Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Чайковский залында чыгыш ясаячак – Мәскәү татарлары, күрегез
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россиянең Милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак. Ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Росконцерт» ярдәмендә узачак. Концерт 19:00 сәгатьтә башлана.
Илнең милли коллективларының масштаблы смотрын тәмамлау – коллектив өчен аерым миссия. «Безнең коллектив өчен бу гади чыгыш ясау гына түгел, ә бер мәйданчыкта Россиянең башка өлкәсендә иҗат итүче хезмәттәшләребез белән очрашу, аларның ни белән янып яшәвен аңлау мөмкинлеге. Аралашу һәм иҗади яктан фикер алышу безнең өчен иң кыйммәтлесе», – ди ансамбль директоры Юрий Жуков.
Коллектив Мәскәү тамашачысына ансамбльнең алтын фондын тәшкил иткән әсәрләрдән торган «Халкыбызның мирасы» программасын тәкъдим итәчәк. Артистлар тамашачыларны татар мәдәниятенең күпкырлы матурлыгы белән таныштырачак: биредә күңелгә үтеп керерлек озын көйләр дә, дәртле биюләр дә бар. Программада «Ай, былбылым», «Рәйхан» һәм «Сорнай моңы» кебек моңлы көйләр яңгыраячак, ә татар биюенең нәфислеген һәм виртуозлыгын «Көмеш беләзек», «Ярмәк вагы» аша күреп булачак. Ансамбльнең чыгышы татар халкына һәм мәдәниятенә хөрмәтне чагылдырган «Халкым» җыры белән төгәлләнә.
Коллективның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сүзләренчә, концерт мәйданчыгы артистларга аерым җаваплылык йөкли һәм бер үк вакытта аларга илһам да бирә. «Чайковский концерт залы — илнең иң яхшы академик сәхнәләренең берсе. Монда бер җирдә дә яшеренеп торып булмый. Мәйданчыкта бары тик иҗат кына булачак. Бу безнең өчен бик зур сынау. Без коллективны да, республиканы да лаеклы тәкъдим итәргә тырышачакбыз», – ди ул.
Фестивальдә П.И. Чайковский исемендәге залда чыгыш ясаучы коллективлар:
- А.Ф. Березиков исемендәге «Алтай» дәүләт җыр һәм бию ансамбле;
- Себер дәүләт академия рус халыҡ хоры;
- Коми Республикасының В. Морозов исемендәге «Асъя кыа» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле («Утренняя заря»);
- «Россия казаклары» дәүләт бию театры;
- М. Фирсов исемендәге «Русь» дәүләт вокаль-хореографик ансамбле
- «Мирас» Уфа җыр һәм бию ансамбле;
- Омск дәүләт академия рус халык хоры;
- Карачай-Чиркәс Республикасының «Эльбрус»дәүләт бию ансамбле;
- Оренбург дәүләт академия рус халык хоры.