«ДЦП авырулар өчен җәйге коляскабыз да юк» – Азнакайда авыру бала анасына ярдәм кирәк
Көненә берничә подгузник, салфетка, башка кирәк-яраклар, әллә ничә төрле ризык әзерләү – бу мәшәкать, чыгымнар авыру бала тәрбияләүчеләргә бик яхшы таныш.
Азнакайның Вахит авыл җирлеге Җиңү бистәсендә гомер итүче Гөлназ Фәйзуллина инде 13 ел шушы проблемалар белән күзгә-күз карашып яши. Ялгызы 2 бала тәрбияләп, очын очка ялгап, тормыш арбасын тарта. Балаларының әтисе белән ул законлы язылышмаганын, аны Украинага махсус хәрби операциягә алып киткәннән бирле, аның белән элемтәсе өзелгәнен әйтте.
Гөлназ ханымның олы кызы Эльвина сау-сәламәт, 8 класста укый, тик 13 яшьлек улы Данил – тумыштан зәгыйфь, пневмония белән туган, аннары ДЦП, эпилепсия кебек чирләр өстәлеп, баланы урын өстенә кадаклаган.
«Бала тугач, Германиягә алып барырга, 3 миллион сумнан артык акча кирәк, дигәннәр иде»
Данилны кечерәк чакта Республика балалар клиник хастаханәсендә караганнар, хәзер менә июнь аенда Гөлназ ханым кабат улын Казанга сәламәтлеген тикшертергә алып килергә җыена. Тик хәтта республика эчендә генә дә каядыр чыгып китү тиененә кадәр санаулы гаилә өчен бик кыен мәсьәлә, барысы да һаман шул акчага килеп төртелә. Җитмәсә, Данилны утыртып йөртә торган уңайлы коляска да юк икән.
– Баланың сәламәтлегендә тайпылышлар турында йөкле чакта әйтмәделәр. Улым Азнакайда пневмония белән туды, ДЦП диагнозы да куйдылар, аннары эпилепсия барлыкка килде. Шулардан дәваладылар. Ә Казанга баргач, сездә ДЦП түгел, баштан ук дөрес дәваламаганнар, диделәр, алар «эпилепсия» диагнозы куйды. Бала йөрми, сөйләшми, күрә, ишетә, күпмедер дәрәҗәдә аңлый. Ашыйсы килсә, үзенчә аңлатырга тырыша. Үзем блендер белән ашатам, каты ризыкны чәйни, йота алмый.
Бала тугач, Германиягә алып барырга, профессорларга йөрергә, аның өчен 3 миллион сумнан артык акча кирәк, дигәннәр иде, хәзер инде 20 млн дыр ул. Ул чакта мөмкинлек тә булмады, ярдәм җыю да булмады, язмыш дип кабул иттем инде, – дип сөйли башлады Гөлназ апа.
«Көнгә 5-6 памперс китә...»
Аның сүзләренчә, социаль яклау бүлегеннән инвалидларга бирелә торган памперслар гына җитми, өстәвенә, алар Данилга кечкенә.
- Көнгә 5-6 памперс китә инде, озак тотарга тырышмыйм, салдырып та торам. Тиресе бозылмасын өчен, гел крем сөртеп торам. Социаль яклау бүлегеннән биргәннәре начар сыйфатлы, яртысы брак, аллергия бирә. Аннары алар бәләкәй дә, ә зуррак үлчәмлесен алыр өчен, Әлмәттә комиссия үтәсе бар. Анда инде бала кечкенә чакта ук барган идек, шул вакыттагы үлчәмнәренә карап бирелгән памперслар алар. Әлмәткә кайчан барып булыр инде, акча да, транспорт та юк, моңарчы һич җае чыкмады.
Финанс ягыннан авыр хәлдә, әҗәткә баттым. Бер өлешен түләдем, тик бурычлар бар әле. Газга да күп килә минем. Бу айда ут белән газга 6 меңне көчкә түләдем. Газ колонкасын кеше кулыннан гына алган идек, рәтләп эшләми, бер карасаң, сүнә, нык кабызсаң, газны нык әйләндерә. Идәннәр салкын, каралмаган авыл өе бит инде бу, – ди Гөлназ апа.
Пенсиясе, балаларга пособиесе килсә дә, айлык чыгымнарны саный башласаң, алар бихисап шул. Данилга, өянәкләре булмасын өчен, бер генә төрле дару бушлай икән, калганнарын сатып алырга туры килә. «Даруларга гына ай саен 10ар мең китә минем», – дип көрсенеп куйды ана.
– Көн дә азык-төлек алам: ит, токмач, башкасы. Айга 20 мең сум азык-төлеккә генә китә инде. Кызга да киемнәр кирәк бит, ул да үсеп килә. Саный башласаң, барысы да кирәк. Чутлап карасаң, җитми дә. Ач утырып булмый бит.
Бакчада бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, помидор, кыяр кебек яшелчәсен утыртам. Ничек җитешәм – шулай, баланы да карыйм, анда да чыгып йөгерәм. Былтыр казлар да асраган идем, быел андый мөмкинлегем юк. Чирлим, гел кан басымы уйный. Тавык итеп үстерә торган чебиләр алдым. Тавыклар 600-800 сум хәзер, кыйбат. Былтыр 400 сумга алган идем, кыш чыкканчы күбесе үлделәр. Кышка йомырка булсын дип, үстерәсе иде быел шушы чебешләрне. Кышын күрше-тирәләргә саткаладым да инде, көнгә 15-20 йомырка сатып, көнлек ипилек-сөтлек акча ясадым, – дип сөйләде Гөлназ апа.
«Азнакай табиблары тешләрен алмый, наркозны күтәрмәс, дип куркалар»
Аның сүзләренә караганда, Данилның авыз куышлыгында алдырасы тешләре дә бар, тик табиблар бу эшкә алынмый икән.
– Авыз куышлыгын тикшерткәнебез бар. Ничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, алдырасы тешләре булса да, Азнакай табиблары алмыйлар, наркозны күтәрмәс, дип куркалар. Үзләре төшәр әле, сөт тешләре, дип тимәделәр, – диде.
Ә баланың гомуми сәламәтлеген тикшерә торган табибларга килгәндә, Гөлназ ханым әйтүенчә, чакыртканда, алар өйгә килә. «Тик Вахиттә олылар табибы гына бар. Балалар табибы Вахиткә атнага 1 тапкыр төшкә кадәр Азнакайдан килеп эшли, аннары китә», – диде.
«Бүгенге көндә безнең коляска юк»
Ялгыз анага үсмер авыру бала белән кышын чыгып китү шактый авыр, Гөлназ апа шуңа да Казанга баруны июньгә тәвәккәлләгән.
– Данилны еш кына күтәрергә дә туры килә, мин бит берүзем. Инвалид креслосы биргәннәр иде – этеп булмый, шулхәтле авыр, ишектән дә сыймый ул, күтәрә дә алмыйм мин аны. Олы кешеләргә исәпләнгән коляска ул. Кеше кулыннан алып, ДЦП авырулар өчен 16 мең сумлык коляска биргәннәр иде, 3 ел йөрдек тә, былтыр сынып чыкты. Бүгенге көндә безнең коляска юк. ДЦП белән авырулар өчен җәйге җиңел коляскалар саталар, тик алар кыйбат, интернеттан бер бәясен караганда, 100 мең сум тирәсе иде. Кеше кулыннан Азнакайдан бер хатын 35 мең сумга тәкъдим иткән иде. «3 айга рассрочкага бирсәгез, ашауны кысыбрак булса да, алырмын», – дигән идем. Аның иптәше риза булмады, аларга 35 мең сум көнендә кирәк булган. Мин каян алыйм ул акчаны, аңа түләсәм, газларга-утларга калмый, аннары тагын әҗәткә батам.
Соңгы тапкыр Казанга берничә ел элек барганда да, банклардан да акча алып, бурычка батып, түли алмыйча азапландым. Менә инде 3-4 ел баланы табибларга күрсәткән юк. Һаман да шул акча проблемасы. Быел ничек тә җиңеп чыгарга иде, классташлар да хәлемә керде, ярдәм итте. Рәхмәт аларга! Данил янына килә торган укытучысы Миләүшә Фагыйловнага да рәхмәт. Ул булганда, мин үз эшемне карарга тырышам. Килгән саен буш калдырмый, гел үзе белән берәр кирәк-ярак, ризыгын кыстырып алып килә. Рәхмәт аңа!
Данил музыка тыңларга ярата. Йомшак уенчыклар белән уйнап утыра. Казандагы табибларга өметем зур, булышсыннар иде инде. Амин! 1-2 елга гомерен озайтсалар да, шат булыр идем, пневмония, ДЦП белән балаларны озак яшәми диләр бит. Данил озаграк яшәсә, безгә сөенеч. Ул яшәмәсә, безгә нәрсә инде?! – дип уфтанып куйды Гөлназ апа.
«Данил, һичьюгы, аягына басып йөри алса да, әнисенә бик зур ярдәм булыр иде»
Азнакай районы Җиңү бистәсендә татар теле укытучысы, Актүбә бистәсенең коррекцион мәктәбе логопед-дефектологы Миләүшә Шәйхулова кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итә. Олы йөрәкле ханым Данилның кулларына массаж ясый, әйбер тотарга, кирәген аңлатырга өйрәтә. Әнисенең таянырлык ярдәмчеләре булмавын аңлап, үзеннән дә булдыра алганча өлеш кертә. Ул да, Данил, һичьюгы, аягына басып йөри алса да, әнисенә бик зур ярдәм булыр иде, ди.
– Мин Данил белән былтыр гына шөгыльләнә башладым. Аңарчы 50-60 км ераклыктагы коррекцион мәктәптән килеп йөргәннәр, бу уку елында миңа бирделәр.
Аның диагнозлары бик күп. Бәләкәй бала кебек гүелди, үзенчә нәрсәдер сөйли инде. Әйбер танырга, гап-гади әйберләрне өйрәтергә тырышам. Андый балалар белән эшләү турында китаплар укыйм. Ашыйсы килсә, кычкыра. Әнисе ашарга сораганын аңлый аның. Эчәсе килсә – ята. Шул ике әйберне аңлап була инде. Мин килгәч, кулдан тотып, нәрсәдер сөйли. Нәрсә аңлатырга тырышканын кем белә инде? «Тор, утыр» дисәң – торып утыра, «кулыңны бир» дисәң, кулын бирә. Бөтенләй аңламый дип тә әйтеп булмый.
Буе тиз үсә, әтисе кебек буйчан малай, әнисе күтәреп йөри аны, ул әнисеннән хәтсез генә озын. Кайвакыт баланың өянәкләре булса, өйдә күтәреп йөри, чөнки тынычландырырга кирәк бит аны. Йоклавы да авыррак ул баланың. Аллаһ ярдәм бирсен инде.
Вакытында ярдәм күрсәтелгән булса, бәлки, аягына басмас иде микән, дип уйлыйм инде мин, чөнки организмы эшли аның, параличлы түгел ул, кул-аяклары да хәрәкәтләнә. Дөрес, кулы белән авыррак тота инде. Әгәр дөрес массажлар булса, файдасы тимәс иде микән, дим инде. Әнисе аңа бер массаж ясата башлаган булган. 6 мең түләдем дә, алга таба түли алмадым, ди. Аягына басып, әнисенә ияреп йөри торган булса да, җиңелрәк булыр иде дим. Әнисе аны бастыра инде, арттан кочаклый, әле бер аягын, әле икенчесен этә шулай..
Әнисе бик карый аны, тиресе кызармасын дип, бот җирен гел майлап тора. Былтыр аларга сентябрьдә йөри башладым, шул вакытта зур киштә олы банкалы кремнар белән тулганына игътибар иттем. Менә ничә айда бетте ул кремнар, чөнки гел майлап торырга кирәк. Аның селәгәе гел агып тора, шуңа салфеткалар бик күп кулланыла. Хөкүмәттән күпме бирсәң дә, җитми торган әйберләр алар. Үзенә яраклы подгузниклар килә башласын өчен, Әлмәткә алып барып үлчәтергә кирәк, ди. Аның белән юлга кузгалып, 2 көнгә бару – олы мәшәкать инде.
Тамагына бик әйбәт ашый Данил. Сәгать ярым саен ашатып тора аны әнисе, кайвакыт дәрес вакытында да бүленеп ашарга сорый. Әнисе итле әйберне блендерда болгатып ашата аңа. Тартмасы белән гел печенье аларда, аны да җебетеп ашата. Йота алмый ул бала, интегә, мине иң борчыганы да шул, бәлки, аның авызында аңкавы формалашып бетмәгәндер. Табиблар Казанда карасалар, җайланмасмы икән? Гөлназ ханым әйтүенчә, табиблар килгәч тә, «нигә чәйнәп ашатасыз, сез аны өйрәтмәгәнсез» дип әйтеп китәләр, ди. Аның чәйнәү, йоту рефлексы да үсмәгәндер инде.
Бу гаиләгә чыннан да ярдәм бик кирәк. Ашарга булсын дип, әллә ничә бакча утырта Гөлназ. Ашатырга да бик күп кирәк бит. 2 сәгать саен ашап торгач, ите дә кирәк. Һичьюгы, аягына басып йөрсә дә, әйбәт булыр иде, – дип теләде Миләүшә Фәгыйловна.
Гөлназ Фәйзуллинаны язмыш инде шактый кыйнаган: әти-әнисе үлгән, гел булышып торырлык туганнары да юк. Ачылып китеп сөйләргә теләмәсә дә, моннан 23 ел элек, 4 яшендә, беренче баласы – улы пешеп үлгәнен дә әйтте Гөлназ апа... Бүген ул кызы Эльвина һәм улы Данил өчен яши...
Изгелек җирдә ятмас. Изгелек кылучыларга Аллаһ меңе белән үзләренә кире кайтарсын дип телик! Гөлназ Фәйзуллинага бүген һәр тиене кадерле. Ул Казанга сәфәргә акча җыя, алдагы кирәк-яракларны хәстәрли. Аңа ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитларны күрсәтәбез.
Счет номеры: 40817810700011798644 (Тинькофф Банк – Файзуллина Гульназ Мирхазияновна). Телефон номеры – 8-986 921-34-97.
40817810562004282872 (Сбербанк).