ДЦП диагнозлы яшь шагыйрә Ралинә Вәлитова: «Иртәрәк алып киләсең калган, дигәннәр әнигә»
Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче 17 яшьлек Ралинә Вәлитова, физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, дөньяны бары тик якты төсмерләр аша гына күрүче, позитив, юмор хисле, иҗади кыз. Ралинә кайчан да булса аякка басачагына өметен өзми һәм югары белем алу турында хыяллана.

Ралинәнең әнисен табиблар бала табу йортыннан, тулы ышаныч белән, «сабыегыз сау-сәламәт» дип чыгарып җибәрә. Беренче сабыен тапкан Райлә ханым да баштарак барысы да яхшы дип уйлый, бала үстерү мәшәкатьләренә кереп чума. Әмма берничә айдан Ралинәсенең башка сабыйлардан бик нык аерылып торуына игътибар итә.
Әни минем башка балалар кебек башымны тота, бер яктан икенче якка әйләнә, шуыша алмавыма борчыла башлый. Яңадан табибларга, белгечләргә мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, 8 айлык вакытымда минем ДЦП диагнозы белән тууым ачыклана. Барлык кирәкле документларны туплап, әни Казанга юл тота. Табиблар исә әнигә: «Иртәрәк алып киләсегез калган. Киләчәктә утырырлык итеп булса да дәвалый алган булыр идек», – диләр. Әни минем авыруым хакында белмәгән шул», – ди Ралинә.

Фото: © Әнисе Райлә белән
Райлә ханымга Ралинәне карашырга әти-әнисе ярдәм итә. «Миңа 7 яшь тулганчы без дәү әни һәм дәү әти белән яшәдек. Тормыш итәргә акча кирәк иде. Шуңа әни кибеткә эшкә чыкты. Әбием гомер буе психоневрологик авырулар интернатында эшләде. Дәү әтием плитәләр ябыштыра, «шабашка» эшләрендә йөри. Сүз уңаеннан, үз әтием булмагач, мин гомер буе дәү әтиемне «әти» дип йөрттем. Бергә булгач, аларга мине тәрбияләве җиңелрәк булган. Соңыннан миңа фатир бирделәр дә, без аерым яши башладык. Әни тормышка чыкты, хәзерге көндә минем Радэль исемле энем бар», – ди ул.

Фото: © Әбисе һәм әнисенең сеңлесе белән
«Шигырьләремне рус телендә иҗат итәм»
Коляскалы тормыш белән яшәргә мәҗбүр булса да, Ралинәнең күңел төшенкелегенә бирелергә вакыты юк. Алда аны иң җаваплы чор көтә – 11 сыйныф программасын үзләштерәсе, имтиханнарга әзерләнәсе бар. Быел Ралинә 10 сыйныфны тәмамлаган. Аны укытучылар өйгә килеп укыта. «Әлегә гел «5»ле, «4»ле билгеләренә генә барам. 9 сыйныфны кызыл аттестат белән бетердем», – дип тә әйтеп алды ул, горурланып.
Ралинәнең бик зур күңел юаткычы бар – ул бик матур шигырьләр иҗат итә. Үзенең әлеге сәләтен Ралинә 14 яшендә ача.
«Бервакыт башыма фәлсәфи юллар килде. Мин аларны блокнотыма теркәп куйдым. Укып карыйм – шигырьгә охшап тора. Шул көннән башлап, күңелемә килгән бөтен нәрсәне язып барам. Менә шулай үземдә азмы-күпме сәләт барлыгын ачтым. Әлбәттә, башта язган шигырьләрем бүгенгеләреннән аерылып тора. Беренчеләре шактый «төерле» иде», – ди ул.

Фото: © «Авыр вакытларымны ничек кичерүем турында да язам».
Ралинәнең иң беренче шигыре үзенә юл таба алмавы, юл эзләве турында була. Хәзерге вакытта күбрәк мәхәббәт темасына иҗат итә. Ралинә фикеренчә, аның нәкъ менә мәхәббәт турындагы шигырьләре яхшы килеп чыга, күңелгә үтәрлек була.
Табигать, әти-әнием, якыннарым турында, авыр вакытларымны ничек кичерүем турында да язам. Шигырьләремне рус телендә иҗат итәм. Чөнки мин русча укыйм һәм, татарча бик яхшы сөйләшсәм дә, русча уйлыйм. Болай үзебез гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. Аеруча да әбием белән, – ди ул.
Ралинә шигырьләрен туплап, берәр кечкенә генә җыентык чыгару хакында да уйлана башлаган инде. Әлбәттә, яшь шагыйрәнең әлеге ниятен тормышка ашыру өчен «тылсымчы» табылу кирәк. Берәр изге күңелле иганаче үз ярдәмен тәкъдим итсә, Ралинәдән дә бәхетле кеше булмас иде. Әлегә ул үзенең иҗат җимешләрен Телеграм-каналга урнаштырып бара. Язылучыларының шигырьләре турындагы фикерләрен аеруча да шатланып укый. Яшь шагыйрәнең шигырьләре тагын бер искиткеч ышанычлы урында җыелып бара. Ул да булса, дәү әнисенең дәфтәре. Әбисе, оныгы иҗат иткән бер генә шигырьне дә калдырмыйча, аерым дәфтәргә күчереп язып бара икән.
Ралинәнең, шигырь язудан тыш, җырлау сәләте дә бар әле. Сәхнәләргә алып чыккан, үзен иҗади яктан үстерергә ярдәм иткәне өчен Ралинә, бүгенге көндә, кызганычка, инде гүр иясе булган алып баручы Алия Вәлиевага мең рәхмәтле.

Фото: © Алия Вәлиева белән
Алия апа минем өчен бик якын кеше иде. Миңа 6 яшь булганда ул мине урамда күреп алып, килеп танышты. Алия апа физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Серле дөнья» дигән түгәрәк ачып җибәргәч, мин анда йөрүче беренче бала булдым. Алия апа миңа гел: «Син – минем беренче кызым. Мин сине бик каты яратам», – дип әйтә иде. Ул безнең барыбызны да җырларга өйрәтте. «Синең талантың бар, Аллаһы Тәгалә сиңа сәләт биргән», – дип, күңелемне үстереп торды. Аның белән уздырган вакытларым иң якты мизгелләр булып күңелемдә яши. Репетицияләр вакытында бергәләп тәмле әйберләр белән чәй эчә идек. Минем белән шаярырга ярата торган иде, чын күңелдән сөйләшеп утыра идек без аның белән, – ди Ралинә.
Ралинә яраткан укытучысының арабыздан китүен әле дә кабул итә алмый.
«Аны җирләргә алып киткән мизгелләрдә бик читен булды. Күтәреп алып киткәннәрен карап тордым һәм бу хәлнең чын булуына ышана алмадым», – ди Ралинә.
Ралинәнең Алия апасы киткәннән бирле сәхнәгә чыкканы юк икән. «Бик җырлыйсым килсә дә, янәшәмдә Алия апа кебек таянычым булмаганда, килеп чыкмас, дип борчылам», – ди ул.
Алия Вәлиева турында «Интертат» та язган иде. Язманы түбәндәге сылтама буенча укырга була:
«Ул минем аякка басачагыма чынлап ышана»
Бу еллар эчендә Ралинәләрнең йорты һәм төрле табиблар, тернәкләндерү үзәкләре арасында тирән сукмак салынса да, әллә ни алга китеш булмаган. Алай да, соңгы вакытта үзләре тапкан табибка гаиләсе дә, Ралинә үзе дә зур өметләр баглый.
«Табиб Равил абый белән күнекмәләр ясый башлагач, сәламәтлегем күзгә күренеп алга китте. Мин хәзер идәндә тәгәри, шуыша алам, башкалар ярдәменнән башка үзем идәндә утырып тора ала башладым. Ул минем аякка басачагыма чынлап ышана. Кайчан да булса йөри алачаксың, ди. Әмма моның өчен миңа, ким дигәндә, тагын 5 ел тырышып эшләргә туры киләчәк», – ди Ралинә.

Фото: © «Аякка бассам, шатлыктан үкси-үкси, туйганчы елармын инде мин».
«Аякка баса калсаң, иң беренче итеп нәрсә эшләр идең? Нәрсә турында хыялланасың?» – дим Ралинәгә.
«Аякка бассам, шатлыктан үкси-үкси, туйганчы елармын инде мин. Тик минем хакта, бу моңсуланып кына утыра икән, дип уйламагыз. Әйе, «нигә мин шундый булып туганмын», «бу авырлыклар нигә бирелгән миңа» дип борчылган вакытларым була минем. Тик мин – характерым буенча бик көчле, шаян рухлы кыз. Тормышым җиңелләрдән булмаса да, төрле кызыклар сөйләп, кешеләрне көлдерергә яратам. Минем белән аралашкач, кәефләре күтәрелеп китә. «Сиңа психолог булырга кирәк, Ралинә», – дип әйтүчеләр дә бар.
Ә инде аягыма бассам, һичшиксез, Казанга китеп, берәр институтка керер идем. Шулай ук әби белән әнигә акчалата ярдәм итәсем килә. Бәлки, укыган вакытта, берәр кафеда официант булып эшләр идем», – дип, хыяллары еракка алып китә Ралинәне.

Фото: © Кабардино-Балкария. Эльбрус тавы
«Урамда очраган кешеләрдән мин бары тик уңай энергия генә алам»
Ралинә күп эшләрне мөстәкыйль рәвештә башкара алса да, аның янәшәсендә даими кемдер булу кирәк. Дөрес, киенергә, коляскасына күтәреп утыртырга ярдәм итсәләр, үзе кирәк урынына барып җитә ала. Чөнки узган ел гына Ралинәнең тагын бер зур хыялы чынга ашкан – ул электроколяскалы булган. Гаиләсе, бу колясканы алу өчен, халыкка мөрәҗәгать иткән. Ралинә хәзер үзен күпкә иреклерәк тоя.
Безгә ярдәм күрсәткән һәр кешегә зурдан-зур рәхмәт. Бу коляска минем өчен машина кебек. Әни мине киендереп, урамга алып чыгып утырта. Бистә буенча рәхәтләнеп йөрим: кунакка барам, кибетләргә керәм. Бик уңайлы. Тормышым күпкә җайланып китте. Безнең бистә урамнарында тротуарлар тигез, коляска белән бер авырлыксыз йөреп була, – ди Ралинә.
Ралинәгә сынмаска-сыгылмаска якыннары булыша.
«Энем Радэль – иң зур ярдәмчем. Су кирәк булса да, ашыйсым килсә дә, алып килеп бирә. Минем әле тагын яраткан туганнан туган сеңелләрем Әдинә белән Аделина бар. Аделина һәрвакыт кәефемне күтәрә. Мине урамга алып чыга. «Кайчан да булса син аякка басачаксың», – дип тора.

Фото: © Алия апасы һәм сеңлесе Аделина белән
«Аннан, урамда очраган кешеләрдән дә мин бары тик уңай энергия генә алам. Чөнки бистәбез халкы ачык күңелле. Барысы да ягымлы итеп исәнләшә, хәлләремне белешә», – дип сөйләде Ралинә.
Ралинәнең Алия Вәлиевага багышлап язган шигыре:
Я помню все:
Сияющие глаза и лучезарную улыбку.
Я помню все,
Как она учила петь, и ни разу не ругала за ошибку.
Я помню все,
Как мы гуляли, и ловили смешинку.
Я помню все,
Как 10 лет назад, она подарила мне сердца половинку.
Но совсем недавно Всевышний забрал ее на небеса,
И отныне, она будет солнцем для меня.
Надеюсь простит, ведь сейчас по щеке течет слеза,
Однако, знаете, я лишь хочу, чтобы в раю была ее ангельская душа.
Ралинәнең башка шигырьләре:
«О Всевышний, прости наши грехи»
Незаметно пролетают года,
И с каждым днем все сильнее плачет невинная душа.
Невозможно спрятаться, убежать не могу никуда,
Смотрю на небо, и знаете, я бы к Аллаху ушла.
Ночью нас не оставляет Луна,
Нет слов чтобы описать, насколько прекрасна она.
В ту красоту, что создал Он, я влюблена,
И той силой, которой обладает Он, я удивлена.
О Всевышний, прости наши грехи, и прими наши дуа,
Только один Ты знаешь, сколько слез я пролила,
В этом мире жизнь для многих тяжела,
И никто не догадывается, как в глубокой ночи, Его я звала.
Так быстро пролистываются календаря,
И мусульмане искренне ждут конец февраля,
Он утихомирит даже самые бушующие моря,
Там все по-другому, Он дает нам успокоение, чудотворя.
«Погасание огоньков»
Поломанная душа,
Как же ты прекрасна.
Ты полностью разбита,
Но необыкновенно ангелообразна.
Как смоль становятся карие глаза,
Насквозь пробила боль меня.
Ужасную муку причиня,
У тебя останется лишь холодная простыня.
Сердце трескается от слов,
Забыла про существование снов.
Не хватит и тысячи докторов,
Чтобы знать, сколько во мне погасло огоньков.
Соленые слезы на щеках,
Счастье есть, только во снах.
Моя любовь спрятана в облаках,
Я погибаю в неизвестных городах.
Погибну, коль в сердце образуется черная дыра
Проходит месяц, полтора,
Становится тяжелее просыпаться с утра.
Если честно, могу совсем не помнить, что было вчера,
И похоже, из объятий не хочет выпускать сама хандра.
Но несмотря на это, я вроде все также добра,
Однако в душу вонзается боль, и она невыносимо остра.
Придите же на помощь, милые доктора!
Ведь погибну, коль в сердце образуется черная дыра.