news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Умеров: «Татар фольклор биюләрен өйрәнмәсәк, бу телне югалту кебек булачак»

Татарларда меңнән артык фольклор биюе булырга мөмкин, әмма аларның күбесе бүген өйрәнелмәгән һәм сәхнәгә чыгарылмаган. Хореограф, культурология фәннәре кандидаты, «Мирас» балалар бию ансамбле җитәкчесе Дәүләт Умеров белән татар биюенең ни өчен югалу куркынычы алдында торуы һәм милли мирасны саклап калу юллары турында сөйләштек.

news_top
Дәүләт Умеров: «Татар фольклор биюләрен өйрәнмәсәк, бу телне югалту кебек булачак»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Дәүләт Исмәгыйлович, сез ничек бию белән кызыксынып киттегез? Сез үзегез Әстерхан өлкәсендәге Кызан авылында туып-үскәнсез, әлеге юлны сайлавыгызга бу ничектер тәэсир иттеме?

Кечкенә вакыттан ук рәссам булырга хыялландым, ә биюче булу теләгем дә, уем да юк иде. Шулай килеп чыкты: мин Әстерхан мәдәният училищесының бию-хореография бүлегенә кереп киттем дә биюне ярата башладым. Кечкенәдән биеп үсмәдем.

Икенче сыйныфларда укыганда пионер лагеренда булган идем, анда бөтен отрядтан мине хореография һәм бәйрәм үткәрү өчен сайлап алдылар. Бик тә исем киткән иде: «Мин бит биюче түгел, ә авыл баласы», – дигән уйлар хәтердә.

Ә сезгә «бию – ир-ат эше түгел» дигән сүзләрне ишетергә туры килдеме?

Әлбәттә, ул «дусларымның» сүзләренә каршы торырга да тырыштым, көрәштем дә инде мин. Миңа: «Ир-атлар биюче түгел», – дигән сүзне ишетү бер дә ошамый.

Минем бәхетемә, 1980 елларда «Танцор диско» исемле һинд киносы чыкты. Шуннан соң миңа «Танцор диско» дигән кушамат бирделәр. Миңа, бәлки, Аллаһы Тәгалә шул рәвешле ярдәм иткәндер.

Аннары Советлар Союзында брейк-данс модага керде. Мин, өйрәнеп, аның белән дә шөгыльләндем. Шуңа күрә биюгә ничектер җиңел кереп киттем.

Хәзер малайлар биегәндә шатланам, үземнең яшь чакларны искә төшерәм. Малайлар биегәндә бию көчле була, ә кызлар биегәндә бию матур була. Мин балаларны өйрәткәндә шуны әйтәм: кызлар кыз булып калырга һәм биюгә матурлык өстәргә тиешләр, ләкин егет чыкканда бию көчле, дәртле, рухны күтәрә торган булырга тиеш.

Биючегә үзен формада тотарга да кирәк бит әле. Сезнең биюче буларак нинди кагыйдәләрегез яки балаларга куя торган таләпләрегез бар?

Хәзер биюче түгел инде, ләкин үземне формада тотарга тырышам, чөнки балаларга хәрәкәтләрне күрсәтергә кирәк бит.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Форманы саклау өчен нәрсәләр эшлисез соң?

Бернәрсә дә эшләмим (көлә). Күнегүләр ясыйм дип вәгъдә итәм дә үземә, ләкин килеп чыкмый.

Шуны әйтергә кирәк: яшь чактан бию белән шөгыльләнгән баланың мускуллары тонуста тора, чөнки бию ул – спорт төре. Шуңа күрә бию белән шөгыльләнгән балалар физик яктан сәламәтрәк тә, фигурасы да матуррак була. Миңа әти-әниләр: «Без үзебезнең балабыз белән горурланабыз. Пляжга барганда бөтенесе дә аңа борылып карый», – диләр.

Сез еш кына «татар фольклор биюе юкка чыгу чигендә» дип әйтәсез. Бу сүзләр артында нинди борчылу ята?

Безнең татар биюе бик бай. Төрле җирләрдә таралып яшәүче татарларның һәрберсенең үз биюе бар: Әстерхан, Самара, Урал, Себер татарлары, керәшен биюләре һәм башкалар.

Миндә экспедицияләргә йөргәндә тупланган язмалар бар. Ул язмалар татарларда меңнән артык фольклор биюе барлыгын күрсәтә. Алар беркайда да язылмаган, сәхнәгә чыгарылмаган. Шуңа борчылам: ул биюләр юкка чыгып бетмәсен иде. Шуңа күрә мин аларны сәхнәгә чыгарырга тырышам.

Бер язмада шундый сүзләрне әйтәсез: «Бөтен дөнья татарлары мәркәзе Казанда татар биюе кафедрасы юк? Татар биюендә фән бөтенләй юк», – дисез.

Әлбәттә, фән җитми. 1960-1970 нче елларда авылларда булган фольклорның каймагын гына сыпырып алганнар, ә тирән эзләнү беркемгә дә кирәкмәгән ул вакытларда.

Хәзер гармунчылар да, биючеләр дә – гомумән, авылларда фольклор юк. Бию көйләре онытылган, биюләр бар, ә кем аларны өйрәнә? Без аларны казып чыгарып, язмасак, өйрәнмәсәк, бу телне югалту кебек була.

Татар фольклоры бай, шуңа күрә фән кирәк. Фән булмаса, үсеш булмый. Фән, сәнгать һәм мәгариф – бию шушы өч аякта торырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бик күп экспедицияләргә йөрү нәтиҗәсе буларак сез «Татар этник биюләре» китабын бастырдыгыз. Андагы мәгълүматлар хәзер шактый популярлашып килүче «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында да кулланыла.

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектына шундый куанып карыйм, андагы кызларны-егетләрне күзәтәм. Алар арасында минем укучыларым да бар.

Биюне халыкка өйрәтәләр, популярлаштыралар, ләкин дәвамы юк. Ягъни җәйге вакытта гына алар җыелышалар, халыкка нинди матур татар биюләре барлыгын күрсәтәләр, өйрәтәләр, ләкин дәвамы кайда? Биюне халык арасында популярлаштырганнан соң, фән, лаборатория кирәк. Тирән казып китап чыгарырга кирәк. Бәлки, студияләр булырга тиештер.

Бу – бер кеше генә эшли алырлык хезмәт түгел, аңа хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш. Мин аны берүзем генә эшли алмыйм.

Мәсәлән, лезгинканы, Кавказ биюләрен бөтенебез дә яратабыз бит. Ә нишләп татар биюләре андый түгел? Татарлар бит кая гына юк, шундый зур тарихлы халык без, ә бию нишләптер шундый...

Үзегезнең яраткан биюегез нинди?

Әстерхан татары буларак, мин 1990 нчы елларда Әстерхан татарлары биюләрен язып өлгердем. Безнең бик борынгы Чүрәнге көе бар. Ул көйне ишеткәндә атлар чапкан кебек тоела. Менә шул биюне сәхнәгә куйсак, куаныр идем.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар