Дания Нәгыйм: Язучы – кешелеклелек сыйфатына ия булган юкка чыгып баручы токымнанмы әллә?
Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрә Дания Нәгыймнән җан авазы: «Бер авырттырып торган тема бар: акча темасы. Карап-карап торам да тагын бер карап куям. Язучы халкы үз дәрәҗәсен белмиме, яки алар – кешелеклелек сыйфатына ия булган юкка чыгып баручы токымнанмы? Ни өчен алар милләт өчен бушлай хезмәт итәргә әзер, ә җырчы, актер, музыкантлар түләгән кадәренә тавыш куптарырга мөмкин? Язучыда тамак юкмы? Аның гаиләсе юкмы? Ерак районга таңнан төнгә кадәр барырга кирәкме – рәхим итегез; берәр чара өчен яки шәхеснең юбилеена видеода төшәргә кирәкме – рәхим итегез; мәктәпкә яки балалар бакчасына барып шигырь сөйләп, балалар белән җырлап кайтырга буламы – рәхим итегез! Айлар буе язган шигырьләре журналда басылган өчен 1300 сум тирәсе гонорар ала ул, 5 елга бер чыккан китабы өчен – 10 мең сум. Ә актерның бер шигырьне 5 мең сумга ятлыйсы килми.
Шигърият бәйрәмендә шагыйрьләргә шигырь сөйләгән өчен акча түләнергә тиеш түгел, чөнки аның телевизордан күренүе – дәрәҗә, янәсе. Ә җырчыларга фәлән меңне түләргә кирәк. Халык белән очрашу язучыларга гына кирәкмени? Ә башкалар өчен бу – бизнес.
Бәлки, язучыларга да акча таләп итә башларгадыр... Югыйсә, берәр нәрсә булса, фикер соралса, язучы нәрсә әйтер, дип көтәләр...»
(Социаль челтәрдә урнаштырылган язмасы авторның рөхсәте белән басыла)