Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Малай кирәк инде» – Данир Сабировның хатыны көмәнле?

news_top_970_100
«Малай кирәк инде» – Данир Сабировның хатыны көмәнле?
Фото социаль челтәрдән

Данир Сабировның хатыны Миләүшә нәни бала белән фотога төшкән һәм бәби алып кайту теләге уянуы турында язган.

«Кулыма нәни бала алдым һәм янә аналык хисе уянды. Өченче бала алып кайтырга әзер микәнни мин?» – дип язган ул.

«Миңа калса, ул инде көмәнле» дип язган берәүгә «яңа гына липосакция (косметик операция) ясатты бит» дип җавап биргән икенчесе.

«Уянган вакытта кызуында суксаң гына! Күбрәк уйлый башласаң», «Әлбәттә, өченчесе кирәк инде», «Малай кирәк. Син яшь әле, кызларың зур инде. Сез – яхшы ата-ана. Ата-аналары «йолдыз» булуга карамастан, кызларыгыз тыйнак», «Бер малай алып кайтырга күптән вакыт инде», «Нәсел дәвамчысы кирәк инде», «Данирга иптәш кирәк инде», – дип, киңәш-теләкләрен язган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

Малай темасына Данир Сабиров концертында да сөйләгән иде.

«Социаль челтәрләргә гаилә фотосын куйсам, «сезгә бер малай кирәк инде» дип язарга тотыналар. «Малай, малай» дип, башка кереп «оялый» ул. Ул малай, миңа караганда, халыкка күбрәк кирәк кебек тоела башлый. Һәр ир үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, малай тәрбияләргә тиеш, диләр бит инде. Агачлар яратам мин – күп утырттырдым, өйне дә осталар яллап салдырттым. Әллә, минәйтәм, малайны да берәрсеннән...» – дип көлдерде ул.

Комментарийларны укысаң, чыннан да, Данир Сабиров хаклы, дип уйлап куясың. Халык артистның малае булуын тели!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 март 2023
    Исемсез
    Бу жырчылар рэхэт куреп тик йорий, бизэнеп ясанып, егетлэребез фронтта булганда. Сорау туа, ник боларны жибэрмилэр хаман фронтка?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100