Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатынына ясаган сюрпризы әкиятме, чынмы?

Җырчы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшәгә романтик фильмнарда гына була торган шаккаткыч сюрприз ясаган. Бөтен интернетны шартлаткан бу видеоларда барысы да чын тоела, Миләүшәнең гаҗәпләнүе дә, шатлык күз яшьләре дә. Ләкин «Интертат» бу матур тарихта а-а-аз гына «спектакль» билгеләре булуны ачыклады.

news_top_970_100
Данир Сабировның хатынына ясаган сюрпризы әкиятме, чынмы?
https://www.instagram.com/milagrasss555/

Кичә Сабировлар гаиләсе инстаграм челтәрендә чып-чын төрек киносы «күрсәтте». Төп рольләрне Данир белән Миләүшә үзләре башкарды. Киноның эчтәлеге болайрак: гаилә башлыгының юбилеен Пирамида сәхнәсендә зурлап бәйрәм иткәннән соң, бик арган булуына карамастан, Миләүшә иртә торып, киенеп-ясанып Казан Экспога килә. Чөнки биредә фотограф кызлар белән фотосессия уздыру турында килешкәннәр. Ләкин Миләүшә очрашу билгеләнгән урында фотографларны тапмый, җитмәсә, телефоннарын да сүндереп куйганнар икән.

Алар урынына Миләүшәне чемодан күтәргән Данир каршы ала һәм хатынына фотосессиянең бөтенләй башка илдә һәм шәһәрдә узачагын хәбәр итә. Берничә сәгатьтән бу пар Истанбулга очачак! Җырчы тормыш иптәшенең 4 февральдә булачак туган көненә менә шундый сюрприз әзерләгән.

Әкият, валлаһи! Менә Данир ир, ичмасам. Янәшәңдә мондый ир булганда тылсымчылар да кирәк түгел.

Әмма бу әкияти тарихның бер китек ягы бар. Шушы башка сыймаслык хәлләрне инстаграмнан карагач, Миләүшә белән Данирның фәлән мең подписчигы үзен бу дөньядагы иң бәхетсез хатын-кыз итеп хис иткәндер… Ир-ат подписчикларының, шундый ачу китергеч булганы өчен Данирга «матур сүзләр» яудырасы килгәндер. Кайбер гаиләләрдә кичнең: «Ә менә син бер чәчәк тә күтәреп кайта белмәдең. Үтте инде гомерем заяга», — дип үпкәләшеп тәмамланган булуы да ихтимал.

«Хатыныма бүләк ясап, аны Истанбулга сәяхәткә алып китәргә булдым. Аның Төркияне ничек яратканын яхшы беләсез һәм юллама бүләк итеп аны сөендерәчәгемне аңладым. Алдан билетлар алып куйдым, кунакханә белештем.

Миләүшәне Казан Экспога фотосессиягә чакырдылар. Янәсе анда бик шәп фотостудия ачканнар һәм фотографларның бик тә Миләүшәне төшерәселәре килә икән. Ә фотографларның буш вакытлары юк диярлек. Алар аңа 1се көнне 15.00 сәгатьне һәм 2се көнне иртәнге 9.00 вакытны тәкъдим иттеләр. Бересе минем туган көннең төп оештыручысы буларак, килә алмас иде. Ә икесенә, бик арган булса да, ризалашты. Ярар соң, йокысы туймас, әмма ул барыбер киләчәк, чөнки Миләүшә фотосессияләрне ярата. 

Безнең фотографлар белән ватсапта уртак чатыбыз бар. Милүшәгә кызлар чәчен җиңелчә ясап, тыйнак кына макияж белән килергә куштылар. Парковка һәм очрашу урынын төшереп җибәрделәр. Янәсе шунда очрашалар һәм Казан Экспога Миләүшә белән бергәләп керәләр.

Казан Экспога аэропорт аша да кереп була. Миләүшә иртән рульгә утыра алмады. Очрашу урынына таксида килде һәм аэропортның Казан Экспога керә торган ягыннан сөйләшенгән урынга килеп басты. 

Фотографларны көтә. 

Ә монда мин пәйда булам! Ул өйдән чыгып киткәндә йоклаганга сабышып ятып калган идем», — дип, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп, Данир Сабиров инстаграмга зур пост урнаштырды. 

Алга таба инде без төрек киносының дәвамын видеодан карап бетердек. Кемдер Миләүшәдән көнләшеп чүт телефонын атып бәрмәде, кемдер шушы ихлас мәхәббәткә сөенеп, аның белән бергә күз яшьләрен сөртеп алды. 

Бик матур, бик «романтично» инде бу. Әмма бу видеода геройларыбыз балавыз сыгарлык спектакль уйнамадымы икән дип бер тамчы гына шикләнеп куярга урын бар. Миләүшәнең бу сюрприз турында алдан белүен күрсәтүче берничә фактны санап китсәк, Истанбул урамнары буйлап сәяхәттә йөрүче бәхетле парның кәефен төшермәбез, аларны үпкәләтмәбез, шәт. 

а) Миләүшәнең барысын да алдан белүе, подписчиклары өчен уйнаганы видеоны төшерүче кешегә - операторга карамавыннан күренә. Андый сюрприз ясый торган видеоларда яшерен камера кулланалар, яисә оператор вакыйганы ерактан якынайтып төшерә. Ә монда оператор Данирга ияреп килә, Миләүшәдән бер метр ераклыкта басып тора, ә гаҗәпләнүдән авызын ачып калган Миләүшә, имеш, аны күрми. Чын тормышта берничек тә алай була алмый. Кеше игътибарыннан әйләнә-тирәсендәге бер генә күренеш тә читтә калмый. Аеруча, хатын-кыз игътибарыннан! Ә менә телеспектакль төшергәндә нәкъ шулай була - операторга карау катгый тыела!

б) Данир белән очрашкан мизгелдә алар бик аз сөйләшәләр. Иренең шундый сюрприз ясаганын аңлаган хатын-кызның авызы шулай тиз генә ябылыр идеме икән? Башта мең соравына мең җавап алыр иде кебек. Ә монда ир белән хатын берничә сүз генә алышалар да, шуның белән бетте! Әле шушы мизгелнең кадрларын Данир өста гына итеп музыка белән каплап куйган. Халыкка Миләүшәнең нәрсә әйткәне аңлашылмый. Безнең шигебез бар - Миләүшәнең әйткәннәрен алар үзләре үк ышандырырлык дип тапмаган, шуңа музыка кулланганнар. Оригинал в студию, иптәшләр!

в) Миләүшә үзе: "Беренче тапкыр сәяхәткә чемодансыз очам", - дип язса да, хатын-кыз сәяхәткә чемоданына өч күлмәк, шул өч күлмәккә туры килә торган өч туфли һәм башка чүпрәк-чапрак төямичә чыгып китә аламы? Монысы да хаклыкка бик аз туры килә.

г) Данирның постының дәвамы Миләүшәнең инстаграмында бик тиз барлыкка килде. Шундый озын постны йокысы туймаган, эмоцияләргә күмелгән Миләүшә тиз генә язып ата алыр идеме икән? Постлар рус телендә, аларны алдан әзерләнгәннәре күренеп тора. Әле икесенең дә бер үк кеше кулы белән язылганы да аермачык сизелә. 

д) Миләүшә Данирның юбилей концертына әзерләнеп ничә төн йокламагандыр. Андый чараларның бик күп көч таләп итүе беркемгә дә сер түгел. Әле бит грандиоз туган көн концертын артистлар банкетта дәвам иткәннәр. Төн уртасында өйгә кайтып ауган, арган-талган хатын кыз фотога төшәм дип иртәнге 9да аэропортка барып басамы?

Шулай да без Данир Сабировның хатынына шундый шәп бүләк ясавын, аның чыннан да сюрприз буларак тәкъдим итүен дә инкяр итә алмыйбыз. Шуңа да бу пост спектакль түгел икәнен дәлилләгшн фактларны да языйк.

а) Миләүшә бик булган хатын-кыз, иренең зур терәге һәм иң мөһиме — Данирның хатынын ничек яратканы бөтен кешенең күз алдында. Аның өчен хатынына шундый бүләк ясау берни түгел. 

б) Миләүшә үзенең чираттагы постына куйган видеода елый-елый каһвә эчеп утыра. Ул чынлап та шок халәтендә, эмоцияләре ургылып чыкканы күренеп тора. Бу урында Миләүшә иренең сәфәргә юллама бүләк итәчәген белмәгән дип уйларга урын бар, яисә, Камаллылар, Миләүшәне дә берәр елак спектаклегезгә чакырыгыз әле. Бер дигән артист чыгачак үзеннән. 

в) Бу парның менә шулай бүген билет алып, иртәгә Истанбулга чыгып китү мөмкинлеге чыннан да бар. Данир татар эстрадасындагы иң кассалы җырчыларның берсе — финанслары «Ходайга бер шөкердер», мондый сәяхәтләрне Казанның бер башыннан икенче башына барып кайту белән бер күрәләр. Сабировлар Төркиягә болай да елына 3-4 тапкыр оча. Икенчедән, Миләүшәнең әнисе алар белән яши. Бу исә балаларга күз колак булучы, мәктәбенә, түгәрәкләренә йөртүче бар дигән сүз. 

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар? Миләүшә белән Данир куйган төрек киносы чынбарлыкмы, әллә әкиятме? 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100