news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данис Шакиров: «Әлифбаны китап кына түгел, милли-мәдәни объект буларак карауны сорыйбыз»

news_top

Әлифбаны Россия милли-мәдәни мирас реестрына кертү эше әлегә тоткарлыклар кичерә. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан парламенты депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров үз чыгышында билгеләп узды.

Комитетның күчмә утырышы Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узды. Беренче һәм төп мәсьәлә – «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасының 2024-2026 елларда гамәлгә ашырылуы нәтиҗәләренә багышланган иде.

«Телебезне балаларга, күп очракта әти-әниләргә дә, әлифба буенча өйрәтәбез. Әлеге дәреслек гасырга якын халкыбызга хезмәт итә. Тиңдәшсез дәреслек авторлары – Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова», – дип билгеләп узды Данис Шакиров.

Ул Самара районы Камышлы авылы Сәләй аганың туган җире булуын искәртте. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән анда музей төзекләндерелде. Бүгенге көндә ул уңышлы гына эшләп килә», – диде.

Данис Шакиров милли җәмәгатьчелек исеменнән әлифбаны Россия милли-мәдәни мирас реестрына кертү тәкъдиме белән Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина чыкканын искә төшерде.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «үтәргә» дигән күрсәтмә дә булды, әмма бу эш бүгенге көндә тоткарлана. «Китап әлеге реестрга керми», – дигән сүзләр белән кире җавап кайтты. Бу әлифбаны китап буларак кына түгел, милли-мәдәни объект итеп карауны сорыйбыз. Моның буенча документларны әзерли башладык. Мин Дәүләт Советында бу мәсьәләне күтәрүне сорыйм. Үземне чыгыш ясаучы буларак тәкъдим итәм», – дип сөйләде Данис Шакиров.

Депутат милли үзенчәлекне, милли тәңгәллекне саклау үз ватаныннан читтә яшәүче татарлар өчен аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады. Бу нисбәттән, ул ил төбәкләреннән төрле катлам вәкилләрен – яшьләрне, эшмәкәрләрне, дин әһелләрен чакырып, форумнар, корылтайлар уздыру күркәм гадәткә әйләнгәнен билгеләп узды. Россия төбәкләрендә, чит илләрдә Татар мәдәнияте көннәре уздырылып тора. Татар иҗат коллективларына милли костюмнар, уен кораллары белән ярдәм итәләр.

Шулай ук, быел Габдулла Тукай тууының 140 еллыгында Бөтендөнья татан конгрессы эш планына 661 чара керткән. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 еллык юбилей кысаларында «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби конкурсында Россиянең 39 төбәгеннән, 6 чит илдән 40 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар