news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөмбәле һәм каймаклы йомырка тәбәсе (рецепт)

Бу тәбәне гаиләгездә һәммәсе дә яратачак. Үзегез дә яратырсыз, чөнки "Ә!" дигәнче әзер була торган тәмле ризык ул.

news_top
Гөмбәле һәм каймаклы йомырка тәбәсе (рецепт)

Нәрсәләр кирәк:

1. 300-500 грамм шампиньон гөмбәсе

2. Бераз сыр.

3. 100 грамм 10 процентлы сөт өсте.

4. 5-6 йомырка.

5. Тоз.

Кызган табада (табагызны соңыннан мичкә куясы була, шуңа пластмасс тоткасыз таба кулланыгыз) эре кисәкләргә туралган гөмбәне 2-3 минут кыздырабыз.

Өстенә тоз сибәбез һәм сөт өстен салып, 2-3 минут пешерәбез (болгатырга онытмагыз).

Өстәнә йомырка сытабыз һәм сыр сибәбез дә, 200 градуслы мичкә 5-7 минутка куеп алабыз.

Табынга яшелчәләр сибеп чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар