Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: “Татарның классик милли костюмы Иске Татар бистәсендә барлыкка килгән”
“Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк”, ди халык. Шул чүпрәк адәмнең күрке генә түгел, бар булмышының күрсәткеченә дә әверелеп бара түгелме? Кием аша дөньяга карашыбызны чагылдырабыз. Хиҗап темасына бәхәсләр әледән-әле күтәрелеп торган заманда Татарстанда Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясе бик актуаль иде, әлбәттә.