Артист Данир Сабировның хатыны, концерт администраторы Миләүшә Сабировага операция ясаганнар.
«Операция уңышлы узды, 2,5 сәгать дәвам итте. Берничә сәгать интенсив терапия бүлегендәге палатада ятып тордым. Хәзер үз аякларымда палатама кайттым. Ашыйсым килми, су гына эчеп торам. Авыртуны тоймадым, дип әйтмим, ләкин түзәрлек», – дип сөйләгән ул үзенең сторисларында. Кайсы җиренә ясатуын хәбәр итмәгән.
Миләүшәнең тизрәк тернәкләнеп, аякка басуын теләп калабыз.