз. Гөлләр теплицада үстерү өчен иң яхшы табыш китерә торган культура булып чыкты.

Кырыкка якын төрле гөл үстерәбез: әллә ничә төрле петуния, бегония, примула, фуксия, бальзамин, эустома, хризантемалар һәм башкалар. Мин үзем генә түгел, ярдәмчеләрем бар. Төрле сезонлы гөлләр үстерәбез, кайберләрен сентябрь аенда ук утырта башлыйбыз. Һәр чәчкәгә яраклашырга кирәк: дөрес микроклимат урнаштырып, дөрес температурада үстерү мөһим. Урамда үсә торган чәчәкләр салкынга чыдамрак була, ә менә өй гөлләре ул яктан нәзберек. Боларның барысына да мин әкренләп, вакыт белән үз тәҗрибәмнән чыгып өйрәндем.

Күңел җылысын биреп эшләгән һәр эш оҗмах бакчасына әйләнә», – ди Илнур эшен яратып.

 

Фото: © Илнур Латыповның шәхси архивыннан

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100