Авыр эшләрдә эшләүче гүзәл затлар: «Монда хатын-кызлар юк, эшчеләр генә бар»
Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кыз эшләмәгән һөнәр юктыр. Күбрәк ир-атлар эшли торган эшләрне башкаручы кыю, батыр ханымнар белән сөйләштек.
«Хатын-кызның көчлелеген күреп, исең китеп, хәйран калырлык», — дип җырлый Ильвина белән Илсөя Бәдретдинова. Әйе, чынлап та, гүзәл затлар кемнәр генә булып утырмый да, кайда гына эшләми!
Асфальт җәюче Вера
Вера апа озак еллар буе «Каздорстрой» оешмасында эшләгән. «Бпалык Бистәсе районы Алан-Полян авылы янына «Камаз» юлын салырга килделәр. Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Шунда вагон ашханәсендә эшләдем. Аннары безне башка авылга күчерделәр, аннары башкасына... Чегәннәр кебек район саен күчеп йөрдек инде, җиңел булмады. Ул вагонда астан җил өрә, өстә эссе була иде.
Декрет ялыннан чыккач, ярты ел тирәсе төзелештә эшләп алдым: төзүчеләргә әле тегесен, әле монысын китереп тордым. Аннары идән дә юдым. Шуннан соң мине хисапчы итеп трассага чыгардылар. Юл салырга нәрсә китерәләр: вак ташмы, коммы, шуны кабул итеп, язып тордым. Иртәнге җиденче ярты - җидедә чыгып басасың да кара кичкә кадәр торасың. Ком, вак таш, ком, гравий катнашмасы — бөтенесен санап, хисаплап, участок начальнигына тапшырасың инде.
Кеше булмаганда басып карап торып булмый, барасың да эшлисең. Казанның меңъеллыгына төнге сәгать икеләргә кадәр урам да себерә идек, асфальт та җәйдек. Нинди эш бар, бөтенесенә чабасың, карап тормыйсың. Мин шуны- моны эшләмим дип торыш юк. Көрәгеңне күтәрәсең дә эшлисең.
Хатын-кызлар белән чагыштырганда, ир-атлар булган коллективта эшләве рәхәт ул. Хатын-кызлар белән авыр, ирләр белән җиңел.
Мин эшләгән җирләрдә әшәке телле, сүгенүчеләр булмады. Ул үзеңне берәр җирдә ямьсез тотсаң, начаррак итеп күрсәтсәң, алар синең алда шулай кылана аладыр. Кайвакыт төрле тозсыз мәзәкләр сөйләп утыручылар булгалый иде. Үзем барысына да нокта куя белдем», — дип сөйләде үзенең асфальт җәюе турында Вера ханым.
Кран машинисты Илсөяр
Чыгышы белән Буа районыннан булган Илсөяр апа Минкашева - Новокузнецк шәһәрендәге металлургия заводында кран машинисты булып эшләп лаеклы ялга чыккан кеше.
«Мин башта кибетче булып эшләдем. Аннары Мәскәүдә бухгалтерлыкка укыдым. Кияүгә чыгып, Новокузнецк шәһәренә китеп бардым, — дип сөйли башлады ул үзенең тормыш юлын. — Анда инде кран машинисты курсларын тәмамладым да, шул белгечлек буенча эшкә киттем. Металлургия заводында тимерчыбык, арматура, швеллерлар ясый торган җитештерү цехында эшләдем».
Илсөяр апа практикада заводка барган чакларын һәм беренче эш көнен дә искә төшерде. «Башта практикага барып, шаклар катып кайттым. Эшләп тә, ияләшеп тә булмас төсле иде. Андагы хатыннар: «Беренче көнне генә авыр, ияләшәсең», — дип елмаештылар. Анда бар әйбер дә зур, масштаблы, бөтен җирдә кызган тимер.
Безнең цех башлыгы болай дип әйтә иде: «Монда хатын-кызлар юк, эшчеләр генә бар». Андагы тавышны сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз. Кран кабинасында икәү утырсаң, бер-береңне ишетеп булмый. Чыгу өчен цех уртасыннан узарга кирәк иде, ә аннан кып-кызыл кайнар тимер агып тора — бик куркыныч иде инде. Башта монда ничек кенә эшләргә, ияләшергә дип уйлаган чаклар да булгалады. Бөтен җирдә тавыш, дөбер-шатыр килә, кызган тимер агып тора. Беренче вакытларда эштән кайтып ашарга утыргач та, эштәге вибрациядән кашык тоткан куллар калтырап тора иде. Уф, дип торып китеп, кул тынычланганчы ашамыйча утыра идем.
Ирем боларны күреп, бераз җиңелрәк, башка цехка күчәргә дә кыстап карады. Кайда да эшлисе, ияләшәсе бар, дип мин шул кайнар цехтан китмәдем. Заводта 12 ел эшләдем, шуннан лаеклы ялга киттем. Пенсиягә чыккач та берничә ел эшләп алдым, сәламәтлегем аркасында китәргә туры килде.
Эшче халык бердәм бит ул. Миңа алай «син хатын-кыз гына» дигән мыскыллы карашлар булмады. Андый авыр эшләрдә бер-береңә карата ихтирам булмаса, эшләп булмый. Эшли-эшли, бердәм булып, бер гаиләгә әйләнеп бетәсең. Башкача заводта эшләп булмый.
Заводыбызда ачык ишекләр көне үткәрделәр, мәктәптә соңгы сыйныфта укучы балалар белән кызым да килде. Кран селкенгәндә куркып китеп, башларын иеп ала иде. Кранга менеп тә җитә алмады, тизрәк чыгып китү ягын карады. Балалар өчен завод күрү бер ачышка тиң иде. Күп булмаса да, шул укучылар арасында эшкә киләсе килгән егетләр дә булды.
Металлургия заводының кайсы гына цехын алсаң да, бөтен җирдә кызган тимер белән эш итәргә туры килә. Монда җиңел эш юк. Егермешәр тонналы клетьне (завод станының төп эш төене) алып күчереп куясың, кайнар тимер чыккан валларны алыштырасың, яңадан җыясың — менә шундый эшләр башкардым», — диде кран машинисты Илсөяр апа.
Ветеринар Рания
Балтач районы Арбор авылында яшәүче Рания Мостафина өченче ел инде авылда ветеринар булып эшли. Аңа кадәр ул май заводында эшләгән. «Авыл белән район арасында йөреп арыдым. Авылыбыздагы колхоз җитәкчесе мине ветфельдшер итеп эшкә чакырды. Эшләгәнемне күреп, ике айдан соң ветврач итеп куйдылар. Курслар үттем, техник осеменаторга укып чыктым. Бүгенге көндә ветеринария академиясенә укырга керергә дип, документлар тапшырып йөрим әле», — дип шатлыгы белән дә уртаклашты Рания.
Раниянең тавышыннан ук алынган һәр эшне җиренә җиткерәчәге, аның тәвәккәллеге сизелеп тора. «Курыкмадым, курка торганнардан түгел мин. Алынам икән, эшлим. Авыл җире булгач, башта сүзе күп булды. Янәсе, мине бу эшкә кемдер керткән. Сүзне күтәрү авыр булды, эше түгел.
Миңа үзебезнең районның ветеринария станциясе башлыгы да ярдәм итте. Ветврач малайлар бик булыштылар, теләктәшлек күрсәттеләр. Бүгенге көндә Татарстанның шактый гына күп авылларындагы ветеринарлар белән элемтәдә торам. Үзем уйламаган җирдән менә шулай күтәреп алып, бик үстерделәр мине. Хатын-кыз коллективы булса, ашаган булырлар иде дә… Ир-атлар коллективына хатын-кыз кергәнгә күрә, барысының да булышасы килде, ярдәм кулы сузучылар күп булды. Бу эштә гаиләм, ирем, кайнанам да миңа терәк, бер сүз әйтмиләр», — ди ул.
Раниянең ветеринар булуы белән авыл халкы да килешеп беткән, күрәсең. Хуҗалыктан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. «Ә кая баралар алар? Тәүлекнең кайсы гына вакытында шалтыратсалар да, киенәм дә чыгып китәм, берсенә дә «юк» дигәнем булмады.
Гадәттә, терлекләре күбенсә, бозаулый алмаса яки бозавы әйләнмәгән булганда чакыралар. Ярты ел дигәндә бозауны әйләндереп, сыерга бозауларга ярдәм итәргә өйрәнеп беттем.
Иртән эшкә килүгә үк башта яңа туган бозауларны, яңа бозаулаган сыерларны тикшереп, чүпләре төшкәнме икәнен карап чыгам. Шулай итеп «родильный блок”тан соң сөтлебикәләр янына китәм. Сыер савучылар белән сөйләшеп, сыерларының хәлләрен белешәм. Система куясы булса, анысын эшләп, укол кадап, шулай итеп 500 баш терлекне карап чыгам. Барысы да кул хезмәте инде.
Колхозларда, авылларда да эшләргә эш бар, килүчесе юк. Бүген эштән курыкмаска гына кирәк», — ди ул.
Итекче Фәрдия
Казаннан Фәрдия Митрофанова инде 32 ел итекче булып эшли. «90нчы елларда эшкә кая барырга белмәдем. Мәскәү базарындагы «Түбәтәй»гә тегүчегә болай гына кереп булмый, танышлар кирәк. Шулай да дус кызым белән барып карарга булдык. Тегүчегә алмадылар, ирләр эше булды — аяк киеме тартырга, затяжчик итеп куйдылар. Шуннан итекче булып киттек. Берничә елдан соң үзебез мөстәкыйль рәвештә аяк киеме ясый башладык. Башта бик кыен иде. Беренче елларны ник кенә килдем икән, дип тә аптырадым. Тирене тартып, калыпка кидерергә көч кирәк бит. Кичкә таба куллар берни тота алмаслык дәрәҗәгә килә иде инде, сызлады. Ул вакытта кеше сапоги алырга дип чират тора иде.
Затяжчик булып биш еллар утырганмындыр. Шуннан соң баштан алып ахырга кадәр аяк киемен үзем ясый башладым. Тегүчеләр тиешле итеп тегеп биргән тирене үзем тартам, калыпка кидерәм, табанын куям», — ди Фәрдия апа.
Хатын-кызларга эшләргә ярамый торган һөнәрләр
2021 елның 1 гыйнварыннан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафаныннан төзелгән хатын-кыз хезмәтен җәлеп итүне тыйган авыр һәм зарарлы эшләрнең яңартылган исемлеге үз көченә керде. 2000 елгы карар нигезендәге исемлектә 39 төркемгә бүленгән 456 эш төре күздә тотылган. Яңа исемлеккә исә тагын хатын-кыз хезмәте куллану тыелган 100 һөнәр өстәлгән.
Исемлектәге һөнәрләр җитештерү төре буенча классификацияләнгән. Мәсәлән, химик, җир асты, тау эшләре, тимер эшкәртү, скважиналар бораулау, кара металлургия, цемент, тимер һәм бетон конструкцияләр җитештерү һ.б. Тыелган һөнәрләр исемлегенә хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә зыян сала торган химик җитештерү өлкәсе дә кергән. Терекөмеш, фосфор, хлор, йод, морфин кулланылган җитештерү өлкәсендә дә хатын-кызлар хезмәте куллану тыелган. Шулай ук хатын-кызларны янгын сүндерүче, йөк тәяүче, водолаз, урман кисүче буларак эшкә алырга да ярамый.
Хәзер яңа исемлек буенча хатын-кызларга авырлык күтәрелеше 2,5 тоннадан да артык булган машина йөртүчесе, электропоезд йөртүчесе, машина ремонтлау слесаре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тракторчы булырга рөхсәт ителә.