"Хатынымның муенына кадәр зәңгәрләнде"... Татарстанның кайбер районнарында еланнар мыжлап тора
Җәй җитүне бармак бөгеп көтәбез, әмма табигать безне эссе һавасы белән генә түгел, талпаннары, еланнары белән дә көтеп тора. Татарстанда инде еланнар уянган да. Урман-елга буйларына барганда нәрсәне истә тотарга, еланнардан ничек сакланырга? Бу хакта Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты герпетологы Антонина Фурман белән сөйләштек.