Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировтан өр-яңа клип – «Синең өчен»

Җырчы яңа клибы чыгуы хакында Телеграм каналында хәбәр иткән.

news_top_970_100
Данир Сабировтан өр-яңа клип – «Синең өчен»
Салават Камалетдинов

«Белә идегезме микән, юк микән, без бит быел да клип төшердек. Истанбулга кадәр барып!!!

Кемнәр күрмәгән, кереп карагыз, сылтамасын калдырам», – дип язган җырчы.

Клипта ул хатыны Миләүшә белән бергә төшкән. Тугры, бердәнбер, саф мәхәббәт турындагы әлеге салмак җыр бик күпләрнең күңеленә хуш килгән.

«Бик матур. Бәхетле булыгыз», «Җырны яратып тыңлый идем, клипны беренче күрүем. Шәп булган. Миләүшә белән гел шулай матур, затлы пар булып, озын гомер кичерегез», «Искиткеч! Яман күзләрдән Ходай үзе сакласын», – дип язганнар Данирның Телеграм дуслары.

«Сүз азакларында «р» хәрефе йомшаграк әйтелсә, тагын да матур булыр иде, гафу», – дип, җырчының «кимчелеген» табучы да булган.

«Хәтерлим әле мин бу «розыгрыш»ны... Имеш, Данир Миләүшәне аэропортта көтеп торган иде, сюрприз ясап, бернинди әзерлексез, Миләүшәне Истанбулга алып китә, янәсе... Ә алар клип төшерергә барганнар икән», – дип көлгән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100