Юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшәне мошенниклар алдый язган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Әле генә мин аздан гына алданмадым. Миңа курьер шалтыратып, «доставка» булачагын хәбәр итте. Миңа күп әйбер китерәләр, мин хәтта шикләнмәдем дә. «Деловые линии»гә теркәлгәнме? Хәзер код килә, мин сезне терким», – диде. Мин кодны әйттем, аннары элемтә өзелде. Кабаттан миңа бер кыз шалтыратты. «Сезгә «Яндекс»тан товар бар», – диде. «Сез мине яхшы ишетәсезме» – ди, мин: «Юк», – дидем. Минем телефонга сылтама килгәнен күрдем һәм мошенниклар икәнен аңладым. Хәзер мошенниклар нинди схемалар гына кулланмый. Сак булыгыз! Ходай мине саклады. Мин сылтамага басмадым», – дип кисәтә ул язылучыларын.
Шундый ук тозакка журналист Алсу Исмәгыйлева да эләгә язуы турында язган идек.