«Курьерларга шикләнеп карамый идем»: журналист Алсу Исмәгыйлеваны мошенниклар алдый язган

Журналист, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева мошенниклар корбаны була язган. Ул бу турыда социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә сөйләде:
«Мине мошенниклар алдый язды. Схемаларын сөйлим әле. Эштə утырам, телефон шалтырады. Трубканы алдым. Бер хатын: «Сезгә курьер хезмәтеннән посылка бар. Сез хәзер өйдәме?» – дип сорый. «Юк. Без кич белән генә булабыз. 7дән соң шалтыратыгыз», – дидем. Мин үзем интернет-кибетләрдән бик күп әйбер сатып алам. Шуңа күрә «доставка»га, курьерларга шикләнеп карамый идем. Курьерлар килә, әйберләр китерәләр. Мин кайвакыт нәрсәдер сатып алам да, соңыннан нәрсә алганымны онытам. Минем өчен курьерларның шалтыратуы – гадәти хәл. Шулай ук миңа бүләкләр дә җибәрәләр: сюрпризлар, чәчәкләр…
Соңгы атнада Сочида булдым. Бернәрсә дә алмадым кебек инде. «Бәлки, бүләктер?» – дим. «Кемнән? Нәрсә? Нинди посылка?» – дип сорыйм. Ә теге хатын: «Әйе, хәзер нинди посылка икәнен карыйм. Хәзер сезгә смс белән код киләчәк, шуны миңа әйтегез әле, мин шуннан соң барлык мәгълүматны күрә алам», – ди. «Сез миңа үзегез шалтыраттыгыз бит. Сезгә бу мәгълүмат җитмиме?» – дим. «Юк, бары тик кодны әйтсәгез генә әйтә алабыз. Кемнән һәм нәрсә җибәрелгән шуннан соң гына төгәл әйтә алам», – ди. Сәер бит инде. Телефонны ачып карадым, чыннан да код килгән. Әйтә яздым хәтта!
«Сез кодны әйткәч кенә, курьер китерә алачак», – ди. «Курьер килгәч, кодны мин аңа әйтермен. Без бит әле очрашмадык», – дидем. Шуннан соң телефонны сүндерде...», – ди ул.
Алсу Исмәгыйлева мошенникларның тозагына теләсә кем эләгә алуы турында кисәтә. «Мин бүген берничә йөз мең сум акча күчергән идем, күчереп тә бетердем, шалтыраттылар да. Мин бит инде журналист. Көн саен язып торабыз, көн саен сөйләп торабыз. Үзем шуңа эләгә яздым. Шуңа күрә сак булыгыз, дуслар», – дип тәмамлый ул сүзен.
Әлеге видео астында комментарийлар да җыелган. Анда кешеләр охшаш хәлләрдә калулары турында яза.
«Мин дә әздән генә тотылмадым. Юлда идем, эшкә ашыга идем һәм код карарга вакытым булмады», – дип яза чаралар оештыручы Гөлүсә Маликова.
«Миңа да бер көнне МФЦдан курьер хезмәтеннән дип шалтыраттылар. «МФЦга шалтыратып белешәм», дигәч яратмады инде, 2 матур сүз әйтте дә сүндереп куйды», ди Ясирә Галиева.
«Мин дә шулай әздән генә эләкмичә калдым. «Домофон алыштырдык», – диләр. Смс аша активлаштырырга телиләр… Аларның төрле алымнары бар. Әмма бер әйбер аңлашылмый: базаны кайдан алалар?», дип язган эшмәкәр Комил Сираҗетдинов.
Бу турыда Алсу Исмәгыйлеваның Диләрә исемле язылучысы яза: «Базаларга еш кына һөҗүм итәләр, кайвакыт намуссыз хезмәткәрләр мәгълүматны таратырга мөмкин. Бер вакыт, мин доставкада эшләгәндә, күп кеше (безнең сервисның клиентлары түгел) мөрәҗәгать итә башлады. Аларга, безнең исемнән шалтыратып, код әйтүләрен сораганнар. Телефон аша оператор беркайчан да код сорамаячак».
«Әйе. Код сорасалар, шунда ук шикләнергә кирәк инде», – ди җырчы Нурзадә.
«Котычкыч. Уйлап тормыйча, ашыккан вакытта, әйтүең дә бар бит», – ди блогер Рафилә Шәмсетдинова.
Телефонга килгән кодларны һәм шәхси мәгълүматны беркемгә дә җиткермәгез. Мошенниклар бу юл белән сезнең шәхси мәгълүматка керергә мөмкин. Игътибарлы һәм сак булыгыз.