Дәүләттән ярдәм ике тапкыр арткан: авылларга кайтып, бәби табабызмы?
Татарстанда бала туу күрсәткечләре кими, шул ук вакытта авыл җирлекләрендә яшәп бала табучыларга акчалата түләүләр арта. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова демографик сәясәт буенча «Хөкүмәт сәгате» кысаларында сөйләде.
Демографик үсешнең төп күрсәткече – ул туучылар санының суммар коэффициенты (СКР), ягъни бала табу яшендәге (15 яшьтән 49 яшькә кадәр) бер хатын-кызга туры килгән балалар саны. Ни кызганыч, 2025 ел нәтиҗәләре буенча ил күләмендә балалар туу 2,8 процентка кимегән – бер хатын-кызга 1,400 дән (2024 елда) 1,361 балага кадәр. Татарстанда исә, балалар туу 1,2 процентка кимү күзәтелә – бер хатынга 1,451 дән 1,434 балага кадәр. «Игътибар итегез, Татарстан Республикасы буенча кимү тулаем ил белән чагыштырганда кимрәк», – дип Эльмира Зарипова республикада хәлләр илдәгечә үк мөшкел түгеллегенә ишарәләде кебек.
Беренче баласын табучы әни кешенең уртача яше 2005 елда 26 яшь булса, хәзер ул 29 яшькә кадәр үскән. Бала табу яшендәге хатын-кызлар да кимегән. «Бу – 1990 нчы елларның аз санлы буыны белән бәйле», – дип ачыклык кертте министр.
Бала табу кимүенә китергән сәбәпләрнең берсе – демографик картаю. Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең уртача яше 40 яшьтән артып китә: ир-атларда ул – 38, хатын-кызларда 42 яшь икән.
Билгеле, бүген ил күләмендә дә, Татарстанның үзендә дә гаиләләр 1-2 бала белән генә чикләнеп калмасын дип, бала табуга кызыксындыру чаралары бар анысы. Төрле катлам гаиләләр өчен ярдәм чаралары каралган. Балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 2026 елга республика бюджетында 30,6 млрд сум акча каралган. Эльмира Зарипова күп балалы, инвалид балалы, аз керемле, студент гаиләләре өчен дә акчалата түләүләр булуын искәртте. Әйтик, студент гаиләләрдә бала туган өчен 100 мең сум түли башлаганнар – көндезге бүлектә укучы 341 әнигә акча күчерелгән.
25 яшькә кадәр беренче баласы туганнарга – 100 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга – 200 мең сум
Ә менә Татарстанда авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләргә ярдәм икеләтә арткан.
«Авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр программасы гамәлгә ашырыла: 25 яшькә кадәр беренче бала туганда – 50 мең, 29 яшькә кадәр өченче бала туса, 100 мең сум иде ул. Быелдан бу түләүләр ике тапкыр арттырылды. Бу чараларның нәтиҗәсе бар. Әлеге түләүне алган 16,4 мең хатын-кыз арасында һәр бишенчесе (18 проценты) 29 яшькә кадәрге күп балалы әни булды», – дип белдерде Эльмира Зарипова.
Шулай итеп, быелдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 25 яшькә кадәр беренче бала туганда ярдәм күләме 100 мең сумга кадәр арттырылган. 29 яшькә кадәр өченче баласы дөньяга аваз салган әни кешегә ул 200 мең сумга кадәр җиткерелгән.
Эльмира Зарипова «Бәләкәч» программасы да өч яшькә кадәр нәниләре булган гаиләләргә бер ярдәм чарасы булуын билгеләп узды. Ел саен әлеге программа буенча гомеренең беренче өч елында хроник авырулы (медицина күрсәткечләре буенча) һәм аз керемле гаиләләрдәге 36 меңләп бала бушлай сөт ризыклары алалар.
Күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм чаралары бар?
Министр Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм керемнәрен, мөлкәтләрен исәпкә алмыйча күрсәтелүен ассызыклады: торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә 30 процент күләмендә субсидия каралган, балага алты яшь тулганчы бушлай дарулар бирелә, мәктәптә укучы балалар өчен юл чыгымнарына 400 сум күчерелә.

Күп балалы гаиләләр тагын нинди өстенлекләргә ия соң?
Балалар бакчаларында гомуми үсеш юнәлешендәге төркемнәр өчен ата-аналар түләве 50 процентка киметелгән. 2020 елдан керемнәре яшәү минимумыннан артмаган күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве 100 процент күләмендә, ягъни тулысынча компенсацияләнә.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларның 60 процентына өстәмә белем бушлай бирелә. 2025 елдан күп балалы гаиләләргә урта һөнәри белем бирү оешмаларында (СПО) укучы балалары өчен түләү чыгымнарының 30 проценты компенсацияләнә. Эльмира Зарипова 2026 елда күп балалы гаиләләрдән урта һөнәри белем алучы 699 бала ярдәм алачагын әйтте.
Билгеле булганча, өч һәм күбрәк бала үстерүче гаиләләр күп балалы булып санала, ташламалар олы балага 18 яшь тулганчы гамәлдә, ә алга таба бала уку йортында көндезге бүлектә укыса, 23 яшькә кадәр озайтыла. Шул ук вакытта олы баласы инвалид булган гаиләләр бар. «Еш кына авыруы аркасында алар көндезге бүлектә укый алмый, нәтиҗәдә, 18 яше тулгач, гаилә ташламаларын югалта. Гаиләгә авырлык килә. Инвалид бала болай да күп чыгымнар сорый. Моңа бәйле рәвештә, закон проекты нигезендә, олы бала инвалид булса, ташламаларны, аның уку-укымавына карамастан, 23 яшькә җиткәнче озайту тәкъдим ителә», – дип белдерде хезмәт министры.
Берьюлы 3 һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләгә бер тапкыр 100 мең сум акча түләнә, алга таба балаларның һәркайсына 1,5 яшь тулганчы ай саен баланың яшәү минимумы күләмендә түләү каралган.
2025 елда 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 6 гаилә республика бюджеты хисабына бушлай автобус белән тәэмин ителгән. 2026 елда мондый автобусларны 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче тагын 5 гаилә алачак.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Эльмира Зарипова искәрткәнчә, Татарстанда 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр республика бюджеты хисабына сертификатлар буенча торак белән тәэмин ителә, 10 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр торакка чиратсыз өмет итә ала. 2007 елдан шундый 650 гаилә торак шартларын яхшырткан. 2026 елда тагын 22 гаилә өй туе уйнар дип ниятләнә.
Күп балалы гаиләләргә барлыгы 56 890 җир кишәрлеге бирелгән. 2025 елдан башлап ел саен бу участокларны төзекләндерүгә 1 млрд сум бүлеп бирелә: су белән тәэмин итүгә һәм юлларга – 500әр млн сум.
2000 елдан республикада «Ана даны» медале булдырылган, ул 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирелә. 2000 елдан 1,7 мең хатын-кыз шушы медаль белән бүләкләнгән, шул исәптән 30ы – быел. 2022 елда республикада 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Ата-ана фидакарьлеге» медале гамәлгә куелган. 2022 елдан бирле әлеге бүләкне 18 гаилә алган.
Татарстанда керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Аларга ярдәм итү өчен 3 яшькә кадәрге балалар өчен даруларга дип елына 10 мең сум түләнә. Яңа туган балалар өчен комплектлар ел саен 2,5 мең сабый өчен бирелә. 108,5 мең балага бакча өчен түләүнең бер өлеше компенсацияләнә: беренче балага – 20 процент, икенче балага — 50 процент, өченче балага – 70 процент. Министр әйтүенчә, җан башына уртача кереме 20 мең сумга тулмаган гаиләләр өстәмә рәвештә муниципаль компенсация дә ала.
Нәниләрне балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү өчен мәктәпкәчә белем бирү оешмалары да һаман төзелеп тора. Татарстанда 1 894 балалар бакчасы эшли, аларда 185 882 сабый бала тәрбияләнә. 2026 елда Питрәч, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында өч балалар бакчасы сафка басар дип көтелә.
Эльмира Зарипова күп кенә оешмалар да балалы гаиләләргә ярдәм итүен ассызыклады. Кемдер ял өчен юлламалар бәясен тулысынча яки өлешчә компенсацияли, каядыр – никахлашканда, бала туганда, Белем бәйрәменә яки чыгарылыш кичәсенә дип матди ярдәм күрсәтәләр. «Бүген без хезмәткәрләре 600дән арткан 140лап оешманы күзәтәбез», – диде министр.
Әйтик, «КАМАЗ» үзенең демографик стандартын керткән: 2027 елдан анда беренче бала өчен 100 мең сум, дүртенчесе өчен 500 мең сум һәм күбрәк түләнә. «Соллерс» - өченче һәм аннан соңгы бала өчен 1,1 млн сум күләмендә акча түли. Кукмара районындагы «Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы беренче бала өчен 200әр мең сум һәм бишенче бала өчен 1 млн сум түли. Эльмира Зарипова зур һәм кече предприятиеләр җитәкчеләре буларак депутатларны да үз оешмаларында эшләүче хатын-кызларны бала табарга өндәү буенча чараларны яңадан барлауларын сорады.