Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ДЦПлы игезәкләр Артур һәм Альбертның әнисе: «Алар миңа бирелгәнгә Аллаһка рәхмәтлемен»

«Үзенчәлекле балалар болай гына бирелми. Алар миңа бирелгән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Улларым мине көчле итте. Мин – бәхетле әни», – диде 17 ел ике улын коляскада йөрткән ана. Көчле әти-әни һәм көчле балалар, мәрхәмәтле кешеләр тарихы - «Интертат» сайтында.

news_top_970_100
ДЦПлы игезәкләр Артур һәм Альбертның әнисе: «Алар миңа бирелгәнгә Аллаһка рәхмәтлемен»
Мостафиннарның шәхси архивы

18 ел элек Казанда яшәүче Динара Мостафина үзенең игезәкләр көтүен белә. Шунда ук Мәскәүдә университетта укып йөргән тормыш иптәше Маратка хәбәр итә. Булачак әни дә, әти дә гаиләдә бердәнбер бала була. Игезәкләр алар өчен көтелмәгән һәм бик шатлыклы хәбәр була.

Беләсезме, дөньяга туарга тиешле балалар дөньяга килә, – дип башлады ана сүзен. – Ул көнне УЗИга барганда, мине әздән генә машина бәрдереп китмәде. Бер ир-ат коткарып калды. Мин хастаханәгә бераз соңга калып килдем, һәм мине кабул итмәделәр. Күңелем төшеп, елап юлны чыгып барганда булды ул хәл. Шул ук көнне дус кыз белән түләүле хастаханәгә киттем. Анда барганда да маршрутка кинәт кенә туктады да, мин артка очтым. Бер кыз мине тотып алды. Мине Ходай саклады, чөнки ул балалар дөньяга килергә тиеш булган.

Карынымда игезәкләр булуын белмәсәм дә, сизә идем кебек. Кибетләрдә йөргәндә дә, нигәдер, игезәкләр өчен коляскаларга күзем төшә иде. Мин аларны йөртеп тә карый идем, – дип искә алды ана.

Артур һәм Альберт 32 атналык булып туа. 2 атна дәвамында сабыйлар ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган була. 1 айдан соң гына аларны өйгә кайтаралар. Җитлегеп тумасалар да, табибларның фаразы буенча, егетләр соңгарак калып булса да, йөреп китәргә тиеш була.

Фото: © Мостафиннарның шәхси архивыннан

Балаларга 3 ай булганда, безгә дарулар бирделәр. Балаларның бер үк вакытта икесенең дә күзләре артка китә башлады. 6 ай булганда, бу препаратны тагын бирделәр. Тик соңыннан хастаханәдән чыкканда бирелә торган документта ул препарат күрсәтелмәгән иде. Бу хата шундый нәтиҗәгә китерде, тик мин берни дә дәлилли алмадым. Тумыштан, дип яза башладылар. 17 ел дәвамында дәвалануга йөрибез. Без бик күп шәһәрләрдә булдык. Хәзерге вакытта Пензадагы реабилитация үзәге безнең өчен иң кулае, дип таптык. Чиләбедә дә яхшы дәвалыйлар, тик анда яшәр өчен аерым фатир эзләргә кирәк, һәм миңа балаларны йөртүе авыр. Минем буем да метр ярым гына, ә егетләрнең буе да озын, алар әтиләренә охшаган. Пензада барысы да бер бинада, барлык уңайлыклар бар. Без анда дәвалануга йөрергә тырышабыз, – ди әни кеше.

«Балаларга инвалидлык алырга үзем әзер түгел идем»

Ике баланы дәвалау, бассейнга йөртү, тормыш алып бару, өстәвенә, ипотека һәм кредитлар түләве гаиләгә авырлаша. Гаилә башлыгы тимер юлда эшли, ә Динара балалардан аерыла алмый.

Без Юдинода иремнең эшеннән бирелгән фатирда яши идек. Анда пандуслар да, бернинди уңайлыклар да юк. Болай булмый, балаларга шартлар кирәк, дип, өй салырга булдык. Өйдә барысы да балалар өчен эшләнелде. Киң коридор ясадык, пандуслар, ванна бүлмәсен дә алар өчен уңайлы итеп ясадык. Әлбәттә, боларның барысы да ипотека һәм кредитка булды. Аларны да түләгәч, башкасына акча җыюлар авырлашты. Киләсе дәвалануга барыр өчен акча җыюны ачарга булдык. Без элек тә ярдәм фондларына мөрәҗәгать итә идек. Хәзер безнең балалар зур, ә фондлар күбрәк бәләкәйләргә өстенлек бирә. Тик алар да безгә бик зур ярдәм күрсәтте, мин бик рәхмәтле. Ә хәзер булдыра алганча тырышабыз, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, – ди әниләре.

Динара ханым балларына инвалидлыкны да аларга 4 яшь булганда гына рәсмиләштергән. Аңа кадәр психологик яктан үзенә кабул итүе бик авыр булган. Депрессиягә бирелгән чагы та булган. Бераз вакыт үткәч, әни кеше барысын да кабул итә, тынычлана. Хәзер инде ул – берүзе генә дә дөньяга каршы торырлык хатын-кыз.

Фото: © Мостафиннарның шәхси архивыннан

Ул бөтен җиргә балаларын үзе йөртә. Артур һәм Альберт өйдә белем ала. Укытучы килеп йөри. Дөресрәге, әниләре укытучыны алып килә һәм илтеп куя.

Без гади, актив тормыш рәвеше алып барабыз. Балалар белән киноларга йөрибез. Алар үзләре дә өйдә утырырга яратмый. «Кайчан, кая барабыз», – дип кенә торалар. Аларны йөртер өчен күп көч кирәк, Аллаһ көч бирә. Үзенчәлекле балалар болай гына бирелми, көче җиткән кешегә генә бирелә. Алар бик тырыш. Икесе дә сәләтле, җырларга ярата. Әнием балалар бакчасында музыка укыта иде, әтием дә теләсә нинди инструментта уйный иде, мин дә музыка мәктәбен тәмамладым. Күрәсең, балаларга да күчкән.

Миңа каенанам ярдәм итә. Атна азагында безне ял иттереп тә ала. Минем әти-әни килә дә, тик алар балалар белән үзләре генә кала алмый, чөнки күтәрә алмыйлар, егетләр авыр бит инде. Каенанам көчле, Аллаһка шөкер, – ди Динара.

«Балаларым үзенчәлекле булса да, мин – бәхетле әни»

Кечкенә вакытларында үзара сугышулар, уенчык бүлүләр булса да, хәзер егетләр тату яши, аерылсалар, бер-берсен сагыналар икән. Альберт сәламәтлек ягыннан Артурдан бераз арттарак кала, шуңа энекәше аңа һәрвакыт ярдәм итеп тора.

Балалар аерылып торса, бер-берсен сагыналар. Альберт белән хастаханәләргә ешрак йөрергә туры килә. Артур кайгырып тора, энесен эзли. Машинада барганда, кайвакыт Альберт яны белән борыла, төшеп китә, ә Артур ярдәм итә, күтәрә. Өйдә чипсы кебек әйбер ашасалар, Артур аны ашата, чөнки Альбертның моторика начаррак үсеш алган. Алар әле генә бер-берсеннән аерым йокларга өйрәнеп килә. Балалар бик дус, – ди әниләре.

Фото: © Мостафиннарның шәхси архивыннан

Ерак юлларга да ул балалары белән машинада чыгып китә, чөнки ике инвалид бала белән, мәсәлән, поездда йөрүе кыен. Юлларда да төрле хәлләргә юлыкканнар, әмма ул бервакытта да бирешмәгән. Ярдәм көтмәгән җирдән дә килеп чыгып торган.

Былтыр март аенда балаларны дәвалануга Пензага алып киттем. Казанда матур кояш иде, юллар да коры. Мордовиягә җиткәч, буран башланды. Мин үзем кызу йөрмим, әмма анда идарәне югалттым. Машина юл читенә төшеп китте. Анда да кар көртенә генә төшеп киттек, машинага да зыян килмәде диярлек. Мин тизрәк 112гә шалтыраттым. Безне тартып чыгардылар, бамперны урынына куйдылар. Кире борып җибәрергә теләгәннәр иде, юк, борылмадым, без дәвалануга барып җитәргә тиеш идек. Безне саклыйлар, мин ышанам.

Мин безгә ярдәм иткән барлык кешегә рәхмәтле. Миңа һәрвакыт ярдәмчел кешеләрне җибәреп торалар. Юлымда бик ачык кешеләр очрап тора, үзем гади булганга шулайдыр, бәлки. Мин үзем дә кешеләргә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам.

Балаларым үзенчәлекле булса да, мин – бәхетле әни. Алар мине шундый көчле итте. Мин алар белән горурланам. Алар миңа бирелгән өчен, мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Күтәрә алган кешегә генә авырлыклар бирелә, – ди ул.

Фото: © Мостафиннраның шәхси архивыннан

«Мин балалар өчен яшим, алар – тормышымның мәгънәсе»

Динара сүзләренчә, тормыш иптәше тагын бер бала турында хыяллана, тик аның үзе өчен бу – авыр мәсьәлә. Ул балалары белән яши һәм вакытны кулдан ычкындырудан курка. Шулай да, киләчәктә бу балаларны кем кайгыртыр, дигән уйлар да күңелен борчый.

Әтиебез тагын бер бала тели, ә мин тулаем Артур һәм Альберт белән генә яшим. Көчем, вакытым булганда, аларны бөтен җиргә йөртергә тырышам. Мин алар өчен яшим, алар – минем тормышымның мәгънәсе. Миннән башка нишләрләр, дип тә борчылам. Алар турында кайгыртучы сеңелләре яки энеләре булуын да телим, тик бу – минем өчен бик авыр мәсьәлә. Өйдә бәләкәй бала булса, мин алар белән дәвалануга йөри алмыйм, дигән сүз. Мин вакытны кулдан ычкындырудан да куркам. Мөмкинлек булганда, алар өчен тырышам. Алар тормышны ярата, – ди әни кеше.

Бу якшәмбедә ул балалары белән янәдән юлга чыгып китәчәк. Пензага дәвалануга баралар. Игезәкләргә дәвалану узар өчен әле кирәкле сумма җыелмаган. Мостафиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

2202200963714819 – Сбербанк (Мустафина Динара Шамилевна)

5536913976577417 – Тинькофф (Мустафина Динара Шамилевна)

Банк карталары Динара Мостафинаның телефон номерына бәйләнгән – 89179071427

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100