Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасы депутаты ни өчен Африкадан кара тәнле кешеләрне кертәчәкләрен аңлатты

news_top_970_100
Дәүләт Думасы депутаты ни өчен Африкадан кара тәнле кешеләрне кертәчәкләрен аңлатты
Фото: Дәүләт Думасы сайтыннан

Кичә Кения түрәсе Россиягә 10 мең кешене эшләргә җибәрәчәген әйткән иде. Бүген Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветеран эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов бу хәбәрнең дөрес булуын раслады, дип яза NEWS.ru.

Ярослав Нилов фикеренчә, 10 мең африканлы – «гомуми миграцион агымда» зур сан түгел.

«Без үзенчәлекле вазгыятьтә – бездә эшсезлек түбән дәрәҗәдә, безгә эшчеләр дә кирәк. Барыннан да бигрәк хезмәт күрсәтүдә, туклану өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, төзелештә. Кениялеләр, мөгаен, шул өлкәдә кулланылыш табар», – дигән депутат.

Нилов фикеренчә, африкалыларны кайда эшләтү эш бирүчеләрнең теләкләренә бәйле. Кениянең Россиягә эшчеләрне җибәрүе – Россиянең Африка илләре белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе, дигән ул.

«СССРда, шулай ук хәзер дә, чит ил студентларының бик күбесе Россиядә укыды. Африка белән безнең принципиаль яңа төрле мөнәсәбәтләр төзелә. Былтыр безнең Африка илләре белән берлектә ике зур халыкара чара узды», – дигән Нилов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100